Tatararrow-right-bold-outlineArakanese Learn Tatar

“иң” on Tatar-Arakanese dictionary

иң (Cyrillic)
ä äbise äçen onıgı qaderlese, tormışınnıñ yäme bulgan.
message-reply
Häyläkär Büreneñ kıska yuldan böten köçenä
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
I сущ.
1) ширина (листа, холста, ленты, реки, комнаты и т. п.)
иңе бер метр ярымлык тукыма — ткань шириной в полтора метра
2) поперечник, размер в ширину, диаметр (бревна, бруса, бочки)
бер иң киңлегендәге җәймә — простыня шириной в одно полотнище
дүрт иңнән торган җилкән — парус в четыре полотнища
3)
а) иногда в ф. мн. ч. иңнәре плечо
иңнәрен җыерды — пожал плечами
иңнән кагу — похлопать кого-л. по плечу
иңенә күтәрде — взвалил на плечи;
б) межплечье

- иңе арту
••
иңгә иң торып — вместе, совместно
иңе буе бер — поперёк себя толще, в дверь не проходит
иңен иңләү — обходить, исходить (исколесить) вдоль и поперёк
иңеннән буена — вдоль и поперёк
иңеннән буена айкау — пройтись вдоль и поперёк
иңнән иңгә — от края до края
иңнән тау төшү — как гора с плеч (свалилась)
иңнән төшү — свалиться с плеч
иңнәргә күтәрү — взваливать (класть, положить) на плечи, обременять чем-л. (обычно работой, заботами, делами)
иңне иңгә куеп (терәп) — плечо в плечо; плечом к плечу
II
1) частица усил. служит для образования превосходной степени наречий и прилагательных: самый, наи-
иң кирәкле — самый нужный, кровный
иң кечкенә — самый маленький; малейший
иң әүвәлге — самый первый; первейший
иң озын көн — самый длинный день
2) ф. повтора - иң-иң самый-самый
иң-иңнәр арасында — среди самых-самых (лучших)

- иң баштан
- иң беренчеләр
- иң зур
- иң зур уртак бүлүче
- иң кечкенә уртак кабатлы
••
иң аз дигәндә — см. иң азында
иң азы (яки киме) — см. иң азында
иң башлап — самым первым делом
иң күбе(ндә) — максимум; самое большее; не более чего-л., много-много, от силы
иң элек (әүвәл) — прежде всего, первым делом
иң яхшысы — в знач. вводн. сл. лучше всего
- иң азында
- иң кимендә
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
кис.; и. 1. most; Иң яхшы - the best; и. 2. breadth, width; Иңе тар - width is narrow; кис. 3. shoulder; Бу егетнең иңе киң - this is boy with wide shoulders
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1) Нәрсәнеңдер бер чи теннән икенче читенә кадәр булган ара; киңлек.
Рушад иңе бер генә метр булган тыкрыктан килә. М.Мәһдиев. Анда урын да
иркен. Каралты-кураларың белән теләсәң – буйга, теләсәң иңгә таба җәел.

Н.Гыйматдинова
2) Әйбернең киңлеге, аркылы үл чәме. Бар да искечә. Капкалар чүгеп,
ишегалды бераз тарайган сыман, --- алмагачлар иңгә киңәйгән, миләшләр
буйга күтәрелгән.
К.Кәримов. Иңен җөйләргә инә сапласам да, буен җөйләргә
инә сапласам да, шатлык-куанычлар теләп, үзем генә башкарыймсана.

Н.Гыйматдинова. Нәкъ ишек турында, түрдә көмешкә алтын белән йөгертеп
эшләнгән зур өстәл тора, кеше гәүдәсе биеклегендә, иңе өч терсәк булыр.

