🕥 31-Minuten-Lesung
Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7
Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4060
Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 1913
40.6 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern
55.8 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern
64.6 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
Мин уйлап куйдым: «Әгәр дә барлык сорауларга җаваплары да булгач, нигә мондый сөйләшүне башладылар, оештырып алдылар икән алар?» Үзләреннән сорасам, дөрес юл булмый иде билгеле. Һәм мин аларга мондый вакыйганы сөйләп бирергә булдым:
— Бер авылда ике кыз яшәгән, алар үзара бик тә дус икәннәр,— дип башлап киттем.— Көннәрнең берендә икесе дә бердәй бер егеткә гашыйк булганнар. Нәрсә эшләргә? Төн йокылары качкан. Беренче кыз уйлаган: «Әгәр дә мин бу егеткә кияүгә чыксам, дус кызым гомерлек йөрәк ярасы алыр!»— дигән һәм бәхетен тәкъдиргә багышлаган, егетне, хәтта килеп, кулын сораса да кире кагарга булган. Икенче кыз исә: «Мин яраткан егет иптәш кызым артыннан йөри, әмма мин, бәхетле буласым килсә, аны үземә тартып алырга тиешмен!»— дигән. Үзен ихтыярына буйсындырып, дус кызына теге егет хакында начар сүзләр сөйләп, аның күңелендәге хисләрен суыту эшенә керешкән һәм максатына ирешкән монысы. Егеткә шул икенче кыз кияүгә чыккан. Әмма аңа дус кызы үпкәләгән һәм алар үзара гомерлек дошман булып калганнар.
Вакыйганы бәян итүне шуның белән туктаттым да, дусларыма сорау бирергә иткән идем, арадан берсе:
— Боларның беренчесе дөрес эшләгән, икенчесе мәкерле булган,— диде.— Ихтыярда һәрвакыт мәкер һәм хәйлә бар!
— Анысы башка мәсьәлә,— дидем, сүзләремне дәвам итеп,— әмма бу кызларның кайсында табигый башлангыч өстенлек итте, кайсында рухи куәт?— дип сорадым.— Шунысын да искәртеп калу әһәмиятле: табигатьтә дә язмышка буйсыну һәм ихтыярлы булу төп яшәеш законы, рухта да!
Алар бәхәсләшеп алдылар һәм барыбер дә беренче кызда рухи башлангыч куәтле икәнлеген әйттеләр. Мин дә алар белән ризалаштым һәм:
— Моны ничек, нәрсәдән белдегез?— дидем.
Алар:
— Ул кыз үзенең ихтыярына сукырларча иярмәгән,— диделәр.
— Әйе,— дидем,— әмма ул язмыш кулына үзен сукырларча тапшырган бит! Нәрсәдән чыгып рухы көчле кыз дип әйтәсез? Бәлки ялгышкансыздыр?— дип тә сорадым.
Аларның аптырашта калуларын көтмәгән идем. Әмма арадан берсе:
— Әллә сез икенче кызны якларга маташасызмы?— дип сорап, мине дусларым каршында сүзсез калдырды.
28.12.2009.
АКЫЛЛЫ КЕШЕ КӘЕФЕ
Хикәят
Бер хезмәттәшем һаман да хуҗаларга киредән сукалап, аларны яманлап йөри торган иде. Аның кәефе өчен борчылып:
— Дустым, бик алай хәсрәткә бирелмәсәгез иде!— дидем бервакыт.
— Син нәрсә, хуҗалар җырын җырлап, көйләренә биеп йөргән буласың,— диде ул, хәйранга калдырып.
Бу рәвешле итеп әйткән кеше юк идеме үземә, кәефем китте, акланырлык сүзләр дә таба алмадым. Шулай да:
— Алар мине кызыксындырмый иделәр бит!— дигән булдым.
Ә тормыш вакыйгалары үзгәрә дә куя икән ул. Көтмәгәндә-белмәгәндә дустымны күрделәр дә югарыга, хуҗалар үз араларына алдылар. Элекләрне миннән хөрмәтен яшермәүче дустым, ни хикмәт, эше күплек сәбәпледер инде, хәтта сәлам бирүләрен дә кызгана башлады. Хәер, бу кадим заманнардан билгеле тормыш-яшәеш тәртибе иде.
«Кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, аны урынлы җиргә күтәр — йөзе ачылыр, заты күренер»,— дигән халык тәҗрибәсен исемдә тотып, моңа борчылмау фикерен алга чыгардым.
Берничә ай үтүгә, дустым кабат үз җаена кайтты бит. Тагын да хуҗалардан зарлану сүзләрен ишеттем. Әмма фикерләрен уртаклашмадым, бары тик:
— Сезнең хакта да шушындый ук сүзләрне әйтәләрдер әле,— дидем.
Кинәт аның йөзе үзгәрде. Кызарынды. Бүртенде һәм:
— Кешегә ярап бетеп булмый инде!— диде.— Шуларның сүзен тыңлап йөрүчеләрне әйтер идем!
Сүзенең үзем хакында барганлыгын аңлап, күңелем коелып төште. «Менә бит нинди акыллы кеше!»— дидем үз алдыма.
ЯЗМЫШ КҮПЕРЛӘРЕ
Хикәят
Ике оешманы кушып, берсен генә калдыру сәясәте мәйданга чыгып, бу хакта фәрман да ирешеп, хезмәттәшләрем хәвефкә төштеләр. Күбесе яңа хуҗалар каршысына ләббәйкә тотарга йөгереп, үзләренең кемлекләреннән хәбәрләр биреп, дәрәҗәләрен саклап калу, эш урыннарын югалтмау өчен тырышлыкларын күрсәтә башладылар. Шундыйлардан бер дустым:
— Мин инде күпер салдым. Алар мине үз иттеләр. Урынымны да саклап калачакларын, зыян да китермәячәкләрен вәгъдә иттеләр. Син ничек?— диде.
— Барганым да, күргәнем дә юк аларны. Язмыштан узмый булмый!— дип, битарафлыгымны белдердем.— Барыбер кемне дә булса кыскартачаклар бит инде. Әгәр дә бу бәла минем башка төшәчәк икән, нәрсә эшли алам?
— Барыгыз, сөйләшегез, мондый вакытта ихтыярсыз гамәл кылырга ярамый!— диде ул, бик дөрес һәм урынлы киңәшен биреп. Әмма барыбер дә үземне атлап уза алмадым. Бәхетем тәкъдир кулында иде.
Һәм менә терсәгемне тешләргә туры килде. Алдан юл салып, кемлекләрен белдереп куйган хезмәттәшләрем яңа оешмада дәрәҗәләрен дә, урыннарын да саклап калдылар, хәтта кайсылары югарырак мәртәбәләргә дә күтәрелде. Хәер, миңа да урын таптылар, анысы. Әмма дәрәҗәмдә шактый түбәнәйтеп, җаннарын сыкратып кына боларны эшләделәр. Хәлем харап икәнлеген төшендем.
Ә вакыт бара торды. Аның үз иләге аша кешеләрне уздыру гадәте бар. Элеккеге хезмәттәшләремнән ничәмә танышым түбәнгә коелдылар. Теге киңәш биргән дустым, бер көнне очрап:
— Бу оешмада хуҗалар барысы да ахмаклар икән,— дип, миңа озак кына тел сандугачын сайратып алды. Нотыгы кайнар һәм авыр иде.
Сүзләре төкәнүгә: «Дустым, ихтыярыгыз көчле түгелмени сезнең, нигә әле язмыштан өстен чыгу теләгегездән кире кайттыгыз?»— дип сорамакчы идем, ул, сүз башлавымны тыңларга да теләмичә:
— Сез — бәхетле! Бар гамәлегезне дә акыл белән башкарырга ничек башыгыз җитә?— дип сорау бирде.
Бу сүзләре котымны алгандай булдылар. Фикерләрем таралдылар да киттеләр. Шулай да: «Язмыштан узмыш юк!»— димәкче идем, аннары аның үзенең дә шул хакта әйткән икәнлеген төшенеп өлгердем. Җитмәсә мине бәхетле дип атады бит!
