Tatararrow-right-bold-outlineCrimean Tatar Learn Tatar

“ерак” on Tatar-Crimean Tatar dictionary

yırak
ерак (Cyrillic)
- Ä äbiyen yırak toramı soñ?
message-reply
- Yırak
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
рәвеш
1. 1) Зур ара белән; ки ресе: якын. Сагынсаң да юк чаралар, Ерак
булгач аралар.
Җыр. Юллар озын, юллар ерак, тагын кайтып барышым. Р.Низами.
Яшәсәк тә бер калада, Нин ди ерак безнең ара. Йөрәгеңдә бар мы җаның?
Килер идең бер яны ма.
Г.Садә
2) Озак, шактый, байтак, тиз генә түгел. Урманнарны ул ерткычлардан
тулысы белән чистартып бетерергә ерак әле.
Ш.Шәйдуллин. – Иртә ич әле,
– дип каршы төште Альберт, сәга


тенә күз салып. – Имтиханнарга тик ле ерак, укыйсы килми. А.Тимергалин
3) күчерелмә мәгънәдә Кеше күрмәслек, белмәслек итеп, ышанычлы урынга качырып. Мин,
ераграк тыгып куйган акчамны чыгарып, вакыт үтсен өчен, буфет ка кереп
утырдым, ашарга эчәргә ки терттем.
А.Шамов
4) Кем яки нәрсә булу өчен «күп нәрсә җитми», «күп нәрсә кирәк» дигән
мәгънәне белдерә. Кояшта да тап була, дип, Тырышма акланырга; Бик ерак
әле, туганкай, Сиңа кояш бу лырга!
Ә.Исхак
2. с. мәгъ. 1) Зур ара белән аерыл ган, озак үтелгән, якын булмаган. [Хөсәенов]
Ничек итсә иткән, [коман дирны] ерак кыр госпиталенә тапшыр ган.
М.Мәһдиев.
Ул әлегә бөтенләй үк түзә алмаслык түгел, әмма инде ерак офыктагы куркыныч
кара болыт сы ман, аның йөрәгенә таба үрмәли иде.
Г.Үзиле. Кайсыдыр
журналдан кисеп алынган бу сурәт сине, «ә» дигәнче, табигатьнең кул
җитмәстәй ерак бер почмагына илтеп куя.
Р.Низами
2) Киләчәктә, алдагы көннәрнең берсендә булачак. Алай болай, ерак ки ләчәктә
киленгә әйләнеп куйса (тфү, тфү! әйтмәгәнем булсын!), моның килеш
килбәте дә (тфү, тфү, күз ти мәсен!) Аллага шөкер, эшкә дисәң дә, курка
торган түгел.
Ф.Садриев. Шул көннән башлап, Чыңгызның тормы шында да
бертөрле эзлеклелек, нур ке бек туры, якты, ерак бер максат бар лыкка килде.

З.Садыйков. Әнисенә сыер алып бирү дә чынга ашмас, ерак бер хыял гына
булып калды.
М.Әмирханов
3) Күптән үткән, әллә кайчан бул ган. Ерак заманнарда тәкъдир кушуы
аркасында гына аерылышканнардыр.
Ә.Баянов. [Безнең] Үз милли телебез,
культурабыз, әдәбиятыбыз, сәнгате без, ерак гасырларга барып тоташкан бай
тарихыбыз бар.
Г.Тавлин. Сар гаеп һәм теткәләнеп беткән берәр конвертны
кулыңа алганда, үзеңне еллар аша ерак үткәннәрдән килгән хатның беренче
шаһиты итеп сизә башлыйсың.
Казан утлары
4) диалекталь сүз Әнисенең ата анасына ка рата: гаилә эчендә бергә яшәмәгән.

