Tatararrow-right-bold-outlineSalar Learn Tatar

“көлү” on Tatar-Salar dictionary

kölü
көлү (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
фигыль
1. 1) Шатлану, канәгать ләнү һ.б. нәтиҗәсендә өзек өзек
кыска авазлар чыгару. Арадан берсе кызык сүз әйтсә, калганнары
көтүләре белән бергә кушылып көләләр.
М.Әмир. Камай шундук
көлүдән туктады, гәрчә тавышы чыкмаса да, Сәлим хан моны
тегенең җитдиләнеп киткәнен чыраеннан чамалады.
М.Хәбибуллин

2) Кешене мәсхәрәләү, мыскыллау. Николай Максимовичның үртәп
көлүләрен ишетә башлагач, ул [Ханзафаров] шаккатты,
кызарынды, бүртенде,
--- өлкә комитетына шалтыратам, жалу бирәм, дип чәпчеде.

Г.Әпсәләмов. Ташла шул кешедән көлүеңне. Р.Вәлиев. Тик бу –
Хисмәтулланың эчкерсез мәхәббәтеннән оятсыз рәвештә көлү бу-
лачак лабаса!
Ә. Моталлапов
3) Кире мөнәсәбәт күрсәтү, түбән сетеп карау, тәнкыйть итү. Үзләре
[әти, әни] бит алар – гомер буе искелектән көлеп, шуны хурлап
килгән кешеләр...
Ә.Еники
4) күчерелмә мәгънәдә Шатлык, күңеллелек белдерү; канәгатьләнү белдерү (күзләр,
йөз тур.). Авызы көлә, күзләре көлә, борын астындагы бармак бите
кадәр мыегына хәтле көлә.
Б.Камалов. Аның [Әминәнең] йомшак
иреннәрен, көлеп торган күзләрен күргәч, күпмедер вакытка авыр
уйлардан һәм әнисенең түзеп булмаслык карашыннан котылдым.

Р.Вәлиев
5) күчерелмә мәгънәдә Яктырту, нур сибү; мөлаем, елмаюлы булып күренү (кояш һ.б.
тур.). Шүрләп кенә эчкә кергән идек, – Каршылады көлеп каеннар ---.
Р.Рахмани
2. и. мәгъ. Шатлану, канәгатьләнү хисләре тәэсирендә барлыкка
килгән өзек өзек авазлар. Бүген бит һәр өйдә диярлек мәҗлес,
шатлык, җыр, көлү, бию.
Г.Әпсәләмов. Гаҗәп иде бу көлү, нәрсәгә
охшатырга да белмим мин аны...
Ә.Еники. Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Р.Миңнуллин
Көлеп карау Санга сукмау; тү бәнсетү, кимсетү. Әнә синең
хатынга элек бездә көлеп кенә карыйлар иде.
Р.Вәлиев. Көлеп тору
Бик матур булып, игътибарны җәлеп итеп, ялт итеп тору.
--- Анда үрнәкле тәртип, көлеп торган чисталык булсын... Ә.Еники.
Көлеп эч кату Тыела алмыйча, бик каты көлү. Кызык сүзләреннән
көлеп эчебез ката иде.
Г.Мөхәммәтшин. Көлсәң көл, еласаң ела
«Кызык та, кызганыч та» дигән мәгънәдә
Көлә башлау Көләргә тотыну. Эт белән песинең җир сукаларга
җигелгәнен күреп торган тау карап-карап тор-
ган да түзмәгән, шаркылдап көлә башлаган.
Әкият. Аның койрыксыз
Кораң-


гышын күрүгә, мәйдан халкы шырыкшырык көлә башлады. Р.Батулла
Көлә бирү Бернигә карамый көлүен дәвам итү
Көлә тору Башка эш хәл барышында яки алдан көлү. --- шул ук
халыкның акыллырак өлеше күк күкрәтеп дигәндәй көлә торды.

