Tatararrow-right-bold-outlineKazakh Learn Tatar

“ерту” on Tatar-Kazakh dictionary

yırtu
ерту (Cyrillic)
184676 most common word
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
фигыль
1) Кәгазь, тукыма һ.б. нечкә тоташ әйберне кисәккә аеру, кисәкләргә
бүлгәләү. Иртәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп,
алардан үчен алган кебек, ваклап вак лап ертып ыргытты.
Г.Исхакый. Без
некеләр дүрт кырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулын да,
чыннан да, икмәк иде.
Ә.Еники. Су басымы колак пәрдәсен ерту белән генә
чикләнми, буыннарны катыра, бәвел куыгын эштән чыгара.
М.Юныс
2) Җир сөрү. [Истән чыкмый] Абый белән бергәләшеп кара җирне Сука бе лән
ертып ертып йөргәннәрем.
Г.Ту кай. Игенче орлык чәчәр, Җир ертып, ризык
юлын ачар.
Н.Исәнбәт
3) Нинди дә булса үткен, очлы әйбер белән ерып, тырнап эз калдыру

4) күчерелмә мәгънәдә Ислемай, төтен, агулый тор ган газ, хлор һ.б.ш. нәрсәләрнең исе яки үтә
көчле тавышның сизү органнары на (күзгә, колакка) көчле тәэсир итүе. Әмма
кемдер аны бик кирәксенә, ахры, ямьсез зыңгылдау, колакны ертып, озак озак
кабатлана.
М.Маликова. Ул көй чыгара белми, әллә нинди ямьсез, колак
пәрдәләрен ерта торган тавыш чыгара.
А.Емельянов
5) күчерелмә мәгънәдә Тию, кагылу, тынычсызлау. Манараның үткен очы ерта Кемнәр
неңдер мин минлекләрен.
Х.Әюп
6) күчерелмә мәгънәдә Яру, аеру. Төн пәрдәсен ер тып, Гөлйөземнең ачыргаланып кыч
кырганы ишетелде.
Ф.Латыйфи. Па роход кына, шул төпсез чиксез караң
гылыкны ертып, алга барырга маташа.
Г.Исхакый. Хәким Нәбиевич кире бо
рылды, әмма шул мәлдә, кичке эңгерне ертып, күпер яклап, үзбушаткыч ки леп
чыкты.
М.Хәбибуллин
Ертып алу Тиз генә ерту; зур өлештән кечерәк өлеш аерып алу. Өс тәлдән
лезвие алып, каты тукыманы телеп җибәрде, аннан озын тасма ер тып алды да
Мортазаның беләген кы сып урады.
М.Маликова
Ертып ату Кискен хәрәкәтләр белән тиз тиз ерту; ертып юкка чыгару, юк итү.
Хатны ул кабат укырга теләмәде, ертып атты һәм гомерендә беренче тапкыр
үксеп үксеп елады.
Д.Каюмова. Башта бер академик теориясен ятла талар,
аннары, ул үлгәч, аның китапла рын ертып аталар.
З.Садыйков
Ертып бетерү Бөтен җирен, күп итеп ерту, бик нык ерткалау. Әллә нинди
чәнечкеләр аягымны ертып бетерде.
И.Салахов. Без аларны [журналларны],
балалар ертып бетермәсеннәр дип, утын сараена яшердек.
Р.Мостафин.
Өйдә булган рәсемнәрен, хатларын ер тып бетерде. Т.Галиуллин
Ертып җибәрү Кинәт ерту, көтмә гәндә ерту. Карт итәк очын әз генә
кискәч, ике ягын ике кулы белән тот ты да күлмәкне шытырдатып ертып
җибәрде.
Ф.Садриев
Ертып керү 1) Эчкә үтеп, тирәнгә таба ерту
2) Бик нык ерту. Әлеге тавыш аның колагын ертып керде. Р.Сибат

Ертып кую Ертылган хәлгә китереп калдыру
Ертып ташлау кара ертып ату. Ул, погоннарын ертып ташлап, крестьян
киемнәренә киенеп, фронттан кача.
Н.Юзиев. Башта бөтен фотоларны ер тып
ташлады.
Н.Измайлова. Ясадым мин дәфтәремә Бүренең би ик явызын:
Курыктым да, бүрене мин тизрәк ертып ташладым.
Р.Миңнуллин
Ертып тору 1) Бертуктаусыз ерту
2) күчерелмә мәгънәдә Күккә ашкан булу; текә ба сып тору. Нык калын сыйраклар өс тендә
торган тыгыз тән, туры муен һәм текә маңгай, бер пар чалгы сыман һава
ертып торган туры озын мөгезләрме – болар бары тик аңарда, Микәйдә генә.

Р.Мөхәммәдиев
Ертып узу 1) кара ертып үтү. Яра зур түгел, пуля сөяккә тимәгән, ә итне генә
ертып узган.
А.Шамов
2) күчерелмә мәгънәдә Тиз арада көчле тәэсир итеп ерту. Тупас Гайфулланың бакыруы икенче
тапкыр бәгырьне ертып узды.
Ф.Яхин
Ертып үтү Үтәли ерту; тирән эз са лып, икегә аерып ерту. Ак болытлар, җирне
каплап тормагыз, Мин ба рыбер сезне ертып үтәрмен.
М.Җәлил Ертып чыгу
1) Һәрберсен бер бер
артлы ерту
2) Үтәли ерту. Бу – ачлыктан йонна ры коелган, кабырга, янбаш сөякләре
тиреләрен ертып чыккан бер усал эт иде.
Г.Ибраһимов. җаным, тәнемә
сыймыйча, тиремне ертып чыгардай булып чәбәләнә.
М.Кәбиров. Тау өсте нә
ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып
чыккан ялангач кызыл ташлар – кыя лар очрыйлар.
М.Әмир
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
перех.
1) в разн. знач. рвать, разрывать/разорвать, порвать (бумагу, записку, письмо, платок, рубашку) || разрывание
төнге караңгылыкны ертып, ракета күтәрелде — разорвав ночную мглу, взвилась ракета
2) разг. пахать, бороздить; делать борозду
3) драть
ышкы үтмәсләнгән, тактаны ерта — рубанок притупился, дерёт доску
••
коры кашык авыз ерта — посл. пустая ложка рот дерёт
4) перен.; разг. драть, резать (уши, глаза, нос)
ачы төтен күзләрне ерта — едкий дым режет глаза
көчле тавыш колакны ерта — сильный шум режет слух
5) перен. срывать/сорвать (маску, завесу)

- ертып алу
- ертып ату
- ертып ташлау
- ертып бетерү
- ерту ып җибәрү
- ерту ып узу
- ерту ып үтү
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
1. reißen; zerreißen, 2. pflügen
message-reply
Meaning of “ерту” in Kazakh language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ерту"?
Ask a question if something is not clear about the word "ерту".