Tatararrow-right-bold-outline Tatar Learn Tatar
исем
1) иск. китап теле, к. бәк
2) Морзалар нәселендәге фамилияләрдә һәм кайбер кушма исемнәрдә сакланган компонент: Биктимер, Бикбулат, Ханбиков

1) Бикләп кую җайланмасы; йозак, келә, бастырык, бикләвеч. Егетнең җавап сүзен дә көтмәстән, кортка, кискен хәрәкәтләр белән, ишеккә аркылы бик тә салып куйды. Я.Зәнкиев. Шулай бу табышмаклы хәлне берничек тә чишә алмыйча торганда, эчтән ишекнең биге алынган тавыш ишетелде, аннары ишек тә яртылаш ачылды. Г.Минский
2) күч. гади с. Төрмә, зиндан. Җиде кат бик астында, бер минутын төрмә күзеннән ычкындырмыйча сакларлык куркынычлы гайрәтле шәхесме ул?.. А.Гыйләҗев. Тәүлек узгач, ата-ана, Ак сакаллы картлар килеп, Гозер итеп яшь морзага, Итәкләрен аның үбеп, Коткарып алган биктән. Ш.Маннур

рәвеш
1. 1) Гаять, көчле дәрәҗәдә, гадәттән тыш, чиктән ашкан, югары дәрәҗәдә, искиткеч, искитмәле. Хатын, акча күп чыкмаганлыгы өчен мин дә бик шатланам. Г.Камал. Кәрим бай, Кәрим бай! Эшең хәзер бик уңай! Т.Гыйззәт. Шулай бик озак барганнан соң, алда, бик еракта, кыр өстендә аз гына калкып, соры карамчык кына булып, бер авыл күренә башлады. Г.Бәширов
2) «Әйбәт», «яхшы» сүзләре төшеп калганда, шул сүзләрне алмаштырып килә, җитәрлек дәрәҗәдә яхшы, мәгънәсен бирә. Олы кызың Хәмдия туташ бик сәламәтме? Ф.Әмирхан. Бик исән, иптәш командир. А.Әхмәт. Нихәл, кызым, бик сәламәт кенә торасыңмы? Г.Камал. Үземә-үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне-үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм... М.Әмир
3) сөйләм телендә Фикергә катгыйлык төсмерен өсти: һичшиксез, әлбәттә. Аның фронтка үз кешесен җибәрергә бик хакы бар! Г.Бәширов. Бик дөрес әйтә. К.Нәҗми. Көттең, бик рәхмәт, ләкин мин ике генә көнгә кайттым. Г.Ибраһимов. Алам, бик алам. Г.Ибраһимов
2. кис. мәгънәдә, сөйл. Искитмәү, ризасызлык белдерү, кире кагу, мәгънәсендә. [Сафура:] Бик исем китте. А.Әхмәт

Meaning of “бик” in Tatar language – 1) иск. китап теле, к. бәк 2) Морзалар н...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бик"?
Ask a question if something is not clear about the word "бик".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!