Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“арт” – Tatar explanatory dictionary

art
арт (Cyrillic)
исем
1. 1) Гадәттә кыек килеш формаларында килеп, пространствода: күз караган якка капма-каршы як, арка белән торган тараф; арткы як; киресе:
ал. Ул артына борылып карамый, ләкин буразнаның туры булуында шикләнми. Г.Әпсәләмов. Рим бусагасында гаскәр диңгезе тора: уң якта – ак атлылар чирүе, сул якта – күк атлылар, маңгай якта – җирән атлылар, артта – өстәмә көч – чем-кара атлылар чирүе. М.Галиев

2) Нәрсәнеңдер аргы ягы, алдан күренми торган каршы як. Урман артына түгәрәк кызыл кояш тәгәрәп төшеп бара. Хәйдәр. Әхмәтсафа пәрдә артына кереп китәм дигәндә, шигырьдән үзе дә тәэсирләнгән Һади Такташ сәхнәгә кабат сикереп менде. Ф.Сафин. [Гали:] Каяле, ишек артында берәрсе юк микән. Н.Фәттах. Ил чиген чыгуга, туган җир офык артында гынадыр шикелле иде. М.Галиев

3) Нәрсәнеңдер яны. Ишектән кергәч тә, кечкенә тәрәзәле пыяла бүлемнәр эчендә – пульт артында утыручы кизү офицерга баш кагып, кемнәрдер честь биреп узалар. Н.Хәсәнов. [Лилия:] Сигез сәгать станок артында басып торып та, 3000 сумны бик тиз генә бирмиләр әле аны. Д.Салихов. Галәф агай буш вакытларында пианино артына утыра, думбра чиртә. Казан утлары

4) Кеше гәүдәсендә һәм кием-салым әйберләрендә арка ягы; киресе: ал. Аннары үзе дә, стенаның чыгып торган тәбәнәк киртләченә арт терәп, тәмәкегә кереште. Ш.Маннур. Сәет диварга арты белән утырды. Т.Галиуллин. Яңа, икенче күлмәк кигән дип белсеннәр өчен, алдын артка кигән була. Н.Исәнбәт. Аның кара йон юбкасының арты ап-ак иде. В.Нуруллин

5) Хайван гәүдәсендә артсан. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган. Әйтем. Атның шаянлыгына, арт сикертеп чапкынлавына, кыланмышла-

рына түзәр әмәл калмагач, тоттык та җылы абзарга чыгардык үзен. Шәһри Казан

6) Урындык, диван, чана кебек һ.б.ш. нәрсәләрнең арка терәп утыра торган өлеше, аркасы. Хәдичәне сүс аркан белән, ныклап, урындык артына бәйләделәр. З.Зәйнуллин

7) арты тартымлы формада Торак пункт исемнәре белән килеп, шул урыннан ары булган төбәк мәгънәсен белдерә. Ул Урта Азиядә белем алып, аннан Казан артындагы авылларда мөдәррис булып эшли. Х.Миңнегулов

8) гади сөйләм Кеше гәүдәсендә билдән түбән (йомшак) итләч урын, утыра торган әгъза. Аны сөйрәп торгыздылар да арт ягына тибә-тибә алып киттеләр. Ш.Маннур

2. с. мәгъ. 1) Нәрсәнең дә булса артында урнашкан, артта булган, арткы, арттагы. Арт бакчамда унике сутый бәрәңге җирем булганда, баш очымда йодрык уйнатып кына мине кем ач калдыра алсын? А.Хәсәнов. Арт капкадан гына кермәкче иде дә, әтисенең артта – мунча тирәсендә – нидер кыштырдап йөрүен күргәч, тыкрыктан әйләнеп, урам капкадан керергә булды. Ф.Хөсни. Ул килеп җиткәндә, поезд яңа гына кузгалган иде, йөгерә торгач, көч-хәл белән генә соңгы вагонның арт баскычына эләгеп калды. Ш.Маннур

2) Хайван гәүдәсендә һәм арба кебек нәрсәләрнең арткы өлешендә булган; арткы, арттагы. Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер. Мәкаль. Артларын сикертеп, ике арт аякны берьюлы селтәп, алар сугышкан кебек иттереп кыйланалар гына. З.Зәйнуллин

