Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бигрәк” – Tatar explanatory dictionary

bigräk
бигрәк (Cyrillic)
рәвеш
1. 1) Артык, артык дәрәҗәдә, чамадан тыш, тагын да. Бигрәк тә үтә кызыл булып киттең, кордаш. Р.Ишморат. Җилбәзәкләп теккән зәңгәр бәрхет Зифа буйга бигрәк килешкән.

Ш.Бабич

2) Иң мөһиме, барыннан да элек, иң элек; ул гына да түгел. Барыннан да бигрәк Урта Иделнең ХIII–XIV гасырдагы этносәяси тарихы өчен, алар бердәнбер җирле язма чыганаклар хезмәтен үтиләр. М.Әхмәтҗанов. Шушындый кызу эш өстендә, бигрәк тә фронтлардан берсеннән-берсе дәһшәтле хәбәрләр килеп торганда. Г.Бәширов. Бигрәк тә яшь кадрларыгыз-

ның үсүе күзгә ташлана. Р.Ишморат

2. кис. мәгъ. Сыйфат алдында килеп, артыклык дәрәҗәсен белдерә; иң, бик. Нәкъ-нәкъ әтисе тасвир иткәнчә... бигрәк матур, бигрәк ягымлы. Г.Гобәй. Җаббар агай, син бигрәк кыска тотасың. Г.Ибраһимов

3. кер. сүз функ. Нәрсә белән дә булса килешмәгәндә әйтелә. Килешмәгәнне инде, бигрәк. Ф.Әмирхан
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бигрәк” in Tatar language – 1. 1) Артык, артык дәрәҗәдә, чамадан тыш...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бигрәк"?
Ask a question if something is not clear about the word "бигрәк".