◊ Ала да түгел, кола да түгел Бер генә ягы белән дә аерылып тормаган, төсмерен атап булмаган әйбер. Ала да ярамый, кола да ярамый Көйсез, вакчыл кешегә карата әйтелә. Ала кар Язын җир өстендә, эреп бетмичә, урын-урын калган карлар. Ала каргадай алдан кычкыру Булмаган эшне
«була» дип яки «булды» дип, алдан мактанырга ярату. Син дә, Бикмулла абзый, ала каргадай, алдан алай кычкырмаска кирәк иде. Г.Бәширов. Ала каргадан хәбәр көтеп яту Китәсе булса да, юк сылтауны бар итеп, барасы
җиренә китмичә йөрү. Ала кош 1) Ала карга яки саескан кебек, сайрый белми торган ала кошлар; 2) Затсыз кеше. Ала кошларга бакмачы, газизем, булма такмакчы, матур гөлләргә бул былбыл, нәзакәт багына сакчы. Дәрдемәнд. Ала күз Кемгә яки нәрсәгә дә булса күзен ямьсез алартып карап торучы, яман күзле. Карамасана ул кош баласына ала күз белән, күзең сукыраер. Г.Әпсәләмов. Ала күңел 1) Тыштан ягымлы күренеп, эчтән явыз кара ниятле, үч саклаучы кеше. Аларның ала күңел билатил айтып илгар кылганы. Туктамыш хан ярлыгы. 2) Үз фикере булмаган, еш үзгәреп торучан кешегә карата әйтелә
message-reply
-с. Ак һəм кара яки ачык һəм тонык төслəрдəн торган. Чуар. Күк, ак, кызыл һ. б. төслəр аралаштырылып ялганып ясалган, тегелгəн. АЛА БАЛЫК -КЕРКƏ -Сөлəйман балыгы семь. тау елгаларында, күллəрдə үрчи торган, кызыл һəм кара тимгелле балык; рус. Форель. АЛА КАРГА -Козгыннар семь. аралаш кара һəм соры йонлы кош. АЛА МИЛƏҮШƏ -Милəүшəнең бер төре; бакчада үсə, һəрбер чəчəге өч төстəн тора. АЛА КАР -Язын кырларның ачыла башлаган, җирнең алаланган вакыты. АЛА КАРДАН -Иртə яздан. АЛА КҮЗ -Акай күз
Meaning of “ала” in Tatar language – 1. 1) Ак белән башка төс аралашкан. Бера...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ала"?
Ask a question if something is not clear about the word "ала".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!
arrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.