Һәм, шуны белүгә, шәһәрне үк ташлап, ерак әбисенең туган якларына китеп
барды.
З.Хөснияр. Безнең ерак бабай күреп белгән аны, Пётрны. Г.Гобәй
5) Ата яки ана ягыннан гаиләгә, ыругка, кабиләгә нигез салган, баш лап
җибәргән. [Гомәр Әбүбәкеровның] Ерак бабасы Юлыкка килеп беренче
төпләнүчеләр исемлегендә китерелә.
М.Хәмидуллин. [Мәмәт би] Ерак ба
баларың дошманга тез чүкмәде, авызы тулы кан булса да, дошман каршында
төкермәде.
Ф.Латыйфи
6) күплек санда Моннан бик күп еллар элек яшәгән. Димәк, монда, әле авыл
барлыкка килгәнче дүрт биш гасыр элек үк, ерак бабаларыбыз эз калдыр ган
икән.
М.Хәмидуллин. Төптән уй лап карасаң, бу – халыкның ерак ба
баларыбызны хөрмәт итүе, минемчә.
Ә.Галиев
7) күчерелмә мәгънәдә Берәр нәрсәгә бөтенләй бәй ләнеше, мөнәсәбәте булмаган. Бу кичә ләр
хәтта җырлый белми торган һәм, гомумән, музыкадан ерак кешеләрнең дә
дәртен кузгатты.
Ә.Фәйзи. Коми тет әгъзаларының, председателеннән башка,
күпчелеге – әдәбият һәм сән гатьтән бик ерак торган кешеләр.
Ә.Еники
8) күчерелмә мәгънәдә Чит, ят, кирәк булмаган. Аның эчендәге өр яңа ике дәфтәр белән «Ка зачий
гаскәрдә балык тоту кагый дәләре», школага килгән чакта, нинди кирәкле,
нинди әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм
Габдулладан ерак әйберләр булып калдылар.
Ә.Фәйзи
9) Өченче буыннан да якын булма ган уртак бабага кайтып кала торган
(кардәшлек турында). Рөстәм исә, ак тыккы сыйныфка күчкәндә, җәен дә
укыштыргалармын, дип, Казандагы бер ерак кардәшләрендә кала.
С.Җәләл.
Воротынскийның Ирина исемле ерак кардәше бар иде. С.Горский
3. хәбәр функциясендә 1) Иде ярдәмче фигы ле белән яки үзе генә килгәндә, субъ ектның
җөмләдән аңлашылган нәрсә не белмәвен, аңламавын, аңа бөтен ләй
мөнәсәбәте булмавын белдерә. Ул, дөньяда тагын кеше чәйни торган
этләр дә бардыр, дип уйлаудан бик


ерак иде. И.Гази. Ул туган телен бел ми, табигатьтән аерылган, халык
тәрбиясе аңардан ерак.
Р.Рахмани. [Кадыйров:] Кәефем даими бертөр
лелектән ерак, юктан гына да үзгәрә, ягъни тотрыклы түгел, тая тора, ди юем.

Г.Тавлин
2) Нинди дә булса эш эшләргә уй ламавын, хәтта нияте булмавын бел дерә.
Хәким дә немецларны бик җен текләп күзәтеп бара, ләкин Василий шикелле
үк алай ашыгып нәтиҗә ясау дан ерак иде.
Ә.Еники. Әмма Хәйдәр андый
сорауны бирүдән, бу якларга
«төпләнергә» дип кайткан яшьтәше нең хәлен белешүдән ерак иде.
Г.Үзиле
Ерак бара алмау 1) Бернәрсә дә эшли алмау, уй теләкне тормышка ашыра
алмау. Юкса, кеше арбасына утырып, ерак бара алмабыз. Р.Ягъфә ров; 2)
Чыгыш килешендәге исем фи гыльдән соң килеп, «башка берни дә эшли алмау»
мәгънәсен белдерә. Бур жуаз язучылар ялгыз бунтарьлыктан, яхут өметсез
ачынып елаудан ерак бара алмадылар.
М.Җәлил; 3) Теге яки бу ашамлыкның
туклыклылыгы аз булуга ишарә йөзеннән әйтелә. Әйдә, [пәрәмәч белән]
сыйлыйм үзеңне. Ба лык белән ерак бара алмассың.
Ш.Ка мал. Ерак барасы
түгел
кара еракка бармыйча. Ерак барасы юк кара еракка бармыйча.
язучылыкны һәм әдәби тәнкыйтьне иҗаты буе бергә алып баручылар да аз
түгел. Мисалга тагын да ерак барасы юк: кафедра до центы Зәет Мәҗитов
шигырьләр яза, җыентыклар чыгара.
А.Әхмәдуллин. Ерак булу кара ерак тору.
Ләкин хәтерле җәнҗалның Нәгыймнең үзеннән ера грак булуын теләгәнлектән,
ул хәйлә ләшеп маташа иде.
Ш.Камал. Үзен начар күрсәтүдән һәрвакыт ерак
бу лыр.
М.Гали. Ерак итү 1) Нәрсәдән дә булса өлешсез калдыру. Рәхмәтемнән
сине ерак иттем, син калырсың мәңге хур булып.
М.Гафури; 2) Үз итмәү, читкә
кагу, якын итмәү. Шулай итеп, ул үз туганнарын үзенә ерак итте, алардан
бизде, читтә үзенә карендәш тапмый җәфаланып үлде.
Н.Исәнбәт. Ерак йөрү
Читтә булу, аралашмау. Мин, гомумән, хатын кызлардан

ераграк йөрергә тырышам, алардан уңайсызланам. Г.Тавлин. Фән бик хик мәтле
нәрсә инде ул, күп серләрне ачып бирә белә, тик менә Саҗидә апа тирәсеннән
ул, «фән» дигәнебез, ерак тарак йөри шул.
Ә.Еники. Ерак киная Бик читләтеп
әйтелгән сүз, фикер. [Бирем әкә] Ерак киная белән китереп,
йортны ак патшага кол итүдә бу лышлык иткән бабаларына күләгә ташлады.

