Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“барабан” – Tatar explanatory dictionary

baraban
барабан (Cyrillic)
исем
1) музыка Ике ягы да (төбе һәм өсте) тире белән тарттырылган куыш цилиндр; бәрмә музыка коралы. Автобустан, иң соңгы булып, быргы һәм барабан күтәргән ике малай белән яшь кенә кыз төште. Р.Хафизова. Яшел тышлы китапта язылган ич: ахырзаман җиткәч, шайтаннар, музыка уйнап, сыбызгы сызгыртып, барабан кагып, урамнан узачаклар. К.Нәҗми

2) техника термины Төрле машина һәм механизмнарның куыш цилиндр рәвешендәге детале. Машина калын тавыш белән үкерә башлады, барабан тешләре, ялт-йолт килеп, зырылдап әйләнергә тотындылар. Г.Бәширов. Тагын бер кнопканы басуга, корыч барабан әйләнә башлый. Г.Лотфи. Аны ындыр табагына, барабанга көлтә бирү эшенә куйдылар. Р.Кәрами

3) Револьверда: патрон кую өчен оялары булган әйләнмәле магазин, соса. Галләм, тун якаларын ычкындырып, чабу астыннан, кайдандыр, иске системадагы барабанлы һәм барабанында алты патроны да булган револьвер чыгарды. Ф.Хөсни

4) Лото, лотереяда һәм башка шундый уеннарда: эченә номерлар салып, аларны буташтыру өчен көйләнгән әйләнмәле ябык савыт. Клубның бер бүлмәсе. Өстәлләр, урындыклар тезелгән. Бер почмакта лото барабаны куелган. Г.Камал
// Цилиндр рәвешендәге үз күчәрендә әйләнеп торган уенчык аттракцион (вак җәнлекләр өчен). Ул ишектән кергәнче үк, пыяла витрина эчендә юан гына ботаклы агачта бер

тиеннең ялт та йолт сикереп-сикереп

уйнавын, агач барабанны күчәрендә әйләндереп чабуын гаҗәпләнеп карап торды. Н.Хәсәнов

5) архитектура Бинаның цилиндр яки күпкырлык рәвешендәге купол нигезен тәшкил иткән югары өлеше

Барабан кагу (сугу, бәрү) 1) Тавыш, шау-шу күтәрү, кирәксә дә, кирәкмәсә дә сөйләнеп йөрү. – Берәү тәмле ашамаса, йөри дә алмый, – дип, урам чаты саен барабан сугып йөрде. Г.Толымбай; 2) Эшне эшләгәнче үк алдан шаулап кую, алдан белдереп, эшне бозу
message-reply
1. Төбенə һəм өстенə тире тарттырылган куыш цилиндр - бəрмə
музыка коралы 2. Машиналарның һəм механизмнарның куыш цилиндрдан
торган кисəге; чыгырларда: аркан уратыла торган зур кəтүк рəв. деталь.
Комбайнда, ашлык сугу машинасында: урылган ашлыкны элəктереп, сугу
камерасына җибəрə торган тешле тəгəрмəч яки вал. Казаннарда,
киптергечлəрдə һ. б. : зур диаметрлы труба яки конус форм. камера.
Револьверда: патрон кую өчен оялары булган əйлəнмəле магазин, соса. Лото,
лотереяда һ. б. ш. уеннарда: эченə номерлар салып буташтыру өчен əйлəнмəле
савыт. БАРАБАН КАГУ (СУГУ) -1)Барабанга таякчыклар белəн бəргəлəп, бер
тактка дөпелдəтү яки тырылдату 2)күч. Шакылдау, шакылдату. БАРАБАН
ПƏРДƏСЕ -Тышкы һəм урта колак арасындагы мембрана
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “барабан” in Tatar language – 1) музыка Ике ягы да (төбе һәм өсте) тир...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "барабан"?
Ask a question if something is not clear about the word "барабан".