Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бермә-бер” – Tatar explanatory dictionary

bermä-ber
бермә-бер (Cyrillic)
рәвеш
1) Бер кешегә каршы бер кеше (көрәшү, ярышу, сугышу һ.б.ш.). Бермә-бергә чакырам! Чык мәйданга! Н.Исәнбәт

2) Ике мәртәбә, икеләтә, ике тапкыр, ике өлеш (арту яки кимү). Биредә Инсафның кызыксынуы бермә-бер артты. Н.Хәсәнов. Шушы хакыйкатьне аңлау аны үз күз алдында да, башкалар каршында да бермә-бер күтәреп җибәрде. Р.Кәрами. 2012 елга дөньяда шизофрения белән чирләүчеләр саны бермә-бер артачак. Мәдәни җомга

3) Төп төгәл, сүзгә-сүз, һич үзгәртмичә. Тәрҗемәче Вахитның бу сүзләрен бермә-бер тәрҗемә итеп бирде. М.Гафури
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бермә-бер” in Tatar language – 1) Бер кешегә каршы бер кеше (көрәшү, яр...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бермә-бер"?
Ask a question if something is not clear about the word "бермә-бер".