Ф.Баттал
Көлә төшү Бераз көлгән кебек итү. Зыя, көлә төшеп, үз тарафыннан
протест ясады: – Егетләр, күпме эчкәнсездер, ансын белмим;
ләкин гөнаһка мине катыштырмаңыз ---.
Г.Ибраһимов Көлеп алу Аз
гына көлү. – Юнганың кем икәнен беләсездер? Ул бит – яшь матрос
дигән сүз. – Келтерәп кенә көлеп алды [Дина Павловна].
Г.Ахунов.
Гөлмәрфуга түти кеткелдәп көлеп алды. А.Хәлим. Гөлфия
хихылдап көлеп алды да сүзен дәвам итте.
Ф.Яруллин Көлеп җибәрү
Кинәттән көлә башлау. --- Данифка бу кызык тоелды, ул ачылып
китте, көлеп җибәрде.
М.Ма ликова. Бу юлы инде Мәхмүткә кушы-
лып мин дә көлеп җибәрдем...
М.Әмир.
Казый Нисбахны байгышка охшатты да көлеп җибәрде.
М.Хәбибуллин
Көлеп кую Сирәк сирәк яки бер тапкыр көлү. Менә хәзер дә ул
[абзыкай] җырын әнә шулай әллә кайларгача җәелеп китәрлек итеп
сузып бетерде дә, үзе дә шуңардан әсәрләнеп булса кирәк,
кәефләнеп бер көлеп куйды.
Ә.Еники. Тимерхан абзый – алтмыш биш
яшьлек өлкән кеше – кеткелдәп кенә көлеп куя.
Г.Ахунов. Үзләре
[Чәчкә белән Миләүшә], ниндидер сер биргәндәй, каш астыннан
гына көлеп куялар.
Ф.Яруллин
Көлеп тору Сөйләү моментында көлү; һәрвакыт, еш көлү,
бертуктаусыз көлү. Пётр Петрович инде җиденче унны тутырса да,
һаман көлеп кенә тора.
М.Әмир. Зөһрә исә: «Менә мондарак, менә
тегендәрәк китте бугай», – дип, җизнәсен тинтерәтүдән кызык
табып, эчтән генә көлеп торды.
Ф.Яруллин. Көлеп тора, үзе дәшми
[әтиең].
Ә.Галиев
Көлеп утыру Көлгән хәлдә булу; башкаларның фикерләрен
җитдигә санамыйча яисә ышанмыйча кабул итү, күпмедер дәрәҗәдә
кире мөнәсәбәттә

булу. [Нәзирә:] – Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Һәнүс абый, ә
син миннән көлеп утырасың, – диде ул һәм иңбашларын
калтыратып елап җибәрде.
Ф.Шәфигуллин. Беләм, мыек астыннан
гына көлеп утырасыз инде сез.
М.Әмир
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
глагол; неперех.
1. смеяться, засмеяться, рассмеяться, посмеяться || смех;
kölälär, uynıylarсмеются, веселятся
siña kölärgä genä bulsınтебе лишь бы посмеяться; ты всё смешком да шуточкой
kıçkırıp köläгромко смеётся, заливается смехом
küzdän yäşlär çıkkançı kölüсмеяться до слёз
yıgıla-yıgıla kölüпокатываться со смеху; помирать со смеху
kölä-kölä eç katuзахлёбываться от смеха; умирать со смеху
tuygançı kölüсмеяться вдоволь, насмеяться
kıtkıldap kölüзаливаться раскатистым смехом
ketkeldäp kölü — а) хихикать; б) хихиканье;
kölä başlauзасмеяться, захохотать;
kölep yörü — а) ходить посмеиваясь; б) относиться наплевательски;
köläse kilüзахотеть посмеяться;
köläsene kiterüвызывать смех, смешить;
kölep kuyu(odnokratnıy vid glagola) усмехнуться, улыбнуться;
hahıldap kölü — а) хохотать; б) хохот
şarkıldap kölü — а) хохотать; б) хохот;
hihıldap kölü — а) хихикать; б) хихиканье;
kölärseñ dä, yılarsıñ daи смех и горе; и смех и слёзы; и смех, и грех
kölüdän tıyıluудержаться от смеха;
kölep cibärüзасмеяться, рассмеяться (вдруг);
2. глумиться (над кем-л.); смеяться, посмеиваться, насмеяться, усмехаться, подтрунивать, трунить, потешаться (над кем-чем-л.), насмехаться, издеваться, надсмеяться (прост.; над кем, чем-л.) || насмешка, усмешка, подтрунивание, глумление, издевательство
ber-bersennän kölüподтрунивать друг над другом
astırtın kölüсмеяться исподтишка (в кулак), подсмеиваться
küzenä karap kölüсмеяться в лицо; открыто насмехаться (подтрунивать, издеваться, потешаться)
üzemnän kölärgä yul kuymam!не позволю издеваться над собой!
mıskıllap kölüехидная усмешка
açı kölüзлая насмешка
kölmä keşedän, avızıñ öşegän(посл.) ≈≈ не смейся горох, не лучше бобов
kölmä keşedän, üzeñnän kölärlär(посл.) не смейся чужой беде, своя на гряде (чреде)
kölep alu(однократный вид глагола) а) посмеяться немного; б) потешаться некоторое время (над кем-л.);
keşedän kölüнасмехаться над кем-либо;
keşedän kölärgä yaratuçanнасмешник
kölep surätläüрасписать в комических красках
kölep söyläüрассказать в комических красках;
kölep ütkärüпревратить в смех, посмеяться и только (напр. в ответ на злые шутки).
3. (в знач. нареч. kölep)
а) смешливо, шутливо
kölep äytteсказал смешливо
б) насмешливо, с насмешкой, с усмешкой, с ухмылкой
yaratmıyça, kölep söyläüговорить недружелюбно; говорить с насмешкой
kölep karap kuyuвзглянуть с усмешкой
4. высмеивать/высмеять, просмеивать/просмеять, засмеивать/засмеять, осмеивать/осмеять (подвергать злой насмешке; кого, что-л.) || высмеивание, осмеяние, критиковать
kimçeleklärdän kölüвысмеивать недостатки
eşleksez byurokratlardan kölüосмеять бюрократов-бездельников
5. (перен.) улыбаться (о глазах, лице), сиять, излучать свет (о солнце)
küzläre köläглаза сияют
küktä yazgı koyaş köläна небе сияет весеннее солнце

