Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“азгын” – Tatar explanatory dictionary

azgın
азгын (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Әхлаксыз, мораль тотнаксыз, тәүфыйксыз. Ләкин мәдрәсә ябылмый калса, бу азгын, бозык унике шәкертне куарга кирәк. Г.Ибраһимов. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, халык исеменә кара тамга төшерүче мескен, азгын, сатлык бәндәләр һәр кавемдә бар. Т.Галиуллин

2) Кабул ителгән кагыйдәләрне бозучы, тәртипсез, тәрбиясез. Азгын малайлар, сез нигә кызлар янына килдегез, ә? М.Фәйзи. Хәзер бит Зыя – азгын шәкерт, юләр малай түгел. Г.Ибраһимов

3) Җиңел табигатьле, җилбәзәк; җилкенчәк. Инде тәүбә иттем бу эшләрдән, Азгын күңел күпкә басылды. Һ.Такташ. – Болай киенү хатын-кызны чит ирләрнең азгын карашларыннан да саклый бит, Тимербулат, – диде ул, соңгы саламга ябышкандай. Ф.Бәйрәмова

4) Хуҗасын тыңламый торган, читтә йөрергә әвәс; йөремчәк. Сезнең азгын сыерларыгызны мин нишләтим аны? М.Фәйзи. Әмма азгын хайван, көтүдән качып, иркенләп, басуда сыйланырга гадәтләнде. Н.Гыйматдинова

5) сөйләм телендә Кайбер тире авыруларына тиз бирешүчән, каршы торырга сәләтсез (тән турында)

6) диалекталь сүз Талымсыз, ашау-эчүдә әрсез. Ашауга азгын кеше ул. Азгын тамак

2. и. мәгъ. Әхлаксыз, мораль яктан тотнаксыз кеше. Ул азгыннарга нинди җәза бирик? М.Җәлил. Йомарлана куллар, кысыла тешләр, Юк! Котылмас фашист азгыны. Ш.Маннур. Уйламаганда-көтмәгәндә генә мастерның шундый буйсындыру көче күрсәтүе, теге азгыннарны гына түгел, бөтен группаны таңга калдырды. З.Фәйзуллин
// Җенси яктан тотнаксыз кеше. [Дуңгыз] Начтә – азгын ул, апай. Урмандагы кабан дуңгызлары белән гүләй-мүләй итә дә бәби таба унарны. Н.Гыйматдинова

Азгын тамак Төрле тәм-том, ачытөчегә туймас, гел ни дә булса кабарга эзләнеп торган ашамсак кеше. Азгын тән Туктаусыз бозылып, кабырчыклар чыгып торган тән тиресе, аллергияле тән
message-reply
сыйфат, диалекталь сүз
Чәчелмичә, алдагы елда коелып калган орлыктан үскән. Эре дә булмый, азгын мәк түгелеп кенә чыккан
message-reply
-с.
1. Мораль тотнаксыз, əхлаксыз, бозык. Җилкенчəк, дəртле;
җилкенчəклəнеп торган [а. күңел күпкə басылды]. и. Əхлаксыз,
мораль тотнаксыз кеше 2. Тəрбиясез, тыңлаусыз, шук (бала тур.
ачулану сүзе). күч. шигъ. Шаян [а. җил] 3. Тире авыруларына тиз
бирелүчəн тəн тур. [а. тəн] 4. Көтүчесен, иясен санламый торган
(хайван тур.) . АЗГЫН БӨРКЕТ -Кара кош, кара бөркет
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “азгын” in Tatar language – 1. 1) Әхлаксыз, мораль тотнаксыз, тәүфый...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "азгын"?
Ask a question if something is not clear about the word "азгын".