Search in Definitions

ştammIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
штамм
Махсус үрчетелгəн, билгеле бер төр, чиста токым микроорганизмнар
җыелмасы (фəнни тикшеренүлəрдə, сыра, кефир, сыр һ. б. ш. өчен оеткы ясауда
файдаланыла)
çımırtkıIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
чымырткы
-диал. Берəр нəрсəнең, мəс. катыкның əчү-əчешү процессын
китереп чыгара торган матдə; оеткы
oyıtuIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
оету
I. Йокы китерү, йокыга талдыру, изрəтү. Онытылдыру, үзеңне тоймау
хəленə китерү. II. ОЕТУ -Оеткы салып ою хəленə китерү
katıkIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
катык
Оеткы салып əчетелгəн, оетылган сөт
başIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
баш
1. Кеше һəм хайван гəүдəсенең авыз, иң əһəмиятле сизү органнары һəм
зур ми урнашкан өлеше. Баш киеме [башыгызны салыгыз]. Баштагы чəч [баш
тарау]. Баш мие, ми 2. Үсемлеклəрнең югарыгы өлеше, өстəге оч ботаклары,
шундагы чəчəклеклəре яки җимешлеклəре. Себеркəч, башак, бəрчə
3. Үсемлеклəрнең азык матдəлəре җыелган шарсыман сабак яки тамыр
бүлтəймəлəре [кəбестə башы] 4. Биеклегенə игътибар итəрлек булган берəр
нəрсəнең югарыгы өлеше өске ягы [тау башы]. Кыек, түбə 5. Озынча нəрсəнең
ике очының берсе яки оч ягы [бау башы]. Озынча нəрсəнең аерым форм. 
юанайтылган яки конусланган, төймə яки шарсыман очлары [кадак башы]. 
Авылның, урамның яки озынча зур корылманың бер очы. Зур нəрсəнең күзгə
күренеп яки чыгып торган бер кечерəк өлеше, кырые, очы. Махсус эшлəнгəн
оч, очлык, очка куела, беркетелə торган əйбер 6. [көз башы] [мая башы бер
күкəй] [əсəрнең баш өлеше] 7. Əдəби əсəр, мəкалə һ. б. ның исеме 8. Ачыткы,
оеткы салынган камыр, сөт, бал һ. б. [ипигə баш кую] 9. [гаскəргə баш итеп
кую] [баш үзе кабинетка керде] [баш хисапчы] 10. [эш башында булу] 11. күч. 
[баш исəн булсын] 12. Акыл, зиһен, аң 13. [өч баш мал] [ярты баш шикəр] [ике
баш киеме бар] 14. рəв. [исерек баштан] 15. [чүплек башы] 16. с. [баш роль]
[баш корылма]. БАШ БАРМАК -Калган дүрт бармакка каршы куела торган
зур бармак. БАШ БАУ -Бастырыкның алгы башын тарттыра торган аркан. 
БАШ КАПКАЧЫ -Баш түбəсе сөяге. БАШ САНЫ [ИСƏБЕ] -Мал-туарның
һ. б. ш. данəлəр саны. БАШ КИЕМЕ -Башка киелə торган кием. БАШ КИЛЕШ
-лингв. Кушымчасы булмаган килеш. БАШ СӨЯГЕ -Башның үзара береккəн
сөяклəрдəн торган төп өлеше. БАШ ТӨРҮ -Йомарлана башлау (кəбестə башы
тур.) . БАШ ХƏРЕФ -Җөмлə һəм ялгызлык исемнəр башында һ. б. ш. куела
торган хəреф
katıkIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
катык
Кайнаган сөткә оеткы салып әчетелгән ашамлык. Бер 
савыт катык белән бер кыерчык ипи ашасам, үлсәм дә үкенмәс 
идем... М.Мәһдиев. Габдрахман абый баздан бер чүлмәк салкын 
катык алып менде. Р.Хафизова. Ләкин хатынның табын уртасында 
һәр көнне катыгы була. А.Шамов
äçüIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әчү
1) Әче тәм керү, бозылу, таркалу (органик матдәләр турында). Кешеләр тегермән астын актара иде, ахрысы, – һаваны тагын әчегән он исе тутырды. Ә.Гаффар

 2) Чүпрә, оеткы салганнан соң әчегән хәлгә килү

3) Иеп исләнү (мәс., эшкәртү өчен иетергә салынган тире)

4) Кеше тәненең тирдән бозылуы, исләнүе. Көне буе, саллы-саллы тартмалар күтәреп, астан өскә – дүртенче, бишенче катларга чабып йөреп кайткач, тез буыннары йомшый, иң өсләре чиләнә, култык аслары тирдән әчи. А.Гыйләҗев

