Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“ә” – Tatar explanatory dictionary

- Ä äbiyen yırak toramı soñ?
message-reply
ä äbise äçen onıgı iñ qaderlese, tormışınnıñ yäme bulgan.
message-reply
теркәгеч
1) Бер-берсенә каршы мәгънәдәге тезмә кушма җөмләләрне яки тиңдәш кисәкләрне бәйләү өчен кулланыла; ләкин, әмма, киресенчә. Юк бездә андый закон, ә менә мине алып ташладылар. Р.Ишморат. Әмма, дүрт-биш көн артыннан, атна узып китте, ә акча килмәде. Ф.Яруллин. Барысы да ошады, ә менә «картлык» дигән сүзләрне күңелем кабул итмәде. Н.Дәүли. Композиторның эчке газаплар эчендә янганы күренеп тора, ә мондый чакларда читтән бирелгән киңәш ярдәмче түгел инде ул. Казан утлары

2) Тезмә кушма җөмләләрдә бер үк вакытта булган вакыйгаларны, эш-хәлләрне каршы куеп чагыштыру өчен кулланыла; шул ук вакытта, шул арада. Син теге кара йөзне сөйләндерәсең, ә мин --- бәрәңге бакчасына чыгам... Я.Зәнкиев. Рафаил – дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече, Ташкентта яши, ә Аван Казанда гомер итә. Н.Гыйматдинова. Сәгъдиев, мавыгып китеп, без әле синең белән ---, дип сөйли башлый, ә тегесе куаклыклар аша мышный-мышный атлавын белә. Казан утлары

3) Тезмә кушма җөмләләрнең берсендә аңлашылган эш-хәлнең икенчесендә логик нәтиҗәсе булмауны һәм көтелгәннең киресе килеп чыгуны белдерә; шулай да, шуңа да карамастан. Нәсимә түти дә Хөснуллага ике туган баласы түгел ич, ә шулай да Хөснулла өчен кайгыра, дисең. Ш.Камал. Гөлгенәне яшен сукмады, ә ул менә урыныннан торалмый ята. Н.Дәүли. Сине артиллериядән дөмбәслиләр, ә син исән. Г.Бәширов

4) Тезмә кушма җөмләләрдә эзлекле күренешләр тасвирланганда, җөмләләрне яки җөмлә кисәкләрен каршы куеп бәйләү өчен кулланыла. Төлке, үрдәк ите ашыйм, дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа, кайткач, аның кирәген

биргән. А.Алиш. Ул үзенең рюмкасын ялт итеп бушатып куйды, ә Соняныкын кулы белән күтәрә-күтәрә эчертеп бетерде. Ф.Садриев. Кешеләр әнә еллар буе бил бөгә, баш күтәрми эшли, сберкнижкасына акча җыюын белә, ә бераз акча туплагач, ял ала да иң кыргый җирләргә китеп бара. Казан утлары

5) Сорау куелып, сөйләмне, фикерне икенче бер темага борып җибәрү, юнәлтү өчен кулланыла. Без күп вакыт шигырьнең үзе турында сүз йөртәбез. Ә шигырьне тудырган кеше, шәхес үзе? С.Хәким. Сезнең, ичмасам, хозяйствогыз бар... Ә бездә нәрсә? Ш.Камал. Туктале, ә синең мәктәбең? Ф.Садриев
message-reply
кисәкчә
1) Кемнең дә булса игътибарын җәлеп итү өчен, кабат мөрәҗәгать итеп эндәшкәндә кулланыла. Ә бит, дөрестән дә, мин сине кыйнаштыргалый идем, кызый, ә? Һ.Такташ

2) Сөйләм башында сөйләмнең кереше, сүз җилеме буларак кулланыла. Ә Тәслимәнең күңеленнән куаныч ташый иде. М.Маликова. Ә үрмәкүч бу хәлдән нык файдаланды. А.Алиш. Ә Шәйхи карт, бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. М.Мәһдиев

3) Сорау һәм өндәү җөмләләр башында килеп, тәэсирлелекне тагын да көчәйтү, куәтләү, шул фикерне раслау өчен кулланыла. Ә бит ул – батыр хатын икән! М.Маликова. Ә нинди матур! Д.Аппакова. Ә чибәрлеге, байлыгы! Ю.Әминов

4) Ишетми калган сүзне яки җөмләне кабатлап сораганда, сорау сүз буларак кулланыла. – Галя, дим бит, ничә мәртәбә әйтергә була! – Ә?! Р.Кәрами.

Сиңайтәм, тордыңмы? – Ә? Нәрсә?

