Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әнә” – Tatar explanatory dictionary

änä
әнә (Cyrillic)
andagı böten närsäneñ yaratılışı änä şulay tämamlandı.
message-reply
алмашлык
1. 1) Чагыштырмача иң ерак аралыкны, ерактагы берәр нәрсәне төбәп күрсәткәндә кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы. [Мәдинә апа:] – Бүген-иртәгә миранус сарыгым бәрәнләргә тора. Әнә муенына кызыл чүпрәк бәйләгәне… Күз-колак бул әле шуңа, үскәнем, – дип, китеп барды. М.Галиев. [Актамыр кызы:] Билгеләп куй: әнә

көмеш ай-бөркет, канатларын җәеп, Кызылтау башындагы иң биек агачның очына кунарга бара! Р.Хәмид. Әнә чүлмәк: аңа катык тутырылган; Әнә карга: мәчет өстенә кунган. Г.Тукай

2) Алмашлыклар һәм рәвешләр алдында килеп, алда әйтелгән фикергә ишарә итеп, җөмләнең мәгънәсенә ачыклык кертү, конкретлаштыру өчен кулланыла. Тормышның әнә шундый җайсыз бер көнендә мине военкоматка чакырдылар. М.Мәһдиев. Чит илгә алар, әнә шулай, ата-ана фатихасын алып киттеләр. Н.Акмалов. Менә хәзер, палатада берүзем генә хат язып утырганда, балачагымның әнә шул онытылмас көннәре турында уйлыйм да, күзләремә яшь килә. Җ.Тәрҗеманов. Уттай янып торган тәлгәш-тәлгәш миләшләр бакчага, ишегалдына, келәт һәм койма буйларына әнә ничек ямь биреп тора! Р.Низамиев

2. кис. мәгъ. Берәр нәрсә турында раслау, ышандыру төсмере белән, басым ясап, ассызыклап, игътибарны юнәлтеп әйтергә теләгәндә кулланыла. Әнә ич, бер килсә килә бит ул бәхет дигәнең. Р.Мөхәммәдиев. Хәтта шәһәр егете Роберт та әнә башка кызлар белән китеп барды. Г.Гыйльман. [Гаяров:] Әнә азык чөгендере бөтенләй тишелмәде әле. М.Маликова. Тик алар класс җитәкчесе кебек үк теңкәгә тимиләр, химия укытучысы әнә бөтенләй бәйләнеп утырмый. Л.Исханова

Әнә барыр юлың тупас сүз «Кит моннан!» мәгънәсендә. Әнә терә(к) Менә сиңа кирәк булса. Әнә терә, кызың нишләп йөри, чишмә башында җегетләр белән әүмәкләшеп, җаулыгын җыртып кайткан. Ш.Маннур
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әнә” in Tatar language – 1. 1) Чагыштырмача иң ерак аралыкны, ера...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әнә"?
Ask a question if something is not clear about the word "әнә".