3. арты(нда) рәв. мәгъ. Үзе булмаган вакытта, яшертен. Чын дус булсаң, алдында мактама, артында макта. Мәкаль. Ленарның, артында түгел, алдында сүккәндә дә исе китми әле. М.Мәһдиев

4. бәйл. функ. 1) арты Берәр эшхәлнең, күренешнең һ.б.ның эзлекле рәвештә икенче эш-хәл, күренеш һ.б. белән алмашынуын белдерү өчен кулланыла. Аннары сорау арты сорау китәчәк: кем ул Сиринә дигәнең, нигә

ул сиңа машинасын бушка бирсен? З.Хөснияр. Намаз арты саен, олы бәхет теләп дога кылырмын үзеңә. С.Поварисов

2) артына Эш-хәлнең предметның арткы ягына юнәлгәнен белдерү өчен кулланыла. Соңыннан ачыкланды: мәнсез остабикәсе абзар артына күмерле көл түккән булган. С.Поварисов

3)
артында Эш-хәлнең предметның арткы ягында эшләнүен белдерү өчен кулланыла. Елады ул олыларча үксеп, Үзе өйгән бура артында. С.Хәким

4) артыннан Эш-хәлнең нәрсәнең дә булса арткы ягыннан юнәлгәнен белдерү өчен кулланыла. Шулвакыт ындыр артыннан – Камышлы ягыннан – ниндидер хатын-кызның килгәне күренде. Хәйдәр

5) Эш-хәлнең ераклашып барган зат яки предмет ягына таба юнәлгәнлеген белдерү өчен кулланыла. Сәгыйдулла бабай поезд артыннан йөзүче айга карап алды. Р.Вәлиев

6) Берәү башкара торган эш-хәлгә икенче берәүнең кушылып китүен, шундый ук эш-хәл башкарырга керешүен белдерү өчен кулланыла. Менә беренче сарык таякны сикереп чыга, аның артыннан икенче... өченчесе... М.Галиев

7) Берәр максатка юнәлтелгән эшхәлне белдерү өчен кулланыла. Мин дә халык эше артыннан йөрим. Ш.Камал

8) Аркылы, аша. Дуслары артыннан әнисенә күчтәнәч җибәрде

Арт аяклары белән тәпәнләп тору Яхшатланып ярарга тырышу, үзеннән өстен торган кешеләр алдында ялагайлану. Арт белән утыру Мөнәсәбәт үзгәрү, читләшү, йөз бору. Арт бирү 1) Битарафлык күрсәтү, нәрсәгә дә булса салкын мөнәсәбәттә калу, кызыксынмау; 2) Читләшү, теләк бетү, кызыксыну югалу; 3) гади сөйләм Качу, качып китү. Арт борырга урын булмау Тар, кысан булу. Тәбәнәк кечкенә сарайның эчендә арт борырга да урын юк – кысан иде. Р.Кәрами.
Арт ишектән 1) Танышлык буенча яшертен рәвештә берәр нәрсә (бәясен арттырып) алу яки сату. [Ипине] Кайтарсалар

да, безнең ише карт-корыга тәтеми,

хәзер арт ишектән бүлешеп бетерәләр. А.Гыйләҗев. Ярты товарны арт ишектән дус-иш спекулянтларына озатты. Г.Мөхәммәтшин; 2) Танышлык аша берәр эшкә урнашу яки укырга керү. Малаегызны институтка арт ишектән кертүне сорап, миңа мөрәҗәгать итүегезне [онытмагансыздыр]. Казан утлары. Артны җыеп йөрү Уяу булу, сак йөрү; үз артыңнан әйбер калдырмау. Арт сабагын укыту (өйрәтү, тыңлату) 1) Бик каты шелтәләү, тәнкыйтьләү; җавапка тарту. [Илшат:] Кара аны, колагыңа киртеп куй: әгәр театр киемнәрен урлап качсаң, арт сабагыңны укытам. Д.Салихов. Кире илтсәң, кирәкне бирәчәкләр. Арт сабакны укытачаклар. Б.Камалов;

