I. 1. Хайван сөтеннəн алына торган туклыклы матдə [ак май, сары май, май язу] 2. Хайван тəнендə ит белəн тире арасында яки эчəк тышында була торган ак катлам; шуннан эретелгəн матдə 3. Үсемлек орлыкларыннан сыгып алына һəм суда эреми торган куе сыекча 4. Чыгышлары белəн күбесенчə минералларга бəйлə матдəлəрдəн алына торган сыек, ярым сыек яки куе матдə (ягулык яки техник майлау материаллары буларак кулл.) 5. Тирегə сылап сеңдерү, тəндəге ярага сөртү өчен дарулы һəм майлы матдəлəрдəн торган куе катнашма; рус. Мазь 6. күч. Яхшы, туклыклы, тəмле азык тур. . МАЙ ƏБИ -диал. Əбинең яки бабайның əнисе. II. МАЙ -Календарь елның бишенче ае; иск. Черешмə ае. МАЙ ЧАБУ - Башлыча керəшен татарларының, шулай ук рус, чуаш, мари, удмуртларның яхшы атлар җигеп сəйранга чыгу белəн характерлы булган язгы бəйрəмнəре; рус. Масленица
message-reply
Tatararrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.