Мәдәни җомга
3) Арканың калак сөякләре туры сындагы киңәеп киткән өлеше; иң баш, ике
кулбаш арасы. Арслан тирән уйга бирелгән атлы булып, чалбарын киде,
күлмәген иңенә салды...
Р.Мөхәм мәдиев. Капкадан кызның ата-анасы чыкты,
сулкылдаудан иңнәре калтыраган кызны җитәкләп, ишегалдына таба
әйдәделәр.
М.Хәбибуллин.
--- төсле утлар балкышында дәртле музыкага иң уйнатып биегән ярым
шәрә кызлары белән кафелар рәте артта кала.
М.Галиев
4) күчерелмә мәгънәдә Өс; буй; җилкә. Ил язмышы ир иңендә. Әйтем. Кулың белән
эшләгәнне иңең белән күтәр.
Әйтем.
– Тссс! – диде Шәвәлиев, имән бармагын тырпайтып. – Әнә кара Әминәгә,
Нуриевка, Гомәровка, миңа... Һәрберебезнең иңенә мең төрле вазифа йөк-
ләнгән.
Ф.Садриев

Иң бирү Бер башы яки бер очы белән бер берсенә янәшә, берсе икен чесенә
терәлеп урнашкан булу. Колхоз идарәсе йортына иң биреп торган ашханә
янына берничә машина килеп туктады.
Ялкын. Иңгә басу кара иңгә төшү.
Монда һәр өй, һәр тыкрык, һәр капка сиздермичә дә үз тарихы белән синең
хәтереңә кагыла. Әллә соң шул хәтер иңнәргә басамы?
М.Галиев. Урамга
чыккач, саф һава җанга җиңеллек өрде, иңгә баскан мәшәкатьләрдән
тугарылгандай иркенәеп кителде.
Н.Хәсәнов. Иңгә берегү Кемнең яки нәрсәнең
дә булса башка берәүләр исәбенә ашавы, яшәве. Ул бала хәзер Халитовлар
иңенә гомерлеккә береккән инде.
Б.Камалов. Иңгә салу кара иңнәргә күтәрү.
Хәзер, ярты мең ел узгач, гаеплеләрне эзләү, җаваплылык йөген теге яки бу
халык иңенә салу ахмаклык булыр иде.
Р.Мостафин. Иңгә терәлеп кара иңгә-иң (1
мәгъ.
). – Яшь чагында бик фырт булгансыңдыр, иеме?
– Иңемә терәлеп үк утырган баягы кортка күңел кылларын тарткалый.

Р.Мулланурова. Иңгә (ишелеп) төшү
1) кара иңнәргә күтәрү. Йортны тоту унҗиде яшен тутырып кына узган
Илһамия иңнәренә төште.
Б.Камалов. Хатынының йөрәк өянәге соңгы елда
ешаеп китүгә йорт башының гомумән кәефе кырыла. Чөнки өйдәге бөтен эш үз
иңенә төшә.
Б.Камалов; 2) Кай гы хәсрәт, борчу хафа, бәхет шатлык килү. Кинәт
кенә иңенә ишелеп төшкән тау хәтле кайгысыннан нишләргә белмичә, Мәрзия
әби тәмам катып калды.
Ә.Сафиуллин. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу
бәхеттән Гөлнисаның аңына зыян-зарат килмәсә генә ярар иде.
М.Хәсәнов.
Иңен иңләү Берәр җирне аркылыга үтү. Хәйрулла абзый, киң Россиянең буен
буйлап, иңен иңләгәннән соң, 1925 еллар тирәсендә
--- шушы шәһәрчеккә тукталган иде.
Г.Әпсәләмов. Иңеннән алу Кешенең
иңбашына кул салу, иңбашыннан ко чаклау. Елап утырганда, Тәскирәнең
иңеннән ала.
Г.Зәйнашева. Иңеннән буена Берәр әйбернең бөтен өслеген
кертеп (карау, томалау, йөрү һ.б. турын да). Җамали [үтүк белән] --- киемнәр-

