Tatararrow-right-bold-outlineCrimean Tatar Learn Tatar

“күмәк” on Tatar-Crimean Tatar dictionary

kümäk
күмәк (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Берләштерелгән.
Атларны күмәк хуҗалыкларга талап ала торган вакытларда кайтып
төшә Баһау.
Г.Ахунов. Замана егете буларак, аны башта шофёр
булу кызыксындыра, күмәк хуҗалык рәисе Тәлха Сәйдәшевкә бу
турыда һич икенләнмичә әйтә.
Ф.Галимуллин. «Кешеләрне
батраклыкка ялладың» дип сүгә күмәк хуҗалык рәисе.

Н.Гыйматдинова
2) Күп кешеләр белән бергәләшеп башкарыла, үтәлә торган.
Яшьләрнең күмәк кул чабуы астында кулыннан таягын
ычкындырмаган Байтирәк абзый чүгә-чүгә бии ---.
Р.Мөхәммә
диев. Бу такмаклар аңа ошады, күңеле күтәрелеп китте, тик ул,
күмәк биюдән кызып, Шкулин берәр юләрлек эшләмәсен дип шикләнде.

А.Мифтахет динов. Күмәк җырның кайтавазы магистраль буйлап
очты, сопкадан сопкага сугылды.
С.Шәрипов
3) Күпсанлы, күп. Күмәк хезмәтчеләр [бал кортлары] барысы да
тәрәзгә ташлана.
А.Алиш

4) Күп кеше өчен бер, уртак. Ялгыз калса, сүгенә дә, кычкыра да
алмас, күмәк бердәмлекнең нинди көч икәнен аңласын әле.
.. М.Галиев.
Каминга каршы яктагы диварга зур рам – Гомәр Бәширов, Нәкый
Исәнбәт, Нәби Дәүли, Нури Арслановның күмәк портреты эленгән.

М.Маликова. Чабак елгасы ярындагы авылларда гына түгел, бөтен
күрше-тирә районнарда да беренче күмәк бакча – колхоз бакчасы
була бу.
Г.Мөхәммәтшин
5) Бер колллектив өчен кабул ител гән; җитәкчелек һәм хезмәткәрләр
арасында төзелгән. [Фазлый:] Эш хакын арттыру мәсьәләсе күмәк
договорларны яңарту мәсьәләсенә бәйләнгән икәнлеге профсоюз
членына мәгълүм булырга тиеш.
Ш.Камал
2. рәв. мәгъ. Бергәләп, бергәләшеп; күмәкләп. Мәктәптә җыр дәресе
атнага бер керә иде, --- укытучы апа --- күмәк җырлата иде.

М.Мәһдиев. Дада, сез хаклы бу очракта, марш булгач, ул бит
күмәк башкарылырга тиеш.
Р.Мөхәммәдиев. --- Хатим Миннебаеч
--- уртага чыкты һәм күмәк кул чабулар астында Зиләнең ике бит
очыннан үбеп алырга да онытмады.
М.Галиев
3. хәб. сүз функ. Күп, күбәү. Алар – күмәк. Мин әле яңа гына килгән
берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым.
М.Гафури.
Күбәләкләр күмәкләр. Бигрәк шаян кунаклар.
Н.Исәнбәт
4. и. мәгънәдә, сөйл. Нинди дә булса максат белән оешкан кешеләр
төркеме, коллектив. Шул күмәктә яңа карашлы, яңа уйлы кешеләр
туалар.
М.Җәлил
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
имя прилагательное
1. коллективный, общий 2. [имя существительное] множество, много
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. collective; Күмәк милек - collective property
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
kollektiv n.; күмәк хезмәт kollektivarbeit f.
message-reply
Meaning of “күмәк” in Crimean Tatar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "күмәк"?
Ask a question if something is not clear about the word "күмәк".