◊ Әчегән йон Бернәрсә дә булдыра алмаган, кулыннан эш килми торган кеше

Әчеп бетү Бөтенләй, тулысынча әчү; бик нык әчү. [Кадыйр:] – Фу, – диде, – [сөт] әчеп беткән. Н.Дәүли. Мин аларны, тәмсезләнеп, кыркуланып әчеп бетмәсен, дип, базга төшереп куйган идем. Г.Камал

Әчеп җитү Тиешле дәрәҗәгә җитеп әчү. Танюша, теге яшь виноград суы әчеп җитмәдеме икән? М.Юныс

Әчеп калу Нинди дә булса сәбәптән әчегән хәлгә килү

Әчеп китү Артык әчү. Чуен кою – ипи пешерү белән бердер, әчеп китсә дә начар, төче булса да әйбәт түгел. М.Хәбибуллин

Әчеп тору Әле әчегән хәлдә булу

Әчеп чыгу Тәмам әчегән хәлгә килү. Сөт, каймак әчеп чыга, кәбестә, алма чери. Й.Шәрәпова

Әчеп яту Әле, хәзерге вакытта әчү.

– Сипарат әйләнми, өйдә сөт әчеп

ята! – дигән ачулы тавышлар яңгырый башлады. И.Хәйрулин

Әчи башлау Әчергә тотыну

Әчи төшү Тагы да бераз әчү
äçeIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әче
1. 1) Әчетеп әзерләнгән ризык тәмен белдергән, әчешкән ис чыгарган. Атаклы кымыз аңа бик әче әйрән кебек тоелды. Ә.Мушинский. [Агач яфракларының, үлән сабакларының] Меңнәрчә сизгер тамырлары Ык суының яр туфрагына сеңгән дымын

--- суыралар, әлсерәп сусаган яфракларга, сабакларга әче сүл китерәләр. Ф.Садриев

2) Тәмсез, бозык тәмдәге. --- авызымда әллә нинди ят, әче тәм тойгач, йөзем чытылды. Л.Ихсанова

3) Чүпрә, оеткы салып махсус әчетелгән, әчегән. Хурлыгаян агач касәгә салынган әче катыкны ала керде. Р.Батулла. Вак бәлешне әче камырдан ясыйлар. Ю.Әхмәтҗанов

4) Составында әчелеге (I, 2 мәгъ.), кислотасы артык булган. Әче реакцияле торфлардан торф-известь яки торфкөл компостлары ясыйлар. Яшелчәче белешмәсе. Әче туфрак

5) Тынны кисә, сулыш юлларына авыр тәэсир итә торган. Таш-бетон панельләрдән җыеп салынган терлек абзарының волейбол мәйданы чаклы ишекләрен ачып керүгә, төче силос, әче сидек исе белән туенган җылымса һава борынга бәрелде. А.Вергазов. Харара җиле көйдергеч кызу һава белән вак борычтай әче тузан алып килә. М.Юныс

6) Зәһәр, зәһәрле, күзләрне ачыттыра торган. Алардан ургылып чыккан әче төтен койрыклары, ТЭЦ торбаларыннан бөркелгән сөрем болытларына кушылып, кояшны капладылар. А.Гыйләҗев. Агачлар арасыннан саркып, инде межага килеп җиткән әче ылыс төтене борынны, тамак төпләрен кычыттыра, күзләрдән яшь агыза. Т.Мөбарәков. Мондый саф һавада әче тәмәке төтене үзен аеруча сиздерә, тамакларны ярып керә. М.Хәсәнов

7) күчерелмә мәгънәдә Ачуланышкан, тиргәшкән, үпкәләшкән. Анысы өчен бер дә хафаланма, дөнья булгач, аларның да әче вакытлары булыр әле. Г.Камал

8) күчерелмә мәгънәдә Ямьсез, күңелгә ятышсыз; ачулануны белдерә торган. Ул, башта тонык кына булып, аннары бөтен тән күзәнәкләрен уятырлык итеп, Кочураның катлы-катлы әче сүгенүен ишетте һәм, кинәт хәле кайтып, башын күтәрде. М.Галиев. Моназыйр ишетсә, һич тә җавапсыз калмас иде, Сәрвияне үзеннән өлкән дип тормас, әче сүзен тапкан булыр иде. М.Хуҗин

