Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әкият” – Tatar explanatory dictionary

äkiyät
әкият (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1. 1) Гадәттә тылсымлы көчләр һәм сихерчеләр катнашында барган могҗизалы, маҗаралы хәлләрне, халыкның көнкүрешенә бәйләнешле хыялый вакыйгаларны сурәтләгән халык авыз иҗаты әсәре. Моны күргәч, кайчандыр укылган әкият искә төшә. М.Галиев

2) Аерым язучы тарафыннан иҗат ителгән шундый эчтәлектәге һәм формадагы әдәби әсәр. Балыкчы һәм Алтын балык турында әкиятне А.С.Пушкин иҗат иткән. Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» һ.б. әкиятләрен балалар яратып укый

3) Искиткеч, шаккатарлык, хәйран калырлык, гаҗәеп, гадәти булмаган нәрсә, хыялый чынбарлык. Тик телләрдә генә аның баһадирлыкларын әкият итеп сөйләргә калды. Г.Ибраһимов. Дәниф Мотаваловлар төнлә тугайда учак та ягып җибәрсәләр, дөнья әкияткә әйләнә. М.Мәһдиев. Арыш саламы ябылган «алтын түбәле» өй, бала чакның бөек әкияте булып, хәтер утравына күчкән. М.Галиев

4) сөйләм телендә Уйлап чыгарылган хәл, ялган, юк сүз; уйдырма; чынбарлыкта булмаган нәрсә. Тик миңа ышанмадылар, әкият сөйлисең, әллә ниләр уйлап чыгарасың, диделәр. М.Галиев. Даниял исә, башын дәрвишлеккә салып, аның каршында әкият сөйләп тора, фәлсәфә сата. Б.Камалов. Башкалар, ялгыз нарат янында кара эт күрдек, дигәндә, борчак чәчә болар, әкият сөйлиләр, дип йөри идем моңарчы. Г.Тавлин

5) Үзенчәлекле, башкаларга бер ягы белән дә охшамаган кеше турында әйтелә. [Рәшидә:] Билләһи, картлар йортында бер әкият булдың. А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Ялган, уйлап чыгарылган, дөрес булмаган. [Әмин] Мәгәр көлмәде, ярым чын, ярым әкият сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып, бераз басып торды да, кулын селтәп, алачыгына кереп китте. Җ.Рәхимов

Әкият сату Ялган сүз сөйләү, уйдырма, чынбарлыкта булмаган нәрсә

турында бәян итү. [Тикшерүче:] Мин монда сине әкият сатарга чакырмадым, тагын кабатлыйм, син миңа, бернинди боргаланусыз, үзеңнең совет властена каршы контрреволюцион эшчәнлегең турында сөйлә. Г.Тавлин. Әкият сатма! Антын бозып, никах яңартмый, ире белән тора башлаган хатын керсез буламы? Х.Сафина
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әкият” in Tatar language – 1. 1) Гадәттә тылсымлы көчләр һәм сихерч...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әкият"?
Ask a question if something is not clear about the word "әкият".