Н.Фәттах

5) Җавап раслау таләп иткән сорау җөмләләрдә сорауны көчәйтү өчен кулланыла. Миңа ачуланмыйсыз бит, ә? М.Гафури. Шулай да, Борисов, кайтып

килсәң ничек булыр икән, ә? Г.Бәширов. Аларның да кыйбла бар диген, ә? М.Мәһдиев

6) Сорау яки өндәү җөмләләрдә килеп, үтә гаҗәпләнүне, соклануны яки ачу килүне тагын да көчәйтү өчен кулланыла. Шундый чибәр кыз да ир кешегә кул күтәрер икән, ә?! А.Хәлим. Мине хәзер Гөлнар җаный күрсә иде, абый, ә? Ә.Айдар. Әле син Шүрәледән дә курыкмыйсың, ә? Д.Аппакова

7) Сузып әйткәндә, шулаймыни, шулай булмый ни, шулай була ул, мәгънәләрендә раслауны көчәйтү өчен кулланыла. Ә-ә-ә, халыкны кыйнаганда яхшы идеме? Г.Коләхмәтов. Ә-ә-ә, курыктыңмы, курыктыңмы, ата күркә куркытты! М.Фәйзи

8) Кемгә дә булса эндәшкәндә, аның тизрәк җавап бирүен таләп итә. Кирьян, ә, Кирьян!.. Ни булды сиңа? Р.Ишморат
message-reply
ымлык
1) Нәрсәне дә булса искә төшергәндә, аптыраганда әйтелә. Ә, кара әле кем, Хафиз, сәгать ничә булган? Г.Камал. Ә-ә, әйе шул. Грипп чоры бит. Ф.Яруллин. – Ә, кстати, мин бит оныттым, Ирек Хәйриевич, китабыңны алып кер әле, – диде Арсланов. Ф.Садриев. – Ә-ә, аны әйтәсең икән! –

диде Фаиз. Х.Сарьян

2) Нәрсәгә дә булса төшенүне, нәрсәне дә булса аңлауны белдерә; алай икән. Комбат, мине акылга утыртмакчы буласыңмы? Ә-ә, аңладым мин сине! Х.Камалов. – Шамилләр анда бит. – Ә-ә, – диде председатель. Х.Сарьян. Ә-ә-ә... Алай икән. А.Хәлим.

Ә-ә-ә, сез журналистлармыни? – дип сорады кыз... Казан утлары

3) Кем белән дә булса очрашкач, аны таныганлыкны белдерә. Ә, син бит әле бу! А.Гыйләҗев. Ә, Сәхәп, син икәнсең. Ә.Фәйзи. Ә! Бу – Кушлавыч, ә тавыш – Бәдри абзыйныкы!... Ә.Фәйзи. Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан куна-

гы! Ә.Фәйзи

4) Кемне яки нәрсәне дә булса күргәч туган шатлык, куану хисләрен белдерә. – Ә-ә, Фира Касыймовна, шулаймы? Х.Камалов

5) Шаккату, гаҗәпләнү, соклану, канәгатьлек, хуплау, мактану һ.б.ш. хисләрне белдерә. Нинди кеше булгансыз бит, ай-яй?! Тегермәнче малае дип кем әйтер, ә? Х.Камалов

6) Үтенүне, теләкне белдерә. Ничек булган, барча нечкәлекләренә кадәр искә төшереп, безгә язып бирсәңче, ә? Х.Камалов

7) Санга сукмау, ис китмәү, нәфрәтләнү, җирәнү һ.б.ш. хисләрне белдерә. – Ә-ә, пустяк! – диде Алексей һәм тагы кулын селтәде. Х.Камалов

8) Ачынуны, ризасызлыкны, куркытуны һ.б.ш. хисләрне белдерә. – Югары белемле егет, тарих укытучысы. Яшь коммунист, комсомол райкомы члены, ә? Хәзергә тикле шуны укымадыңмы әле? – ди. Б.Камалов. – Чын-чын! Эш башын хатыннар кулына бирсәләр, бернинди сугыш булмас иде. – Ә? Юк, барыбер булыр иде. Х.Камалов. Елап беткәнсең, Роза. Бу ниткән эшең, ә? Б.Камалов

9) Кемне дә булса мыскыл итеп, аннан көлеп, аны кимсетеп, үртәп, ирония белән көлеп әйтүне белдерә. «Ә-ә! Бирештең, бирештең!» – дип ирештерсәләр, еламый калу бик кыен иде... Н.Измайлова. – Ә, Сафина... – диде ул Гөлшаһидәгә, мыскыллы тавыш белән. Г.Әпсәләмов

«Ә» дә димәү, «җә» дә димәү Сөйләүченең фикеренә карата бер сүз әйтмәү, эндәшмәү; үз мөнәсәбәтен белгертмәү. Шәвәлиев «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, башын игән хәлдә кызарып утыра бирде. Ф.Садриев.
«Ә» дигәнче Бик тиз арада. – Кулыңны авырттырып куйма, белмәгән эшкә тотынма! – дип әйтүләренә карамастан, түшәк зурлыгындагы печәнне «ә» дигәнче күтәреп, югары ыргытты. М.Гафури
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “ә” in Tatar language – 1) Бер-берсенә каршы мәгънәдәге тезмә ку...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ә"?
Ask a question if something is not clear about the word "ә".