Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“берсүзсез” – Tatar explanatory dictionary

bersüzsez
берсүзсез (Cyrillic)
рәвеш
1) Һичнинди каршылыксыз, тоткарсыз, карышмыйча. Берсүзсез алып китәргә вәгъдә бирде һәм иртәгә шушы авыл аркылы үтәчәген белдерде. М.Гафури. Теге хулиганнар килер булсалар, берсүзсез чыгарыр да бирер идем. Ш.Камал

2) Бернинди шиксез, һичшиксез. Ул яманламаган булса, әлбәттә, берсүзсез алырга мөмкин булыр иде. Ш.Камал. Янгын сүндерү командасыннан берәрсе өенә кайтып китсә, иртәгә берсүзсез куылачак. Ә.Хәбибуллин

3) Бер сүз дә сөйләшмичә. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә дә җибәрә иде ул. М.Әмир. Берсүзсез кесәсенә тыгылып, илле тиен акча чыгарды да карчыкка бирде. Г.Ибраһимов. Хәлим, берсүзсез, ишек төбендә басып торды. И.Гази. Газинур исә, күзләрен ала алмыйча, аңа берсүзсез карап торды. Г.Әпсәләмов
message-reply
-рəв.
1. Һичнинди каршылыксыз. Һичшиксез 2. Бер сүз дə
сөйлəшмичə
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “берсүзсез” in Tatar language – 1) Һичнинди каршылыксыз, тоткарсыз, кары...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "берсүзсез"?
Ask a question if something is not clear about the word "берсүзсез".