Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“башаяк” – Tatar explanatory dictionary

başayak
башаяк (Cyrillic)
рәвеш
1. 1) Тулысынча, тәмам, бөтенләй, тулысы белән. Шул

китүдән югалды, Гайнулла абзый әйтмешли, башаягы белән юк. Р.Кәрами. Зөлхәбирә башаягы белән юкка чыгар. Р.Зәйдулла

2) Бөтен барлыгы белән, тулысынча. Башаяк эшкә чумган. Мин башаяк риза булдым. Г.Ибраһимов

2.
башаягы (башы-аягы) кис. мәгънәдә, сөйл. Бөтен булганы, бар кадәре; бары тик, бары, нибары. Язгы кояш белән имтиханнар башлыйсың… Аларны бетерәсең дә тизрәк качасың, кесәңдә башы-аягы барлыгы йөз сумлап акчаң бар. Г.Ибраһимов

3. хәбәр функциясендә Читтәрәк тору яхшы, шуннан тизрәк котылырга кирәк, мәгънәсендә. Бәласеннән башаяк, дип уйлый иде ул. И.Гази. Бәласеннән башаяк, тизрәк илтеп ташлагыз бүре балаларын, диләр. Н.Хәсәнов. Соңыннан, бу өйдә рәт булмасын аңлап, бәласеннән башаяк, дигән кебек, ишек яңакларына бәрелә-сугыла, ишегалдына чыгып чаба… Г.Гыйльманов
message-reply
-рəв.
1. Бөтенлəйгə, тулысынча, тəмам [б. риза булдым]
2. кис. БАШАЯГЫ -Нибары, бары тик [б. утыз сум бирде] 3. Четерекле эш яки
бəлəчел кеше тур. : "шуннан тизрəк котылырга кирəк" мəгънəсендə əйтелə
[тавышыннан башаяк дип... ]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “башаяк” in Tatar language – 1. 1) Тулысынча, тәмам, бөтенләй, тулысы...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "башаяк"?
Ask a question if something is not clear about the word "башаяк".