Дустымның ул арада кесә телефонына шалтыраттылар, сөйләшеп алды да:
— Мине көтәләр!— дип китеп барды.
Шунда беразга уйга бирелеп тордым. Чыннан да бәхетле кешеләр генә үзләрен язмыш кулына тапшыра алалар икән, бәхетсезләр даими рәвештә ихтыярга таянырга мәҗбүрләр шул диярәк фикер йөртеп, үзем өчен сөенеп алдым. Әмма шунда күңелемдә сорау да туды: «Бәлки без ихтыяр-теләкләребез аркасында бәхетебезне киметәбездер, язмышыбызны бозып куябыздыр?»
Бу уем көлке тоелды. Елмаеп китеп бардым.
АКЫЛСЫЗ КҮЗЛӘР
Хикәят
Бер бабай оныгы белән юлга чыккан. Баралар икән болар, баралар... Хәзер халык бай бит, артык әйберләрен саклап тотмый, ташлыйлар да калдыралар.
Юлында бабай бер чиләккә юлыккан. Таягы белән әүвәле аңа суккалап караган, аннары эченә төртеп-төртеп алган. Шулай чиләкнең төбе юклыгын аңлаган. Малай, аның болай эшләвен күргәч, авызын ерып әйткән:
— Бабам, нишлисең син? Кешедән оят бит,— дигән.
— Ярый әле минем күзләрем начар күрә, юкса сиңа оят булыр иде,— дигән бабасы.
Малай уйга калган, ул миңа нәрсә әйтте икән диярәк аптыраган.
Болар бара биргәннәр. Бабай таягына таянган хәлдә бераз хәл алырга тукталган. Малай шунда агач башындагы бер кошны күргән дә көлә башлаган.
— Нәрсә булды, улым?— дип сорый икән бабай.
— Әнә бер кош оясына керә дә чыга, керә дә чыга!— дип аңлата икән оныгы.
— Моның бер дә көлке җире юк бит, улым,— ди икән бабай,— син дә көн эчендә өйгә кырык тапкыр кереп чыгасың, шушымы кызык?
Алар юлларын дәвам иткәннәр. Малай һаман уйлый икән: «Бабам миңа нәрсә дип әйтергә теләде икән?»— дип. Шунда күрә: балалар су коеналар. Малай тагын көлә башлый.
— Нәрсә булды улым?— дип сорый бабай.— Миңа да әйт әле!
— Анда малайлар су коеналар!— дип җавап бирә оныгы.
— Аның нәрсәсе көлке?— ди бабай.
— Алар ыштансыз керәләр бит!— ди, һаман да көлеп оныгы.
— Үзләрен су коендыралардыр, ыштаннарын түгел!— дип әйтеп куя бабай.
Оныгы тагын уйга бирелә. Бабам нәрсә әйтергә теләде икән диярәк аптырап бара. Шунда аңа бабасы әйтеп куя:
— Күзең күрмәүгә сылтау оятлы итә шул!— дип.
Шунда гына оныгы аның баядан бирле нәрсә турында әйтә-әйтә килгәнен аңлап ала да:
— Күзең күрү бер хәл, акылың булмаса, сукыр йөрүең хәерле!— ди.
10.01.2010.
БУЙ ҺӘМ АКЫЛ МӘСЬӘЛӘСЕ
Хикәят
Бер авылда илгә бер, күзгә ямь ике кыз үсеп җиткәннәр. Аларны кичке уеннан егетләр озатып киләләр дә килүен, әмма капка баганаларын гына кочаклап калырга мәҗбүрләр ди. Бу хәлдән яшь-җилкенчәк тәмам гаҗизлектә калганнар. Нишләргә дигән хәсрәттә бер бабайга акыл эстәп килгәннәр. Ул аларга әйткән:
— Төлке белән йөзем җимеше хакында мәсәлне беләсезме? Сез дә шул хәлдә,— дигән.
Егетләрнең бабайның бу таныш нәрсәне әйтүенә ачулары килгән, шунда берсе:
— Бездән төлке кебек буегыз җитми дип көлмәсәгез дә ярар иде. Киңәш сораган булдык тагын, Сезне акыллы дигән сүз илдә юкка гына колакларны пычратып йөри икән,— дигән.