Г.Ибраһимов. Ерак китә алмау кара ерак бара алмау. Бала түгел ләбаса инде
ул: белә иде, ишеткәне бар иде бит ялган белән ерак китеп булма ганны!

В.Нуруллин. Ана бәддогасын алсаң, бик ерак китә алмассың. Г.Ка мал. Ерак
китү
Зур уңышларга ирешү, үсү, дан казану. Хуҗамның кәефе кил де. «Молодец,
бу юлда ерак китәр сең», – [дип] , мине канатландырып куйды.
Ш.Усманов. Ерак
тору
1) На чар, күңелсез кешеләр белән аралаш мау, якын итмәү; күңел
ятмаган, начар эшләрдә катнашмау. Беләсеңме, кореш, әгәр чын диңгезче буласың
килсә, аннан ераграк тор.
М.Юныс. Андыйлардан ерак торуың хәерле, дидем...
Ә.Фа зылҗанов. Гәрчә без бер беребездән шактый ерак торсак та, мин аңардан
шикләнми идем, гадел кеше булуына ышана идем.
Ә.Еники; 2) Бәйләнеше,
мөнәсәбәте булмау. Изге теләк сиңа һәммәбездән: Куркулардан, егет, ерак тор!
Ф.Бурнаш. Сиңа таныш кеше тү гел, бик бик ерак торган кеше, телә сәгез
таныштырырмын.
Ш.Камал
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. нареч.; прям.; перен.
далеко
алар бездән ерак торалар — они живут далеко от нас
әле көзгә бик ерак — до осени ещё очень далеко
миңа аның кебек булырга ерак шул — мне ещё далеко до него
••
әкрен барсаң, ерак китәрсең — погов. тише едешь, дальше будешь
2. прил.
1) в разн. знач. далёкий, дальний, отдалённый
ерак юл — далёкий (дальний) путь
ерак максат — далёкая цель
ерак күршеләр — дальние соседи
ерак авылда яшәү — жить в отдалённой деревне
ерак тарих битләре — далёкие страницы истории
ерак яшьлек еллары — годы далёкой (отдалённой) юности
ерак космик элемтә үзәге — центр дальней космической связи
ерак киләчәккә карап — с прицелом на отдалённое будущее
2) чужедальних народно-поэт. дальний, далёкий (край)
ерак илләрдә — в чужедальних странах
3) дальний; дальне-
ерак Көнчыгыш — Дальний Восток
дөнья әйләнә ерак сәяхәткә чыгу — отправиться в дальнее кругосветное плавание (путешествие)
ерак көнчыгыштагы — дальневосточный
ерак көнчыгыш районнары — дальневосточные районы
4) прям.; перен. отдалённый, дальний; глубокий; глубинный, захолустный
ерак Себергә китү — поехать в глубинную Сибирь
ерак тыл — глубокий (далёкий, отдалённый) тыл
ерак тарих — глубокая старина
ерак районнарны йөреп чыгу — объездить дальние районы
5) спорт. длинный
ерак арага йөгерү ярышлары — соревнования по бегу на длинные дистанции
6) перен. отдалённый, дальний
ерак охшашлык — отдалённое сходство
ерак туганнар (кардәшләр) — дальние родственники
7) перен. чуждый, далёкий (кому-л.; чему-л.), далёк (от кого-л., чего-л.) (от писательского круга, литературного мира, искусства и т. п.)
фәннән ерак булу — быть далёким от науки
8) в функ. сказ. далёк (от какой-л. мысли)
ул ашыгыч нәтиҗә ясаудан ерак иде — он был далёк от поспешного вывода
9) перен. маловероятный, сомнительный

- ерак арага йөри торган
- ерак әби
- ерак баба
- ерак бабай
- ерак гасырлардан
- ерак җир
••
ерак араны якын итеп (ерак юлны якын итеп; ерак җирне якын итеп) — не считаясь с расстоянием
ерак күрү — см. ерактан күрү
ерак тору — быть далёким (от совершенства, правдивости)
ерак тоту — держать на расстоянии
ерак та түгел — недалеко
- ерак бара алмау
- ерак китә алмау
- ерак итү
- ерак кылу
- ерак булу
- ерак тору
- ерак йөрү
- ерак киная
- ерак китү
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
рәв. far, distant, remote; Ерак киттеләр - thay went a long way
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
1. weit; fern; entfernt; entlegen, 2. fernliegend; fremd
message-reply
Meaning of “ерак” in Crimean Tatar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ерак"?
Ask a question if something is not clear about the word "ерак".