Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“аллы-гөлле” – Tatar explanatory dictionary

allı-gölle
аллы-гөлле (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Төрле ачык төсләрдәге. Алан тиз арада ямь-яшел булды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Р.Фәизов

2) Ал, аксыл кызыл, сыек кызыл, кызгылт ак һ.б.ш. төсле бизәк(ләр) төшерелгән, рәсемнәр ясалган, чигелгән, тегелгән, шундый төсләр белән буялган. [Диләрам] Урындыкка утыргач, вак толымнарының берничәсе яңагына төште, башын түбән игәнгә, түбәтәе өстендәге аллы-гөлле чигешнең бөтен бизәкләре күренде. М.Маликова. [Чиләкләрнең] Тышлары аллы-гөлле бизәкле, эчләре ялтырап тора иде. Р.Хафизова

3) Җемелдәп торган, җемелдәвекле. Хәзер алай йөри алмыйм, утыз-кырык адым атлауга башым әйләнә, күз алдымда аллы-гөлле, күкле-яшелле, сарылы-кызыллы очкыннар бии башлый. Г.Тавлин. Ул керфекләрен йома, күз алдында аллы-гөлле тәңкәләр биешә. Н.Хәсәнов

4) күчерелмә мәгънәдә Якты, гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл (киләчәк, өмет һ.б. турында). Тыңлаган кешеләрнең күз алдына ул сөйләгән вакыйгалар аллыгөлле чынбарлык булып килеп баса. В.Юныс. Әлегә барысы да бәхетле, дөнья аллы-гөлле төсләргә буялган иде. Т.Галиуллин

5) күчерелмә мәгънәдә Берәр кемгә яки нәрсәгә ярарга тырышып эшләнгән, мактап күрсәтелгән; арттырып әйтелгән. Нәчәлство якты йөз күрсәткән иде, икенче көнне үк, гәҗит тутырып, аллы-гөлле мәкалә язып чыкты. Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Төрле ачык төсләр булып; ачык, якты төсле итеп. Зиһеннәре чуалмаган кешеләргә Минем халәт – бер юләрлек, чын менә. Ак һәм кара бу дөнья, дип кабатласам, Синең сурәт аллы-гөлле күренә. Ф.Мөслимова.

--- бер акланның бер башында аллыгөлле киенгән авыл кызлары тупланган. А.Таһиров

3. хәбәр функциясендә Әйбәт, кулай, яхшы; теләгәнчә булу, шома бару турында. [Самат:] Айлар буе барысы да көйле иде, Эшләребез җайлы, аллы-гөлле иде. Т.Миңнуллин
message-reply
-с. Искиткеч матур, ачык, төрле төстəге
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “аллы-гөлле” in Tatar language – 1. 1) Төрле ачык төсләрдәге. Алан тиз ар...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аллы-гөлле"?
Ask a question if something is not clear about the word "аллы-гөлле".