Кешеләрдә дорфалык кайсы очракта һәм ни өчен булганлыгын аңлаган бабай аңа сабыр гына әйткән:
— Мин кызлар турында уйлаган идем. Йөзем җимешләре пешеп өлгерсәләр, төлкенең авызына үзләре өзелеп төшкән булыр иделәр!
Егетләр аның бу киңәшен алганнар һәм рәхмәт әйтеп чыгып киткәннәр. Кызларның урамына килеп, шунда тезелешеп утырганнар. Каршы якка, авызларын ачып әлбәттә. Шулай чибәркәйләрнең пешеп җитүләрен көтәргә булганнар икән имештер.
Боларның шушы ахмак хәлләре турында бабайга сүз ирешкәч, ул аларга тагын акыл бирергә кирәктер дип киткән. Килсә — күрә: халык сүзе хак икән! Ул үзен: «Һәммә хакыйкый сүздә хикмәт юк!»— дип юаткан да, аннары шундагы егетләргә сәлам биргән.
Менә кызларның берсе, көянтәсенә чиләкләр асып, су алып кайтырга капкадан чыккан. Егетләр аңа:
— Чибәркәй, кая барасың?— дип әйтеп калганнар.
Әмма кыз:
— Сезнең анда ни эшегез бар?— дигән дә үз сукмагы белән китеп барган.
Аның артыннан егетләрнең әлеге дә баягы берсе:
— Яшел әлегә, пешә башламаган да!— дип әйтеп калган.
Ул арада кызның икенчесе дә капка төбендә пәйда булган һәм күршеләренә таба бара икән, егетләр:
— Кая киттең, чибәркәй?— дип артыннан әйтеп калалар.
Аларга кыз:
— Күршебезгә иләккә, кирәге булыр җиләккә!— дип җавап биреп узган.
— Нәрсә, җиләк пешкәнме әллә?— диләр икән егетләр.
— Пешкән-пешкән дә өзелеп төшкән!— дип, кыз юк та булган.
— Пешкән сиңа,— ди икән тагын да егетләрнең шул ук берсе.— Монысы да әлегә яшел, бала-чага кебек сөйләшә!
— И-и,— дигән бабай, бу егетләргә шаклар катып,— сезнең дә буегыз гына үскән, ә кызлар инде икесе дә пешкәннәр, агачларыннан өзелеп тә төшкәннәр!
Шушы сүзләрен әйткән дә кайтып та киткән. Егетләр бабайның безгә нәрсә әйтүе икән дип аптырашта калганнар.
Белмим, әле һаман да аптырашта утырамы икән? Кайчагында шуларны барып бер күрәсе килә. Ә бәлки аларга да акыл кергәндер?
ИЛДӘ ЕГЕТ БУЛМАСА
Хикәят
Дөнья йөзендә күзләрнең явын алырлык чибәр кызлар сирәк була диләр. Бер авылда гүзәлләрнең-гүзәле бер кыз үскән. Аны күргән кешеләрнең хәтта төн йокылары да кача торган булган, алар гүяки үзләренең җаннарын шул кызга күчкән итеп тә тоялар икән. Менә шул инде аларның котларын алган.
Ә кыз үскән, буйга җиткән. Аның матурлыгы турында җырларда җырланган, сүзләрдә сөйләнгән. Ул арада иптәш кызлары кияүгә дә чыгып беткәннәр, тик бу гүзәлкәйнең генә кулын сорап һичкем дә килми икән. Атасы аптыраган, әнисе борчыла башлаган. Нишләргә дә белмәгәннәр. Шуннан алар берәр акыл иясе белән киңәшеп карарга булганнар: ул нәрсә әйтер икән?
Белешә торгач, күрше авылларында гына шундый кеше бар икәнлеген ишеткәннәр. Кызның әткәсе аңа килгән, китергән күчтәнәчләрен биреп, күңелендәге серен сөйләргә керешкән. Бу акыл иясе ак сакаллы бабай икән. Ул аңа болай дигән:
— Син, энем кем, иртәрәк килгәнсең, кызың әле кияүгә чыгар яшенә җитмәгән!
