Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“аннан” – Tatar explanatory dictionary

annan
аннан (Cyrillic)
«Şadrah, Meşah häm Äbednägü, çıgıgız annan häm bire kilegez!» – dip däşte.
message-reply
Ä annan Käcä bätiläre isän-sau sikerep çıkkannar
message-reply
алмашлык
1. 1) «Ул» зат алмашлыгының чыгыш килеше формасы; ул әйбердән, ул нәрсәдән (күбрәк җансыз предметларга яисә хайваннарга ишарәли). Аннан [төенчектән] байтак кына көмешләр, бакырлар һәм берничә кәгазь акча килеп чыкты. К.Нәҗми. Гадәттәгечә пөхтә итеп җыештырылган авыл өйләрендә генә була торган яктылык, күңелгә тынычлык иңдерә торган тыйнак пөхтәлек бөркелеп тора иде аннан. Ф.Сафин. Балан авылында гына түгел, якын-тирәдә дә аннан зур ат юктыр. Хәйдәр

2) Аңардан, сөйләүчегә билгеле кешедән, ул заттан. Хәсән аннан дәлил сорады. Ф.Әмирхан. Аннан җавап килмичә, яу кузгалу мөмкин түгел иде. М.Хәбибуллин

3) Эш-хәлнең башкарылу эзлеклелегенә ишарәләп әйтелә торган күрсәтү алмашлыгы буларак кулланыла; шуннан. Карт --- нидер иснәнгәндәй итте, як-ягына, аннан күккә карады. Г.Бәширов. Өйнең ишеге ачылып, иң алдан түбән оч мулласы, аннан хәлфәләр, соңра мөәзин өйгә керделәр. М.Гафури

2. рәв. мәгъ. 1) Бер-бер артлы, берәр эш-хәлдән соң, аның артыннан. Әйдүк көтүне бер җиргәрәк җыярга, аннан бәрәңге пешерергә уйлады. Һ.Такташ

2) Соңыннан, күпмедер вакыттан соң; ахырдан. Аннан яланаяклы, йокыдан шешенгән бригадир Силантьич күренде. А.Чурбанов

3) Ул урыннан, ул җирдән. Сыер абзарлары ватык-җимерек, терәү өстенә терәү, диварлары аннан да, моннан да ямалган, тишекләрдән җил өрә. Н.Хәсәнов

3. мод. сүз мәгъ. Сөйләмдә хәбәр ителгән фактның реальлегенә ышану төсмерен белдереп килә; тәгаен, дөресен әйткәндә. Аннан бит, кем, Мирсәет, безнең колхозда сәп-сәламәт кешеләр дә эшкә чыкмыйча яталар. Р.Ишморат

Аннан ары кара аннан соң. Аннан ары инде, иркен тын алып, үзе сөт сорап эчте. Г.Ибраһимов. – Галимҗан улым, бик озак йөрергә тырышма, иртәгә сәфәр чыгасы бит, аннан ары сөйләшеп тә утырырбыз, – диде. С.Поварисов. Аннан (да) бигрәк Анысыннан да әһәмиятлерәк, тагы да мөһимрәк (алда әйтелгәннәрдән өстен булган берәр нәрсәгә басым ясап әйтелә). Аннан кала Алда әйтелгәннән тыш, болардан башка, тагы. Аннан кала алпавытның атка атланган көйгә озын каешлар белән эт тотып, өстертеп, котыртып торучы кызыл казаки кигән сары чәчле малайлары да күп иде. Ә.Гаффар. Аннан килеп мод. сүз мәгъ. Шуңа өстәп, җитмәсә, җитмәсә тагы. Аннан килеп, ничек кенә әйтмә – яңа эш. Ф.Хөсни. Аннан килеп, үз-үзләрен хөрмәт итә белгән бу җанварлар акыллы да, табигатьнең патшасы саналган кешегә гадәттә һөҗүм итмиләр иде. Р.Фәизов.
Аннан соң 1) Берникадәр вакыт үткәч, нәрсәдер булып үткәч, аның соңында. Аннан соң спектакль башлана. М.Әмир. Аннан соң, кинәт җендәй кыланып, --- Галимҗанны кулыннан тотып җилтерәтеп торгызды. С.Поварисов; 2) Берәр эш-гамәлнең нәтиҗәсе буларак – аны эшләгәч, монысы килеп чыгар тагын. Йөрерсең аннан соң муеныңа салкын тәре асып. З.Хөснияр;

3) сөйләм телендә Берәр кеше артыннан, аңардан соң; 4) Җитмәсә, өстәвенә
message-reply
-рəв.
1. "Ул" алмашлыгының чыгыш килеш формасы: ул
урыннан 3. Соңыннан, бер эштəн соң яки берникадəр вакыттан соң:
аннары 2. Нəр. б. үтəлеш тəртибен санаганда кулл.
3. кер. Инде,
азакта, соңгы чиктə. АННАН АРЫ
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “аннан” in Tatar language – 1. 1) «Ул» зат алмашлыгының чыгыш килеше...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аннан"?
Ask a question if something is not clear about the word "аннан".