Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“акчарлак” – Tatar explanatory dictionary

akçarlak
акчарлак (Cyrillic)
The image of акчарлак
message-reply
исем, зоология
Йөзүче кошлар семьялыгыннан, озын канатлы һәм озын томшыклы, ак яки соры төстәге куе йомшак мамыклы, балыклар белән туклана торган кош; су тавыгы; русчасы:
чайка. Пароход өстендә, зур ак чәчәк яфракчыклары сыман, акчарлаклар өере бөтерелә. М.Галәү. Балыкчылар Арал диңгезенең климатик холкын бик әйбәт өйрәнгәннәр. Акчарлаклар ярдан еракта оча икән – димәк, көннең бу яртысында көчле җил булмаячак. Акчарлаклар яр тирәсендәрәк оча икән – шторм буласын көт тә тор. А.Муранов. Шәрәфи агайның тәҗрибәсе буенча, суның җылылыгына, акчарлакларның хәзердән үк чит буйларда очып йөрүләренә караганда, быел да балык күп булырга чамасы юк түгел. Ш.Камал
message-reply
Йөзүче кошлар семь. озын канатлы һəм озын томшыклы,
ак яки соры төстəге куе йомшак мамыклы, балык белəн туклана
торган кош
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “акчарлак” in Tatar language – Йөзүче кошлар семьялыгыннан, озын канатл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "акчарлак"?
Ask a question if something is not clear about the word "акчарлак".