Ата кеше моңа бик аптыраган. Бу бабайның инде акылы чыга башлаган икән, халык юри, миннән көләр өчен Локман Хәким башы бар аңарда дип әйткәннәр, алдаганнар бит диярәк, ачулы һәм үпкәле килеш кайтып киткән. Шулай да бу бабай:
— Кызыңнан сорасаң, ул да шуны әйтер!— дип, бу атаны озатып калган.
Ир өенә кайткан. Әүвәле хатынына бу бабайның нәрсә әйткәннәрен сөйләп биргән, аннары кызның үзеннән сорап карарга булганнар:
— Кияүгә чыгасың килмиме?
Кайсы тәрбияле бала, ил күзенә бер исәпләнгән чибәр зат:
— Минем кияүгә чыгасым килә!— дип авыз салындырып әйтсен инде? Әлбәттә «юк!» дип җавап биргән.
Ярар, бу бабай дөрес киңәш биргән икән диярәк, ата белән ана ризалашканнар: «Иртәрәктер шул!» Һәм көтәргә булганнар.
Вакытлар бара торган. Кияүләр юк та юк ди. Ә иптәш кызлары инде балалар алып кайтып, бишек тирбәтеп, кайнаналарының ялчысына әверелеп беткәннәр. Ата белән ана киңәшеп, тагын теге бабайга киткәннәр. Акыллы сүзләрен ишетәселәре килгән. Әмма бабай аларга:
— Иртәрәк килгәнсез,— дигән,— бакча гөле сулганны көтмәгәнсез!
Болар бу юлы икәүләп аптырашта кайтып киткәннәр. Үзләре бара, үзләре сөйләшә икән:
— Бу бабайның бер дә акылы юк күренә, илдә буранлы кыш, ә ул бакча гөлләре сулмаган дигән була!
Шунда ата кеше аһ итеп куйган һәм әйткән:
— Карале, анасы, ул бабай бит безгә кызыбыз көзен кияүгә чыгасын белдереп шулай сөйләде,— дигән.
Болар шул хаталары белән шат булып өйләренә кайтканнар. Кызларына якты йөз, ачык чырай күрсәткәннәр. Әмма аның картая баруын күреп, борчылуга да төшкәннәр.
Шулай яз җиткән, җәйгә дә кергәннәр. Кызларын, җиләккә баргач, ирләр күреп калып:
— Язгы чәчәкләр сулгандай сулгансың, җәмиләкәй!— дип җыр көйләп калганнар. Әлбәттә аларның «җәмиләкәй» дигәннәре «чибәркәй» дигән сүз икән.
Көздә бу йортка рәттән өч яучы килгән, барысы да асыл ирләргә кызны димлиләр икән. Ата-анасы да каршы түгелләр, егетләрдән юк икән, гаилә корып караганы да ярый имеш. Әмма кыз андыйларга хатын булудан баш тарта торган.
Бу хәл тагын да аптыраш кына бит.
Әти-әтисе кабат киткәннәр теге бабайга. Әмма ул инде гүр иясе икән. Киңәш ала алмыйча кайтканнарында ана кеше елый икән:
— Ай-һай ла Локман Хәким кебек акыл иясе иде, кызыбызны кайчан кияүләр сорап киләсен дә әйткән иде,— дип.
Өйләренә килеп кергәннәр. Кызга бер дә ямь күрсәтмәгәннәр, хәсрәттә утыралар икән. Кыз да боеккан. Аннары әйткән үз алдына: «Болар белән гамь чигеп утырганчы, ир куенында ямь булуың артык!»— диярәк. Һәм кем сорап килсә дә, аныкы булырга ният иткән.
Бәхетенә бер егеттән яучы килгән. Әмма әти-әнисе:
— Кызыбызның үзеннән сорагыз, ул инде яшендә безне куып җитеп килә, үз акылы — үзендә!— дип, кимсенеп җавап биргәннәр.
