Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бәла” – Tatar explanatory dictionary

bäla
бәла (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1) Бәхетсезлек, күңелсезлек. Аһ, бәла! Безне казый күргән, имеш. Г.Тукай

2) Тормыш иминлеген бозган кайгылы хәл; афәт, фаҗига. Кешенең бәласе турында авыз чайкау – начар гадәт. Х.Камалов

3) Кимчелек, җитешсезлек, йомшак як (холык турында). Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм. Ф.Хөсни

4) тартымлы формада Шаукым, начар тәэсир, аянычлы нәтиҗә. Әнвәр иптәш, синең хыялларың – болар барысы да яшьлек бәласе! Ш.Мөдәррис

5) Хәл итүе авыр мәсьәлә, эш. Эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве – зур бәла. Г.Кутуй

6) Кемгәдер тагылган гаеп, яла, нигезсез гаепләү. Яманга юлдаш булсаң – бәла йогар, Еланга ярдәм итсәң – кулны чагар. М.Гафури. Әткәй кебек зур, таза, баһадир абзамны нахак бәлагә эләктерделәр. Г.Ибраһимов

7) Мәшәкать тудыручы, имгәк. Уйладым-уйладым да шуны аңладым: кешегә акылы – бәладер. Р.Мирхәйдәров

Бәладән (бәласеннән) баш-аяк Бәйләнмәү хәерле, кирәге юк. Бәласеннән баш-аяк дип, [Кантюков] качарга исәпләде. Х.Камалов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бәла” in Tatar language – 1) Бәхетсезлек, күңелсезлек. Аһ, бәла! Б...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бәла"?
Ask a question if something is not clear about the word "бәла".