1) медицина Нәрсә белән дә булса зарарланудан яки авырудан соң, күзнең мөгез катлавында була торган аксыл тап. Абдулның, кызамык авыруыннан, бер күзенә ак төшеп калган. Ф.Хөсни.
«Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» дигән сорауга галимнәребезнең әлегә төгәл җавабы юк. Р.Батулла. Үзе туган өязендә ул [Тукай] солдатка каралырга тиеш була, һәм аны, күзенә ак төшкән сәбәпле, патша хезмәтенә яраксыз, дип табалар. Идел
Хаклык, хакыйкать, дөреслек. Акны яклаган алкыш алыр, караны яклаган каргыш алыр. Мәкаль. Акка кара йокмый. Мәкаль. Бар шундыйлар: күрәләтә,
Акны – ак түгел, диләр, я ишектән йөрмичә, Тәрәзәдән йөриләр. Ә.Фәйзи
message-reply
сыйфат
1) Саф, риясыз, садә. Бердәнбер көнне Рәхмәт, Зәлиләсен озатып, татлы хыялларга чумып кайтып килгәндә, авыл читендә урнашкан умартачы йортында торган Ак бабайның хәлен белеп чыкмакчы була. Г.Гыйльманов. Ак әбиләрнең, дүртенче көн ураза тотып, эсседә, тау сыртында һаман да догада булулары сәбәпле, алар өчен күңелләребез сызлый иде. Ф.Яхин
2) Өлкән яшьтәге туган яки кардәш кешене, исеме белән әйтмичә, кадерләп һәм олылап атап йөртү сүзе. Ак әби. Ак туган. Ак тутай (тәтәй)
message-reply
I. 1. Кар, сөт һəм акбур төсенə якын ачык төс 2. Чиста, керсез. күч. Эчкерсез, саф, гөнаһсыз 3. Чал [ак сакаллы карт] 4. Гражданнар сугышында большевикларга каршы булган [ак офицер] и. АКЛАР - Контрреволюционерлар, акгвардиячелəр, большевизм дошманнары 5. күч. Ягымлы, җылы [ак сүз белəн, ачык йөз белəн] 6. и. АКЛАР - Шашка, шахматның ак яки ачык төстəге фигуралары. АК АЛТЫН -1)Агалтын 2)күч. Су энергиясе 3)күч. Мамык. АК АРАКЫ -Су төсендəге, көчле исерткеч эчемлек. АК БАЛЧЫК -1)Чынаяк ясый торган балчык; Каолин 2)Известь. АК БАШ -Күкебаш, баллы ботка. АК КЕЛƏТ -Җəй көне торыр өчен эшлəнгəн, тəрəзəле келəт. АК КУЛ, АК НƏСЕЛ -Аксөяк. АК МАЙ -Сөт өстен туглап ясала торган май, атланмай. АК МУНЧА -Морҗалы мунча. АК ПАТША - иск. Россиядə Көнчыгыш халыклары телендə: рус патшасы. АК ТАЛ -Песиле тал. АК ТАҢ -Иртə, таңның яктырган вакыты, көн алды. АК ТЕЛƏК -Изге телəк АК ТƏНЛЕ -Ак раса кешелəре, "европалы" мəгън. АК ТӨН -Төньяк поляр түгəрəктə кояш нурлары тəүлек буе югалмый торган көннəрдəге якты төн. АК ЧƏЧƏК -Ромашка. АК ЭШ -Физик энергияне һəм өс пычратуны талəп итми торган чиста эш. АК ЮЛ -Кая да булса киткəндə яки эш башлаганда уңыш телəп əйтелə торган сүз. АК ӨЙ (ЯК, БҮЛМƏ) -Җыештырылып, юылып тотыла торган өй (як, бүлмə, зал), кунак өе (татар авылларында гадəттə кара-каршы ике өйнең берсе шундый булган). II. АК - и. 1. Күзнең нəр. б. б. зарарлануыннан яки авырудан соң мөгез катлавында була торган аксыл тап 2. күч. гади. Ак аракы 3. күч. Сөт һəм сөт продуктлары [сыер булса, балалар акка туяр]
Meaning of “ак” in Tatar language – 1) медицина Нәрсә белән дә булса зарарла...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ак"?
Ask a question if something is not clear about the word "ак".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!
arrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.