Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бак” – Tatar explanatory dictionary

bak
бак (Cyrillic)
исем, француз теле
1) махсус термин Сыеклык салу өчен кулланыла торган, куб яки цилиндр формасындагы зур металл савыт; двигательдә ягулык савыты. Бакка биш шешә аракы салдым – мотор үкереп эшли башлады. В.Юныс. Абый машина карый, Кирәк булса «дәвалый».

--- Бензин салынган багын, көпчәген, тирә-ягын. М.Садри. Биш-ун минут эчендә, яшереп җыйган әйберләремне салга төядем, бакны тутырып ягулык салдым да матурны кабызып җибәрдем. Тәмуг чәчәге

2) Хуҗалыкта сыеклык саклау өчен кулланыла торган калай, металл яки полиэтилен савыт. Әмма су бакларының берсе генә исән калган. А.Тимергалин. Зур бакка бәрәңге юып тутырып куялар да кара-каршы утырып әрчергә тотыналар. Ә.Фәйзи. Аннары өстәл өстендә кичә кич егетләрдән калган шәраб шешәсен идәнгә алып куйды, су багын ачып карады, су юк иде. Н.Хәсәнов
message-reply
исем, голл. махсус термин
Судноның югары палубадагы борын өлеше. Бүген вахтаның урыны бакта түгел, ә капитан күпере янында. Ә.Хәбибуллин. Ярый, Саня көтәдер, дип, бакка киттем. Ә.Хәбибуллин
message-reply
I. аваз ияр. Үрдəк, бака чыгара торган кискен тамак тавышын белдерə.
II. БАК -Куб яки цилиндр форм. зур металл савыт, гадəттə аңа сыеклык
салына. Зур металл казан. Көнкүреш кирəге өчен су тутырыла торган калай
савыт. III. БАК -Корабның борын өлеше
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бак” in Tatar language – 1) махсус термин Сыеклык салу өчен кулла...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бак"?
Ask a question if something is not clear about the word "бак".