нең иңеннән буена тагын бер йөреп чыга. Г.Ибраһимов. Иңеннән буена
айкау
1) Бер җирен дә калдырмыйча йөреп чыгу; 2) Берәр нәрсәне барлык
ваклыкларына кадәр җентекләп, яхшы лап, җиренә җиткереп тикшерү. Каенана
белән килен арасындагы бу талашлар һәр икесенең үткән тормышларын
иңеннән буена айкап чыгалар.
Г.Ибраһимов. Иңнән иңгә 1) Бер кы рыйдан
икенче кырыйга кадәр; бөтен киңлегенә. Урамны иңнән иңгә тутырып килүче
тыгыз колонналарның алгы сафында тынлы оркестр булган икән.
К.Нәҗми; 2) Бер
яктан икенче якка һәм кирегә (йөреп, йөзеп чыгу турында). Кандыр иңен йөзеп
буйлаганда, Уртасына басып тын алдым, Иңнән иңгә сине айкаганда, Синең
өчен, Кандыр, оялдым.
К.Тинчурин. Иңнән тау ташлану Бик авыр, җаваплы,
зур эштән арыну. Иңнән таш төшү кара иңнән тау ташлану. Егетләрне
сыйладым, иңемнән таш төште.
Б.Камалов. Тикшерүченең соңгы сүзләренә
Рузия ышанып бетмәгән кебек калды. Аның иңеннән тау төшкәндәй булды.
С.Зыя
лы. Аларның йөзенә күз салуга, Виленның иңеннән тау төшкәндәй булды: ул
Заһидәнең исән икәнлеген аңлап алды.
М.Маликова. Иңнәргә канат үсү Рух
күтәрелү, дәртләнү. Мансур Ибраһимович --- Гөлкәйгә кайчакта
«Бик яхшы! Молодец!» дип куйгалады. Мондый көннәрне Гөлкәйнең үзүзе
белән горурланудан күңеле тула, иңнәренә канатлар үскәндәй була.

Х.Ширмәт. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген ис-
кәртеп, Микәйнең оеп барган канына кайнар учак якты. --- Иңнәренә тагы
канат үсте.
Р.Мөхәммәдиев. Иңнәргә күтәрү Авыр, мәшәкатьле, күп көч
сорый торган эшләрне үз өстенә алу. Берәү дә --- сугыш вакыты кырыс-
лыгы белән күреләсе чараны үз иңенә күтәрергә теләмәгән.
Б.Камалов.
--- тормыш авырлыгын әле ныгып җитмәгән иңнәренә күтәргән яшь ге-
ройларын тасвирлаганда, язучы әлеге бурычны шактый уңышлы хәл иткән
---.
В.Нуруллин. Иңнәре белән күтәрү кара иңнәргә күтәрү. Әти тагын

өстәлгә сукты. – Юк, беркая җибәрмибез. Әгәр ирең гаепле икән, үз гаебен
иңнәре белән күтәрсен.
Ф.Яруллин. Иңнәрне җыеру кара иңбашларын җыеру.
Мин иңнәремне җыердым. Әйлешәйле торуымны чамалаган артистка апа
мине район клубына, театр директоры Исхак Дасаев янына җитәкләп
китте.
Б.Камалов. – Ә мин һич аңлый алмыйм, – диде Флора, йомры иңнәрен
җыерып, – нигә дип аларның үзләренә түгел, ирләренә таяк төшә?

З.Фәтхетдинов. Иңнәрне сикертү кара иңбашларын сикертү. Кыерсыты-
лучының берәрсе минем өстән шикаять кылса: «Нишләмәк кирәк, Чалы
кошыннан бүтәнне көтеп тә булмый инде аңардан», – дигән сымак, иң-
нәремне сикертеп кенә куя торган идем.
Р. Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә куеп кара
иңгә-иң (1 мәгъ.). Сугыш гарасаты дөньяларын әйләндереп ташламаса, шулай
ипле-тыныч кына, кара гүргәчә бергә, иңне иңгә куеп, матур яшәрләр иде ---.

Р.Мулланурова. Бакчада иңне иңгә куеп пар-пар йөргән чакларында,
дусларымның ни турында пышылдашуларын мин әллә каян белеп торам.
Р.
Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә терәп кара иңгә-иң (1 мәгъ.). Ары таба егет белән кыз,
иңне иңгә терәп, кулларындагы сәнәкләрен алга сузып, үзләрен төрле
көтелмәгән хәлләргә әзер тотып атладылар.
Р.Фәизов. – Шулай итәрбез,
Зәкия, барысы да син дигәнчә булыр, – дип килешә әти. Шунда алар, иңне иңгә
терәп, бүрәнә өстендә янәшә утыралар, бер-берсенә карап елмаялар.
Р.Фәи
зов. Иң салыну Төшенкелеккә бирелү. Кем әйтмешли, ярык тагарак янында
калгач, минем иңнәрем салынды, эштән күңел бизде...
Р.Мирхәйдәров
message-reply
Meaning of “иң” in Arakanese language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "иң"?
Ask a question if something is not clear about the word "иң".