Tatararrow-right-bold-outline Mari Learn Tatar
исем, гарәп теле, китап теле, кара
Алла. Йөзеңне кыйблага юнәлдереп, Аллаһның кодрәте алдында тез чүгеп, кылганнарың өчен кичерүен сорап, намазга бас. Л.Ибраһим-Вәлиди
◊ Алла(һы, һе, һу) әкбәр гарәп теле
1) Тәкбир («Аллаһ – иң бөек зат») сүзләрен әйтеп, Алланы олылау һәм мактау (азан әйткәндә, мәчеткә барганда, намаз укыганда, тәсбих тартканда кулланыла). Автомобиль җил тизлеге белән бара, хәзрәт тә, бөтен көче белән кычкырып тәкбир әйтә иде: – Аллаһы
әкбәр! Аллаһы әкбәр!.. Ф.Әмирхан.
«Шайтан» дигән сүздән уттай куркып, Чынга алып әнкәм әйткәнне, Бер урынына дистә, йөз мәртәбә Әйтә идем
«Аллаһу әкбәр»не. Ш.Җиһангирова;
2) Ашап туйганнан соң, кул күтәреп дога укыганда әйтелә торган сүз. Малай, катыкны ашап бетереп, дога укый башлаган иде. «Аллаһу әкбәр» дип догасын тәмамлауга, хәерче салмак кына сәлам бирде. Р.Батулла; 3) күчерелмә мәгънәдә Нинди дә булса эшне ахырына кадәр башкарып чыга алу уңаеннан канәгатьлек хисе белән, «тәмам» мәгънәсендә әйтелә. [Имам хатип Күбәк:] Ходай Тәгаләгә шөкрана кылып, Турайбәкнең тәкъдиме белән килешәм. Аллаһы әкбәр! Т.Нәбиуллин; 4) күчерелмә мәгънәдә Көтмәгәндә берәр нәрсәдән колак кагу, кулдан байлык, табыш һ.б. ычкынуга карата яки бетүен белдереп әйтелә. Җир читеннән алтын бәясенә төшереп ташыган комбикорма кичә бетте. Аллаһы әкбәр! Р.Зарипов.
Аллаһи-билләһи сөйләм телендә Ант итеп, берәр нәрсәнең чынлыгын раслаганда кулланыла: чынлап әйтәм, дөресе шул, алдамыйм. Менә шунда йоклаганда, Өлфәт абзый, төннең иң караңгы вакытында тын гына күккә карап ятсаң, аннан көй ишетелә башлый. Әйе, әйе, чынлап менә, аллаһи-билләһи, Өлфәт абзый. Мәдәни җомга. Аллаһ рәхмәте кара Алланың рәхмәте төшсен. Ә телефон трубкасын, Аллаһ рәхмәте, Мәгъсүм ага үзе алды. Ф.Яхин. Аллаһ сакласын кара Алла сакласын. Билләһи, моннан түбән, тәүбә-тәүбә, Аллаһ сакласын, көянтәмне сындырмам! Ф.Яхин. Аллаһы боерса кара Алла боерса. Менә баланы күргәч, җаны түзмәс, килер, Аллаһы боерса, дип юата. М.Маликова. Аллаһыга шөкер кара Аллага шөкер. Әмма, Аллаһыга шөкер, күршемдәге иркен холыклы юлдашым, бабайның сүзләрен үзенә кабул итеп:
– Әйтеп карагыз, тыңлыйк! – диде.
Ф.Яхин

Meaning of “аллаһ” in Mari language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аллаһ"?
Ask a question if something is not clear about the word "аллаһ".
To improve and add new definitions to the Tatar-Mari dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!