9) күчерелмә мәгънәдә Көчле, чеметтереп ала торган, салкын, үзәккә үтә торган; ачы. Әче җил юл буе үзәкләренә үткән иде, юка плащларының якаларын тартып томалаганда, күшеккән куллар төймә каптыра алмыйча интектеләр. А.Гыйләҗев. Бер елны Ташый елга кырындагы шушындый эскерттә, әче суык январь аенда, унлап чегән бер атна яшәп киттеләр. В.Нуруллин. – Ох, җиле әче, каһәр суккыры. Прямо битне ялап ала, – дип сөйләнде сакалбай. Б.Сөләйман

10) күчерелмә мәгънәдә Зәһәр, чәнчүле. Мәкаләдә ризасызлык куптара торган субъектив урыннар байтак, ләкин тәнкыйть әче иде, күп өлешендә гадел иде, әдәбият өчен ачыну ята иде. Р.Батулла

11) күчерелмә мәгънәдә Әрнетүле, әрнеткеч. Нәрсә генә турында сөйләшеп китсәләр дә, сүз шуңа – булмаган хыянәткә барып терәлде, әче җәнҗал белән төгәлләнде. Н.Хәсәнов

12) күчерелмә мәгънәдә Аянычлы, авыр, катлаулы.

 --- тормышньң әче мәктәпләрен үткән, «акыл утыртып кайткан» Аяз беркайчан да нәшрият җитәкчеләре

һәм редакторлары алдында даулашып, тәмсезләнешеп йөрмәде. Г.Шәрәфетдинов

2. и. мәгъ. 1) Кайгы, хәсрәт, әрнүле хәл. Шулай итеп, үземә тигән эш агачының җимешен әкренләп өзеп бетереп киләм. Дөресен әйтергә кирәк, татлысы да, әчесе дә күп булды. Ә.Еники

2) Исерткеч эчемлек. Сәхрәгә чык, күңелең бушар, балның мул төшкән чагы, әчесе дә табылыр. Мирас

3. рәв. мәгъ. 1)
әчегә Әчетеп, чүпрә салып. Җаныкайларым, әллә коймак та куеп җибәрәбезме, әчегә. А.Хәмзин

2) әче итеп Ямьсез, әшәке сүзләр әйтеп. Әмма дөялеләрнең берсе, бик тиз аңына килеп, хәвефсезрәк тоелган арт якка борылды, әче итеп сүгенәсүгенә, Фарукҗан тавышы килгән якка ут ачты. Т.Әйди

3) Бик көчле, яңгыратып. Теләсәң – кыргый ташларга исемеңне язып кит, теләсәң – кычкырып җырлап җибәр, теләсәң, ике бармагыңны кабып, әче итеп сызгырырга була – җил чыгарырсың дип, берәү дә бәйләнмәс. М.Галиев. Денис әче итеп сызгырып җибәрде, шундук өскә унике алып менеп басты. М.Хәбибуллин. Мотаһир, әче итеп, үзәкләрне өзеп паровоз кычкыртуга түзә алмыйча, елар дәрәҗәгә җитеп башын тота. Р.Кәрами

4) Әрнеп, үпкә катыш рәнҗеп. Нәҗип сүз әйтмәде, әче көлемсерәп, Гөлгенәгә карады. А.Гыйләҗев. Ибраһим әче генә елмайды: – Белсәң дә, язарга йөрәгең җитмәс иде. Ә.Еники

◊ Әче икмәк булу Авыр физик хезмәт белән табылган булу. Әче тамыры белән (утырып) калу Газаплы, күңел әрнеткеч, михнәтле вакыйга (хәл) булып, күңелдә, хәтердә, истә саклану. Аннан соң инде күпме сулар акты, ничәмә-ничә тапкыр бәрәңгеләр чәчәк атты, аны туйганчы, рәхәтләнеп ашарлык вакытлар да җитте, тик Сәрия карчыкның күңелендә әлеге вакыйга шул килеш – әче тамырлары белән утырып калды. Р.Газизов.
Әче таңнан Кояш чыкмас борын, бик иртә. Карале, карале

син боларны --- әче таңнан урман кисеп кайтканнармыни! Т.Нәҗмиев.
Әче телле Төртмә, усал, чәнчүле итеп сөйләшә торган. Абау, бигрәк тә әче телле икән Фәнилә. К.Кәримов. Төртмә холыклы, әче телле Тукай жандармериянең

«авырткан сөяле» булган. Р.Батулла. Әче тир Авыр физик хезмәт, авыр физик эш башкару турында
If the word "оеткы" is not on the list, please select another dictionary, search in titles, ask a question or add a word to the dictionary.