The Tatar - Tatar dictionary. Search results:

anaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
ана
1. 1) Бала тапкан, бала тәрбияләп үстергән хатын; әни. Рәшит белән Кяфия шикләнә-шикләнә генә анага сүз кушалар. К.Тимбикова. Келәмле баскычтан менә башлауга, һич көтмәгәндә, бөтенләй истә-оста югында, Нурҗиһанның күз алдына, төштә күргән шикелле сәер генә булып, анасы Агафия килеп басмасынмы! Г.Бәширов

2) Баланың үз әнисен атау, аңа мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара. Ш.Камал

3)
анасы тартымлы формада Гадәттә, ирнең хатынына мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. [Галләм:] Анасы, дөньялар бозылырга тора бит әле, балалар турында уйламый булмый. Р.Харрасова

4) Ибраһими диннәрдә: Аллаһ тарафыннан ире Адәмнең кабыргасыннан яратылган иң беренче хатын-кыз; барлык кешеләрнең нәсел башы, башлангыч әнисе. Анабыз Хәүва. Адәмдер бәнем атам, Хәүвадыр бәнем анам... Мөнәҗәт

5) Ислам динендә изге дип танылган кайбер хатыннарны хөрмәтләү сүзе. Мәрьям ана (Гайса пәйгамбәрнең әнисе, Коръәндә исеме телгә алынган бердәнбер хатын-кыз), Хәдичә анабыз, Гаишә анабыз

6) Ана җенестән булган, үрчем китергән хайван, җәнлек, кош-корт яки үсемлек (күбрәк тартымлы формада, кулланыла). Әхнәф ясап куйган ояда сыерчык балалары чыр-чу килешә, аналары җим ташып өлгерә алмый. Ф.Сафин. Актүш – атасы ягыннан овчарка катнаш токымнан, анасы ягыннан – гади йорт эте. Т.Нәби

7) күчерелмә мәгънәдә Аергыч урынында яки өстәмә сүз булып килгәндә, якын, иң кадерле, мөкатдәс нәрсә, мәгънәсендә. [Дөнья] Аерып мине Анам-Ватанымнан, Кай җирләргә китереп ташладың?! М.Җәлил

8) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәне дә булса барлыкка китерүче, тудыручы. Табигать-анабыз бу дөньяга теләсә кайсы җан иясен кирәк булганга, бүтәннәре белән тыгыз бәйләнештә торып яшәргә яраткан. Р.Фәизов

9)
анаңны..., анаңның..., анасын... гади сөйл. Тиргәү, шелтәләү, сүгенү сүзе. Эх, анасын... Сул як шлюпка кырык градуска янтайган. М.Юныс. Әгәр дә ялкын торпеда камерасына барып җитсә? Ул чагында... Анаңны... Ф.Шәфигуллин. Бәйрәмхан, шул хәбәрне ишеткәч, Бикмураевны яман сүзләр белән сүгеп ташлады. – Анаңның... Аяклары башыңа уралгыры! М.Хуҗин

2. с. мәгъ. Хайван, җәнлек, кош-корт яки үсемлекләрдә ана җенесеннән булган; әнкә, теше. Аннары, икенче тур балалыйсы ана дуңгызларның да вакытлары җитеп килә бит. Х.Хәйруллин. Җәй башында, көрән төстәге бәпкәләрен ияртеп, су өстендә ана үрдәкләр күренә башлый. Хәйдәр. Ана торна, үзәк өзгеч тавышлар чыгарып, кагына-сугына, күккә томырыла. Р.Хисмәтуллин. Ана бүре, уңайлы моменттан файдаланып, һөҗүмгә әзерләнде. Ф.Шакирова

Анадан тума 1) Тумыштан, дөньяга килгән көннән. Анадан тума телсез;

2) Берни дә кимәгән, шәрә, ялангач. Ул арада Кәбир тиз генә чишенде һәм анадан тума калган килеш --- суга кереп китте. Р.Сибат. Тәрәзәләрен кырулары бер хәл, үзен анадан тума чишендереп, йомшак җирләрен кычыткан белән чапканнар, ди. Ф.Сафин;

3) Булган бар әйберне (мәс., йортны, мал-туарны, акчаны һ.б.) югалтып, урлатып, бернәрсәсез калу. [Карак:] Анадан тума калдыра идем, жәлләдем мескенне. А.Несин.
Анадан яңа туган Шәрә, яланөс, бернәрсәсез. Менә шул чакта, анадан яңа гына туган кебек, шыр ялангач көе каршыма киләчәк

Илюха, күз яшьләрен сыга-сыга гафу сораячак. З.Фәтхетдинов. Ана йөрәге

Үз баласына карата олы кайгыртучанлык күрсәткән, аны газиз иткән әни күңеле турында. Бер ана йөрәге бит ул. С.Поварисов. Ана йөрәгендә Аллаһы Тәгалә күзәнәге бар, диләр иде, дөрес икән... Г.Гыйльманов.
Ана куеныннан чыкмаган (чыгып җитмәгән) ироник мәгънәдә Әнисеннән аерылып бетмәгән; олыларча эш итә алмаган. Анаңны эт ялагыры гади сыйфат, к. анасын эт еккыры. – Азман... анаңны эт ялагыры! Яп инде шул ипи шүрлегеңне! – дип кычкырып җибәрде Мунча Миче. З.Фәтхетдинов.
Ана сөте белән керү (иңү, сеңү) Нинди дә булса сыйфатларның кешегә кечкенәдән, әнисе тәрбиясе аша күчүе, бирелүе. Бу изге хисләр аның күңеленә ана сөте белән иңгән. Р.Хафизова. Хәзерге заман хатыннары гадәти санаган күп нәрсәне кабул итә алмый иде Мәрьям. Ана сөте белән кергәндер инде. М.Юныс. Анасы кызы (улы)

1) Төсе, кыяфәте, холкы белән әнисенә охшаган кыз (ул); 2) Артык иркә, назлы кыз (ул). Анасын корт чаккыры гади сөйләм Тиргәү, шелтәләү, сүгенү сүзе. Кая соң, кая соң, анасын корт чаккыры... М.Мәһдиев.
Анасын сатты гади сөйләм Тиргәү, шелтәләү, сүгенү сүзе. Шуннан соң залда утыручыларның берсе:

«Анасын сатты!» – дигән җөмлә ыргытты. Т.Нәҗмиев. Анасын таныту гади сөйләм Җәзалау, кыйнау; кирәген бирү. Анасын эт еккыры гади сөйләм Тиргәү, шелтәләү, сүгенү сүзе. – Анасын эт еккыры... – дип, Саша кузгалды да Ася белән саубуллашып чыгып китте. Х.Камалов. Анасы яламаган тиргәү сүзе

1) Пөхтә булмаган, юылмаган; пычрак, шапшак; 2) Әшәке, бозык, әхлаксыз, тәртипсез (кеше турында)
message-reply
anäIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анә
añaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аңа
änaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әна
änäIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әнә
anayIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анай
anamIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анам
ananIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анан
anañIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анаң
anarIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
анар