2) Бик нык кыйнау, физик көч кулланып кирәген бирү, күрмәгәнен күрсәтү. Дутовны кызыл гаскәр сугышчылары, яңадан мәңге Оренбург далаларына аяк басмаслык итеп, арт сабагын укытып җибәрделәр. Ф.Сафин. Безнең гаскәрләр немецларның арт сабагын укыталар. Р.Хафизова. Их, дидем эчтән генә, Мохтар абыйга әйтәсе иде. Ул бу бәндәнең арт сабакларын укытыр иде. Ничек кенә әле! Н.Дәүли. Арт санын күтәрә алмау кара арты авыр. Арты авыр Эшкә-йомышка авыр кузгалучан, сузылып-тартылып йөрүчән, ялындыручан. Арты ачылу Гаебе фаш булу, яшерен эше билгеле булу.
Арты белән киртә җимерү Эшне бозу, киреләнү; булмас эшкә гайрәт ору. Үҗәт кеше ул, арты белән киртә җимерергә маһир. Ф.Сафин.
Арты белән тору 1) Тискәреләнү, киреләнү, җайга килмәү; 2) Каршылыклар гел чыгып тору, авырлыклар килеп чыгу (тормышка, эшкә карата). Артына төшү Эзәрлекләү; кайдалыгын белеп алу. Кошчак углан белән өч йөз егет, хатыннарын, балаларын калдырып, төн уртасында Казаннан чыгып качарга мәҗбүр булалар. Ниятләре – Нугай, Кырымга барып, Иван гаскәренең артына төшү була. Ф.Хатипов. Артына ут капкан кебек Ашыгып, кабаланып. Артында сөйләү (чәйнәү) Үзе югында сөйләү, гайбәтен сату. Артын кысу Үз-үзен белеп дәшмәү. Артыннан бару (иярү) 1) Кемнең дә булса юлдашы, фикердәше, тарафдары булу;

2) Кемнән яки нәрсәдән дә булса үрнәк алып эш итү. Артыннан йөрү (чабу)

1) Юллау, хәстәрен күрү; 2) Нинди дә булса эш башкару; 3) Кемне дә булса яратып, үзенә каратырга йөрү; хатынкызга илтифат күрсәтү. Артыннан куу Нәрсәгә дә булса артык игътибар итеп, башкаларын читтә калдыру. Ә бит чынлыкта, җитештерү темплары артыннан кумыйча да, зур уңышларга ирешергә мөмкин иде. Идел. Артыннан тере саескан очыру Алдау, ялган сөйләү, сөйләгәндә үзеннән өстәү, арттыру. Артыннан чыгару Ялган сөйләү, шыттыру; булмаганны чынбарлык итеп күрсәтү
message-reply
француз теле
Кушма сүзләрдә «артиллерия» мәгънәсен белдерә торган беренче кисәк (мәс., артбаза, артдивизион, артполк һ.б). Боларга бирәсе боерыкларын бетергәннән соң, озак итеп полкларга һәм артдивизионга, миномётчыларга шылтыратып, транспорт таләп итте. Ш.Маннур
message-reply
Тирəлектə: күз караган якка капма-каршы як; киресе: Ал.
с. Арттагы, арткы, артта торган 2. Кеше гəүдəсендə һəм киемдə: арка
ягы 3. Хайван гəүдəсендə: баш ягына капма-каршы як, артсан
4. Нəр. б. ал ягының каршысындагы өлеше, арткы өлеше. Урындык,
диван һ. б. ш. ның арка терəп утыра торган өлеше 5. Каралтының, өй,
абзар-кура кебеклəрнең ишеге, капкасы урнашкан ягына каршы як
6. Кеше гəүдəсенең арка ягындагы билдəн түбəн итчел урыны, утыра
торган əгъзасы 7. АРТЫ, АРТЫНДА -күч.) Кемнең дə булса үзе
булмаган вакытында [үз артында аны гел кушаматы белəн атыйлар]
8. Узган юл [Əлмəт инде артта калды] 9. Тəртип белəн тезелгəн
сафларның соңгылары 10. АРТЫ -[берсе арты берсе көннəр үтə]
11. АРТЫНА -1)[китап диван а. төшү] 2)[өстəл а. утыру]
12. АРТЫННАН -1)[а. куып китү] 2)[алар а. җырга кушылды 3)[хат
а. хат килə] 4)[акча а. чабу] 5)[җиңгəм а. хəбəр килгəн]
13. АРТЫНДА -[шкаф а. яшеренү]. АРТ САН -Түшкəнең билдəмə
һəм арт ботлардан торган өлеше
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “арт” in Tatar language – 1. 1) Гадәттә кыек килеш формаларында ки...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "арт"?
Ask a question if something is not clear about the word "арт".