kölep karauотноситься несерьёзно (наплевательски)
kölep toruблестеть, блистать, сверкать (красотой, чистотой и т. п.)
1. смеяться, засмеяться, рассмеяться, посмеяться || смех;
көләләр, уйныйларсмеются, веселятся
сиңа көләргә генә булсынтебе лишь бы посмеяться; ты всё смешком да шуточкой
кычкырып көләгромко смеётся, заливается смехом
күздән яшьләр чыкканчы көлүсмеяться до слёз
егыла-егыла көлүпокатываться со смеху; помирать со смеху
көлә-көлә эч катузахлёбываться от смеха; умирать со смеху
туйганчы көлүсмеяться вдоволь, насмеяться
кыткылдап көлүзаливаться раскатистым смехом
кеткелдәп көлү — а) хихикать; б) хихиканье;
көлә башлаузасмеяться, захохотать;
көлеп йөрү — а) ходить посмеиваясь; б) относиться наплевательски;
көләсе килүзахотеть посмеяться;
көләсене китерүвызывать смех, смешить;
көлеп кую(однократный вид глагола) усмехнуться, улыбнуться;
хахылдап көлү — а) хохотать; б) хохот
шаркылдап көлү — а) хохотать; б) хохот;
хихылдап көлү — а) хихикать; б) хихиканье;
көләрсең дә, еларсың даи смех и горе; и смех и слёзы; и смех, и грех
көлүдән тыелуудержаться от смеха;
көлеп җибәрүзасмеяться, рассмеяться (вдруг);
2. глумиться (над кем-л.); смеяться, посмеиваться, насмеяться, усмехаться, подтрунивать, трунить, потешаться (над кем-чем-л.), насмехаться, издеваться, надсмеяться (прост.; над кем, чем-л.) || насмешка, усмешка, подтрунивание, глумление, издевательство
бер-берсеннән көлүподтрунивать друг над другом
астыртын көлүсмеяться исподтишка (в кулак), подсмеиваться
күзенә карап көлүсмеяться в лицо; открыто насмехаться (подтрунивать, издеваться, потешаться)
үземнән көләргә юл куймам!не позволю издеваться над собой!
мыскыллап көлүехидная усмешка
ачы көлүзлая насмешка
көлмә кешедән, авызың өшегән(посл.) ≈≈ не смейся горох, не лучше бобов
көлмә кешедән, үзеңнән көләрләр(посл.) не смейся чужой беде, своя на гряде (чреде)
көлеп алу(однократный вид глагола) а) посмеяться немного; б) потешаться некоторое время (над кем-л.);
кешедән көлүнасмехаться над кем-либо;
кешедән көләргә яратучаннасмешник
көлеп сурәтләүрасписать в комических красках
көлеп сөйләүрассказать в комических красках;
көлеп үткәрүпревратить в смех, посмеяться и только (напр. в ответ на злые шутки).
3. (в знач. нареч. көлеп)
а) смешливо, шутливо
көлеп әйттесказал смешливо
б) насмешливо, с насмешкой, с усмешкой, с ухмылкой
яратмыйча, көлеп сөйләүговорить недружелюбно; говорить с насмешкой
көлеп карап куювзглянуть с усмешкой
4. высмеивать/высмеять, просмеивать/просмеять, засмеивать/засмеять, осмеивать/осмеять (подвергать злой насмешке; кого, что-л.) || высмеивание, осмеяние, критиковать
кимчелекләрдән көлүвысмеивать недостатки
эшлексез бюрократлардан көлүосмеять бюрократов-бездельников
5. (перен.) улыбаться (о глазах, лице), сиять, излучать свет (о солнце)
күзләре көләглаза сияют
күктә язгы кояш көләна небе сияет весеннее солнце

көлеп карауотноситься несерьёзно (наплевательски)
көлеп торублестеть, блистать, сверкать (красотой, чистотой и т. п.)
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
lachen; lächeln
message-reply
Meaning of “көлү” in Salar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "көлү"?
Ask a question if something is not clear about the word "көлү".