2.рәв. мәгъ. 1) Ул кадәр, шул дәрәҗәдә. Минем багалмасы төсле кызым алай егетләр белән йөрмәс. Г.Камал. Алай бик күп талкыйсың икән, хәзер без синнән башка җирдән дә урак табарбыз. М.Гафури. Киленнең якты чыраен, үзе өчен чын күңелдән борчылуын күргәч, алай каты бәрелергә теле бармады. Г.Бәширов. Дөрес, Шәриф үзе ул яктан моңарчы бик алай бирешмәде, тезгенне каты тотып килде. Мирас
2) Мөмкин булган ике хәлнең, халәтнең һ.б.ның берсен гәүдәләндереп; тегеләй. Алай уйлады, болай уйлады ---. Ләкин барып сыенырлык ышанычлы бер урынны, бер кешене очрата да, таба да алмады. К.Тинчурин
3.ы. функ. Кем беләндер сөйләшкәннән соң нәрсәнедер хәтерләүне, кинәт булган бер хәлгә гаҗәпләнүне белдерә. [Хәйбүш бабай] Алай икән… Ятимә кыз буласың икән. Авыр шул берүзеңә дөнья көтүләре. Г.Әпсәләмов.
◊ Алаен алай да Берәүнең китергән дәлиле белән килешмичә, аны кире кагуны аңлата. Алаен алай да, бу ягы да бар бит әле аның. Н.Исәнбәт. Алайга калгач (калса) Нәрсәдер эшләргә кирәк булгач, шарты булгач, булмый инде ул, мәгънәсендә. Алайга калгач булмый инде ул, дип, бер якка карап, уң кулын селтәде. М.Гали. Алайга китсә (калса) Киресенчә булса, югыйсә, юкса. Алайга китү (борылу) Эш-хәлнең көтелмәгән юнәлеш алуы турында. Алай гына 1) Бернинди бәла-казасыз, зарарсыз; 2) Бер дә көч куймыйча;
3) Бернинди максатсыз, гадәттәгечә, уйламыйча гына. Алай гына да түгел Шуның өстенә, тагын да, булганына өстәп. Алай гына да түгел, суның җылылыгын көйләп-үзгәртеп торырга
була. А.Вергазов. Татар әдипләре әлеге процесслар эчендә яши, алай гына да түгел, аерым мәсьәләләрдә әйдәп баручы ролен үти. Ә.Закирҗанов. Алай да 1) Алда әйтелгән фикер белән килешеп бетмәүне белдереп, каршы фикер, дәлил китергәндә кулланыла; 2) Әмма, шуңа карамастан. Алай да мин борчылып-дулкынланып йөрдем. М.Маликова. Алай да акылга утырмасаң, җир йөзеннән юкка чыкканыңны көт тә тор! Т.Нәбиуллин. Алай дисәң (дияр идең) Алай дип уйлар булсаң; хәлбуки, ләкин. Алай дисәң, бу малайны, авызына да алмый, дип әйтәләр. М.Мәһдиев.
– Алай дияр идең, нигә алайса Татьяна Николаевнаның үз улын, үз канын якламый... С.Баттал
Meaning of “алай” in Yakut language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "алай"?
Ask a question if something is not clear about the word "алай".
To improve and add new definitions to the Tatar-Yakut dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!
arrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.