Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“аерылу” – Tatar explanatory dictionary

ayırılu
аерылу (Cyrillic)
фигыль
1) Бөтен яки тоташ нәрсә берничә кисәккә таркалу, бүленү. Бүлмә, җыйнак кына җыелып, ширма белән икегә аерылган. Һ.Такташ. Иң элек кем бирелер, кем сыгылып төшәр, дип көткәндә, авыр сыкрау авазы чыгарып, имән тумраны үзе икегә аерылды. Р.Мөхәммәдиев // Җимерелү, ишелү. Сакмар суы аша чыга торган тимер юл күпере җимерелгән. Ул икегә аерылган, --- аны сугыш вакытында шартлатканнар икән. Җ.Фәйзи

2) Береккән җиреннән кубу, каерылу, ычкынып китү. Ишек тупсасыннан аерылды. Көчле давылдан соң алмагач ботагы аерылды

3) Китеп бару. Әмма, соңгы дистә адымын ясаганчы, якындагы йортның стенасыннан нәзек кенә бер фигура аерылды. Г.Шәрипова. Башка ирләр дә кузгалдылар, бары кимперләр генә, каберләрдән аерыла алмыйча, битләрен тырнап, озак газапландылар. И.Салахов. Рәсемнән аерыла алмыйча озак карап торуыма Әсма түти дә игътибар итте. С.Сабиров

4) Бер-береннән ераклашу, киң булып ачылу, җәелү. Шәрәфи әгъзалык билетын күрсәткәч, ишек ике якка аерылды. Г.Ибраһимов

5) Башкаларга охшамау; сыйфат үзгәлеге булу; үзлекләре гадәти булмау. Сез беләсезме сентябрь кояшының

язгы, җәйге кояшлардан ни белән аерылганын? М.Мәһдиев. Агач кимергәндә, алар (кәҗәләр) барысы да бер дәрәҗәдә, әмма мамык биргәндә аерылалар. М.Мәһдиев. Дим буе башкортларының теле хәзерге башкорт әдәби теленнән шактый ук аерыла. Ә.Еники. Бу сүзләр әдәби телдәге эквивалентларыннан фонетик яңгырашлары белән беркадәр аерылалар. Татар грамматикасы

6) Ир белән хатын арасында гаилә мөнәсәбәтләре өзелү. Ал бидерә, гөл бидерә суларны болгандыра; Бергә чакта берни түгел, аерылгач уйландыра. Җыр. Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре, Гомерләрне кыскарта ул аерылу сәгатьләре. Җыр. Аның йорты бүтән урамда, --- ире белән аерылган ялгызак хатын. Казан утлары

7) Аерым яши башлау, башка чыгу, үз көнеңне үзең күрү. --- Закир кисеп әйтте:Мин башкасын белмим… Аерылып чыктың, өлешең бетте. Г.Ибраһимов. Төп нигездән аерылу

8) Торган, яшәгән, эшләгән урыннан китү, ераклашу, читләшү. Гомерем булса, ата-баба җиреннән аерылмам, әҗәлем җитсә – туфрагым читтә булмас. К.Нәҗми. Аңа да туган-үскән җирләреннән аерылып, байтак чит җирләрдә кагаеп йөрергә туры килде. С.Җәләл. Әминә ханымның сәхнә тормышы 1926 елга кадәр генә бара, аннан ул сәхнәдән аерыла. Татарстан

9) Ишәю сәбәпле, аерым оя булып чыгу. Ел саен, җиткән кортлар, аерылып, Һәр якка таратыла билгеле айда. Ш.Бабич. Апаның иң нык эчен пошырган нәрсә шул: умарталар һаман аера, ә аерылган умартадан бал көтмә инде. Ф.Яруллин

10) Нәрсәнедер ташламау, үз янында йөртү. Егет, диплом алганчы, киндер капчыктан бер дә аерылмады. Аның бик тә, бик тә европача буласы килә иде… М.Мәһдиев

11) Җирдән күтәрелү, очып китү.

Самолёт җирдән аерылды

12) Орлык, җимеш һ.б.ш. бөртекле ризыклар башагыннан, кабыгыннан, чүп-чардан арыну, чистару. Бу уралмалар ярдәмендә ротор әйләнгәндә,

сугылучы салам массасында тартылу көчләре барлыкка килә. Шуның аркасында сугылган бөртекләр күбрәк аерыла, һәм югалтулар күпкә кими. Урып җыю машиналары. Өлгергәч, тары чүбе яхшы аерыла

13) Бүленеп, тармакланып китү.

