Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бала” – Tatar explanatory dictionary

bala
бала (Cyrillic)
исем
1. 1) Балигъ булмаган, туып, үсмерлек чорына кадәр аралыктагы малай һәм кыз. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишекне бәреп кереп китте. Ә.Фәйзи. Тупырдап торган балалары, берсеннән-бере таза, берсеннән-бере чибәр булып, кече яшьтән кул арасына керә баралар. К.Миңлебаев. Мин балаларда матурлык тойгысы тәрбияләргә телим. Казан утлары. Прозаиклардан Л.Ихсанова, Ш.Рәкыйпов, Ф.Яруллин, Батулла кебек язучылар күп кенә бәхетле сәгатьләр бүләк иткәндер балаларга.

Казан утлары

2) Яңа туган бәби; нарасый, сабый. Минем колагымда – сабый бала елавы. А.Ганиев. Яшь хатын, имчәк баласын бишеккә ипләп кенә яткыза да, келәт ишеген, сызык кына калдырып, ябылып бетмәслек иттереп, тупсасына чүпрәк ише нәрсә кыстыра. К.Миңлебаев. Йолдыз атылды, Сабый бала форточкадан кулын сузды. Р.Фәйзуллин

3) Яңа туган һәрбер җан иясе. Яшел үлән арасына Былбыл баласы качкан. Җыр. Башта мин аны төлке баласы дип торам. Г.Хәсәнов. Озын колагыбыз исә, эз бутап, әйләнгәләп йөргән арада, куян балаларын очраткан. Г.Хәсәнов. Үзе чүгәләп утырган да үлән арасында очарга талпынып тыпырчынган кош баласына караган. Г.Зәйнашева

4) Нәсел, токым, халык, милләт яки чорның, социаль катламның төп билгеләрен үзендә чагылдырган шәхес. Крестьян баласы, ир малай булса, җиде яшьтән атка, тырмага, сабанга йөри башлый. Г.Ибраһимов. Ата-анаңнан

туры сүзле, гадел кеше булырга тәрбия

алган эчкерсез татар баласы, мондый җавапсыз сораулар, акылга да сыймый торган гаделсезлекләр белән очрашуларың алда әле, сынма, сыгылма гына. Я.Зәнкиев. Без – кырык беренче ел балалары. М.Мәһдиев. Авыл баласы булганга күрә дә, бәлки, шулкадәр табигать җанлымындыр. Юлдаш

5) Әле үсеп җитмәгән, тормышта тәҗрибәсе булмаган, беркатлы кеше. Хәят – моңа кадәр бала иде бит әле ул. Ф.Әмирхан

6) Ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың улы я кызы. Кол Гали исә баласын югалткан ата кайгысын гаять көчле тасвирлый. М.Госманов. Атадан бала яшь кала, Бик күп эшләр башкара... Халык җыры

7) балам , балакаем тартымлы форм. Малай һәм кызларга, иркәләп, яратып эндәшү сүзе. – Балам, әйдә, тор, бүген таңда Кояш бабаң безгә бәләкәй генә нур йомгаклары – сары, йомшак бәпкәләр бүләк иткән, әйдә, тор... – дип уята торган иде. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. 1) Үсеп җитмәгән, җитлекмәгән. Бала кошның авызы зур булыр. Мәкаль. Басма астында – бала үрдәк, Сибик бодай, симерсен. Җыр

2) Үз ишләреннән әле кечкенәрәк булган. Бүленү нәтиҗәсендә, яралгы тамырчыгының һәр күзәнәге ике яңа бала күзәнәк хасил итә. Ботаника

Бала акылы кергән Бик картаеп, үзен балаларча тота башлаган кеше турында. Бала акылы чыкмаган Буйга үссә дә, акыл ягыннан балигъ булып җитмәгән, балаларча уйлап эш итә торган. Бала йонын кабарту Бер дә юкка кычкырыну, дулау. Бала каз Өлкәннәр рәтенә кереп тә, әле төпле акылы, тәҗрибәсе булмаган кеше турында. Балалар әкияте Беркатлы уйдырма, ялганлыгы күренеп торган сүз, хәбәр
message-reply
1. Яңарак туган яки əле үсеп җитмəгəн һəрбер җан иясе.
Бəби. Үсмерлек чорына кадəр булган малай яки кыз 2. Атага яки анага карата:
аннан туган зат (кеше яки хайван). Нин. б. хайваннан, токымнан туган зат [аю
баласы]. күч. Халык яки чорның, социаль катламның төп билгелəрең
чагылдырган шəхес [табигать баласы] 3. күч. Өлкəн яшьтəгелəргə карата:
үзеннəн күпкə яшь булган һəр кеше. БАЛАМ, БАЛАКАЙ - Шундый кешегə
эндəшү сүзе.
4. күч. Тəҗрибəсез, беркатлы кеше тур.
6. с. Яшь, үсеп җитмəгəн;
җитлекмəгəн [бала кош]. күч. Төрдəшлəреннəн күп кечерəк. Зуррагына
буйсынган, зуррагының эчендəге яки системасындагы (җансыз нəрсəлəр тур.)
[янчык эчендə бала янчык]. БАЛА ИТƏК -Балитəк -Хатын-кыз күлмəгенең
итəге тирəли матурлык өчен тотылган өстəмə итəк. БАЛА ЙОН -1)Кеше
тəнендəге вак-вак төклəр 2)БАЛА МАМЫК -Йомыркадан яңа чыккан кош
тəнендəге бик йомшак йончалар. БАЛА КОРТ (БАЛА УМАРТА) -Яңарак
аерылып чыккан яшь умарта күче һəм шуны тəшкил итүче бөҗəклəр тур. .
БАЛА КЫЧЫТКАН -Кычытканның вак яфраклы һəм тəбəнəк төре. БАЛА
СУГАНЧА -1)Орлыктан үскəн һəм бер җəйдə генə җитлекми торган вак
суганча 2)Бер зур суганчадан бүленеп, укмашып үскəн вак суганчаларның
берсе. БАЛА ЧҮБЕ -Соңгылык. БАЛАЛАР БАКЧАСЫ, (иск. БАЛА ӨЕ) -
Мəктəп яшенə кадəрге балаларны карау-тəрбиялəү оешмасы һəм шуның
бинасы. БАЛАЛАР ЙОРТЫ -Ятим яки тəрбиячесез балаларны тəрбиялəү
оешмасы һəм шуның бинасы
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бала” in Tatar language – 1. 1) Балигъ булмаган, туып, үсмерлек чо...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бала"?
Ask a question if something is not clear about the word "бала".