Ә кызлары, ниятенә күрә, яучыга ризалыгын әйткән.
Туйлар үтеп, күңелләр тынычланып калгач, ата белән ана сөйләшеп утыралар икән. Ана кеше әйтә ди:
— Бакча гөле кебек чагында кызыбыз беркемгә дә кирәк булмады, инде көз кебек сулгач, аңа адәм карый башлады,— дип.
Шунда ата кеше дә теге бабайның акыллы сүзләренең мәгънәсен төшенеп алган һәм:
— Чибәр кызга йөрәге җитәрлек батыр егет илдә булмаганнан ул, хатын!— дип әйтеп куйган.
Шунда гына дөньяның серләре аларга ачылып алган.
ҮЛЕМНӘН КУРЫККАН ЕГЕТ
Хикәят
Бер егет үлемнән курка башлаган. Хәер, адәм баласына хас сыйфат булганлыктан, моңа бик алай игътибар да биреп тормаска мөмкин иде. Әмма егетнең куркаклыгы көннән-көнгә котыры зурая баргач, кешеләр үлемнең үзеннән түгел, бәлки егетнең күзеннән котлары оча башлаган. Бу авылдагы бер бабай, бу хәлне ишеткәч, боларны әйткән:
— Үлемнән курку юләрлек бит ул!— дигән.
Егеткә аның бу сүзе ирешкән һәм, аңа барып:
— Бабай, мине юләр дип әйткәнсез. Дөресме шул сүзегез?— дигән.
— Әйе,— дигән бабай,— син бит адәм баласы! Адәм балалары һәммәсе дә үлемле! Минем дә бабам, атам, анам гүр ияләре инде, мин дә үләрмен! Әҗәлдән барыбыз да курка, хәтта үзем дә, әмма синең кебек үк акылсызланырлык хәлгә килеп җитеп түгел!
Егеткә аның бу сүзләре ошамаган. Шулай да ул сорыйсы иткән:
— Дөньяда һәммә нәрсә дә үлемле, монысын мин дә беләм, әллә үлемсез бер Аллаһы тәгалә генәме? Бу бит зур гаделсезлек! Сез моңа ризамы?— дигән.
— Ә ни өчен алай сөйлисез?— дигән бабай да аптырап.— Кыямәткәчә фәрештәләр дә үлемсез!
Егеткә аның бу сүзләре ошаган. «Менә бит,— дигән ул, күңеленнән куанып,— фәрештәләр үлемсез икәннәр. Әгәр дә күп-күп итеп изгелекләр кылсам, мин дә фәрештә булырмын! Юккамы изге кешене фәрештә дип атыйлар?»
Бабай аның йөзенә елмаю нурлары чыгуга бик тә аптыраган. «Мин моңарга нинди дөрес киңәшләр бирдем икән шулай?»— дип, хәтерен яңартырга тырышып караган. Әмма исенә төшерү аңарга мөмкин булмаган. Егетнең үзеннән сорарга кыймый калган. Аның да үлемсез буласы килгәндер инде әлбәттә!
Шушы көннән башлап егет гамәлләрендә изгелекне арттыра барган. Күңелен һаман да күршеләренә-башкаларга эштә ярдәм белән мавыктырган. Дөрес, халык мондый бушка килгән хезмәтченең илдә барлыгына бик тә сөенгән. Аның һәрдаим яхшылыкларын күреп, моңа шулкадәр күнегеп җиткәннәр ки, әгәр дә егет аларга ярдәмгә соңга калса яки башка берәүгә күбрәк булышып, үзләренә аз эшләшсә, аны авыр сүзләр белән ачулана ук башлаганнар.
— Кайда йөрдең шушы кадәр вакыт? Бу гамәлне синең килеп эшләшүеңә өметтә кузгаткан идек! Болай пошмас икәнлегеңне белсәк, тотынмаган да булыр идек!— дигәнгә кадәр барып җиткәннәр.
Егет яңадан-яңа орышуларны кабул итмәс өчен тагын да өлгеррәк һәм тырышрак булырга мәҗбүр икән. Ә халык һаман да аңардан риза түгел ди.