«Кыр капкасы» дип йөртелгән җирдә – авыл башында – юл икегә аерыла, уңдагысы, боргаланып-боргаланып, Акташ тауга таба менә, сулга каерылсаң, Күҗемгә – ар авылларына барып чыгасың. Р.Мулланурова. Елга юлы икегә аерылган

14) Организмда матдәләр алмашы барлыкка килү, бүлеп чыгару. Үсемлекнең сулавы вакытында тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергия аерыла

15) Тере организмда матдәләр алмашу процессы тукталу, үлемгә дучар булу. Кешенең тәненнән җаны аерылуны «үлү» диләр. Татар мөселман календаре

16) Методикасы, фикер юнәлешләре төрле булу, эчтәлектә, карашларда бердәйлек булмау, үзгә булу. --- әлифба әлегә чаклы басылып чыккан, бөтен сүзләрне күзәтү методы белән язылган әлифбалардан байтак кына яклары белән аерыла. Ф.Вәлиева. Яңа иҗтимагый шартларда исә җыр йола һәм аңа бәйле уен хәрәкәтләреннән аерыла, аның эстетик роле киңәя, эчтәлеге дә мөстәкыйльләшә, гомумиләшә бара. К.Миңнуллин

17) күчерелмә мәгънәдә Эшләгән эшеннән, шөгыленнән туктап, игътибарын читкә юнәлтү. Укый-укый башы катып киткән араларда, ул, китаптан аерылып, Барыйга карап торды. М.Хәбибуллин. Төп эштән аерылмыйча, аспирантурада уку

Аерыла төшү Бераз аерылу. Чананың үрәчәсе аерыла төшкән

Аерылып калу Ниндидер сәбәп белән яки күпмедер вакыттан, моменттан соң аерылу. Дәү тәкә бүген дә кәҗә көтүеннән аерылып калган. Р.Мөхәммәдиев. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Ә.Еники

Аерылып китү 1) Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт аерылу. Аерылып

китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин, и Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Г.Тукай. Ярдан аерылып китәргә дә өлгермәдек, Салих тарантасындагы өч егет «Сәфәр» көен уйнап җибәрмәсеннәрме?! Ә.Еники

2) Билгеле бер вакыттан яки нинди дә булса сәбәптән соң аерылу. Ыруглар, кабиләләр һәм кабилә союзларының интеграция һәм дифференциация процесслары нәтиҗәсендә, алтай телләре башта иң төп өч тармакка аерылып китәләр: төрки-монгол, тунгус-маньчжур һәм япон-корея. Ф.Сафиуллина

Аерылып тору 1) Әледән-әле, еш аерылу

2) Башкалардан үзгәлеге ачык булып күренү. Ни хикмәттер, бу да кечкенә буйлы иде, әмма башкалардан бөтен килеш-килбәте белән бик нык аерылып тора. Ә.Еники. Бу өй авылдагы башка өйләрдән үзенең зурлыгы белән аерылып тора иде. Ә.Айдар. Үз классташлары арасында ул, чыпчыклар янындагы күгәрчендәй, әллә каян аерылып тора. Ф.Яруллин
message-reply
1. (Аеру) 2. Башкаларда булмаган нин. б. сыйфатка ия булу,
аермалы булу. рəв. АЕРЫЛЫП -Аермачык булып 3. Аерым кисəклəр,
өлешлəр барлыкка килү, бүленү. Бүленеп төрле якка китү 4. Ир
белəн хатын тур. : никахны(2) бозып, гаилə мөнəсəбəтлəрен өзү
5. Аерылып чыгу. Коллективтан, төркемнəн, иптəшлəрдəн китү,
читлəшү. Бөтен əйбернең бер өлеше ярылып, ертылып, кубып
бүленү 6. Мəхрүм калу 7. рəв. АЕРЫЛМЫЙ(ЧА) -Нин. б. эш белəн
беррəттəн
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “аерылу” in Tatar language – 1) Бөтен яки тоташ нәрсә берничә кисәккә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аерылу"?
Ask a question if something is not clear about the word "аерылу".