Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әдәп” – Tatar explanatory dictionary

ädäp
әдәп (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1) Җәмгыятьтә гомум кабул ителгән әхлак кагыйдәләре; яхшы

гадәтләр. Янгураз, әдәп йөзеннән генә, юлдашын керергә чакырса да, Софи ханым капка төбеннән үк кире борылды. Т.Әйди. Яратыр өчен, бәхетле булып торыр өчен, Нәҗиптә бөтен сыйфатлар бар: акыл, әдәп, тәрбия... Ә.Еники

// Кеше арасында үз-үзеңне әхлак кагыйдәләренә туры китереп тота белү сыйфаты. Алдагы тост – түрдә әдәп белән генә утырган, пенсиягә чыкмыйча җәмгыятьне иза чиктергән бер кафедра мөдире исәнлеге өчен. М.Мәһдиев. Ләкин хатын-кыз кызыксынуы иң гади әдәпне дә оныттыра икән кайчакта. Г.Әпсәләмов

2) Яхшы гадәт, йола. «Агачлыкка илтеп куйдык», – дип тә сөйлиләр. Агачлык – зират, әдәп белән генә, сак кына әйтәләр. М.Мәһдиев

Әдәп йөзеннән Йола һәм әдәп, әхлак кагыйдәләре кушканча. --- ни өчен ул көн-төн бергә эшләгән өлкән иптәшенә яңа өйләнешкән хатынын, әдәп йөзеннән генә булса да, күрсәтергә теләми? Ә.Еники. Әдәп качу Тупаслану, тәрбиясез кешегә әйләнү, кешеләрне үзеңнән биздерә башлау һәм шуңа күнегү. Бу кешенең бөтенләй әдәбе качкан икән.
Әдәпкә килү Әдәплегә әйләнү, тыйнаклану, инсафлану, тәртиплеләнү. Әдәпкә сыймау Гомум кабул ителгән әдәп-әхлак кагыйдәләренә туры килмәү. Университет ректоры Кремлёв әфәнде икеләнә, фән йортына полиция кертү – әдәпкә сыймый, яманатыбыз бөтен Россиягә таралыр, ди. Г.Әпсәләмов.
Әдәпкә утыру кара әдәпкә килү. Шундый вакытларда аңа әдәпкә утырырга кирәк иде. Әдәп киртәсенә сыю Әдәп-тәртип кагыйдәләренә каршы килерлек гамәлләр кылмау; эшләгән эше, кыланмышы, сөйләгән сүзе белән әдәп нормаларыннан чыкмау, шуларга туры килү. Әдәп саклау Үзеңне гомум кабул ителгән әдәп-әхлак нормалары кысасында тота белү, тәртипле булу, этикет саклау. Хатыннар узганда, егетләр дә әдәп саклый беләләр иде. А.Шамов. Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште. М.Мәһдиев. Әнә, кешенеке дип, әдәп сакламыйлар, җае туры килү белән «кармак»ка эләктерәләр! Н.Гыйматдинова
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әдәп” in Tatar language – 1) Җәмгыятьтә гомум кабул ителгән әхлак...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әдәп"?
Ask a question if something is not clear about the word "әдәп".