Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әлбәттә” – Tatar explanatory dictionary

älbättä
әлбәттә (Cyrillic)
кереш сүз, гарәп теле
Әйтелгән фикернең дөрес булуын катгый рәвештә раслау өчен кулланыла; һичшиксез, шөбһәсез, шиксез. Габделрахман да, Абдулла да болар турында белмиләр иде, әлбәттә. Җ.Рәхимов. Әлбәттә, һичберсеннән үзе теләгән җавапны таба алмады. Г.Гобәй. Аермачык: эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Ә.Фәйзи. Әллә шулай түгелме? Шулай, әлбәттә. З.Фәтхетдинов

2) Инде кисәкчәсе белән килгәндә, бәяләү объектына карата сөйләүченең фикере дөрес һәм бәхәссез булуын көчәйтеп белдерә. Һәм, әлбәттә инде, бу хәбәр атасы Йосыф бәккә дә барып ирешә. М.Хәбибуллин. Трамвай, автобус көтеп, әлбәттә инде, соңга калдым. М.Мәһдиев

3) Сөйләүченең фикерен раслау өчен җавап биргәндә кулланыла; әйе, сүз дә юк. – Әлбәттә, – диде ерак юл килүдән тәмам талчыккан майор. Җ.Рәхимов.

Әлбәттә, тәмәке, – диде Габделвәли.

Ә.Фәйзи
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әлбәттә” in Tatar language – Әйтелгән фикернең дөрес булуын катгый рә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әлбәттә"?
Ask a question if something is not clear about the word "әлбәттә".