Ул егет ялгыз әнкәсе белән генә торган. Менә кешегә хезмәтендә арып-талчыгып, тәмам кич иңгәч кенә кайтып, инде суынып бетә барган чикмәнле бәрәңге ашап утыра икән бу. Әнкәсе әйткән:
— И улым,— дигән,— бүген дә олы, авыр эшләр эшләттеләрме? Бик арыгансыңдыр инде?
— Әйе,— дигән улы.
— Борчылма, ятып ял иткәч, барча арыганлыкларың бетәр, сиңа йомшак урын-җирләреңне җәеп куйдым. Малларыбызны ашаттым, ашарларына беткән иде, чана тартып барып, кырдан салам кайтарып, башак ясап бирдем. Тиресләре җыелган иде, аларны түктем! Тик менә утарлары җимерелә башлаган, абзар кыеклары ачылган, баганалары ава башлаган. Аларга гына көчем җитмәде. Аллаһы боерса, бәлки иртәгә эш итеп куя алырмын,— дигән.
Аннары, һаман да улы өчен борчылып, аңа боларны да әйткән:
— Аша-аша, кадерлем минем! Чикмәнле бәрәңгедән гайре ашарга әйберебез дә калмады инде. Берүк ачулана күрмә, сине кешечә тәрбия итә алмыйм, тормышыбыз авыраеп бетте шул!
Егет шунда, ризыклары өчен әнкәсенә рәхмәт әйтеп, рәхәт җылы урынына барып яткан. Арыган булуы сәбәпле минут эчендә йокыга киткән. Әлбәттә төш тә күргән.
... Имеш, ул фәрештәләр янында очып йөри, ялгыз агачка барып куна һәм алардан мондый мактау сүзләре ишетә:
— Аһ, сез нинди күркәм... Аһ, сез нинди матур... Аһ сез! Сез! Сез!..
Егет моның саен сөенә, ботактан-ботакка кунып куана. Әмма шунда күрә: бер явыз карчык фәрештәләрне таяк белән куып йөри. Бу нинди хәл икән дигән егет, шунда искәреп, бу карчыкның үз газиз әнкәсе булуын танып ала һәм аңа:
— Нишлисең син, фәрештләрне куркытып очырасың бит?— ди.
— Нинди фәрештәләр булсыннар болар? Каргалар бит!— дигән шунда әнисе.— Фәрештәләр мондый корыган агачка куналар димени? Фәрештәләр кешеләрнең йөрәкләрендә оя коралар, Аллаһы тәгалә булган җирдә генә яшиләр! Көш-көш! Кит моннан, син дә карга, шайтан ялчысы!
Егет шунда сискәнеп уяна. Инде таң атып килә ди. «Бу ни булды бу?»— дип уйланып яткач, егет урыныннан торган да, иң әүвәл абзар-кураларны, ачка калган мал-туарын карап чыккан. Аннары әйткән:
— Йа Хода, мин дивананы яшәтүеңә караганда үтерүең артык!— дигән.
Шунда аның йөрәге лепе-лепе тибеп алган. Кемнең үләсе килсен инде? Ярый әле егетнең сүзләре әҗәл фәрештәләренә ишетелми калган. Алар, йөгереп барып, аның гамәл дәфтәрен карап: «Аллаһы әкбәр!»— дияргә өлгермәгәннәр.
Көн-төн эшләп, егет үз йортын-җирен тәртипкә китергән, малларын да ач тотмый башлаган. Шулай тернәкләнә барып, тәмам баеп та киткән. Аңа әнисе дә сөенеп бетә алмый икән.
Бу хакта хәбәрләр теге бабайга да килеп ирешкән. Ул әйткән:
— Менә егеткә акыл кергән! Үлем шәүләсе дә аңардан чигенгән! Инде өйләнеп тә җибәрер!— дигән.
Нәкъ шулай булган да. Егет чын ир кыяфәтен алган, тормышын гөрләтеп, бәхетенә кинәнеп, хатыннан сөенеп, әнкәсеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, бер учма балалар үстереп ята икән.
Бу хакта да сүзләр теге бабайга килеп ирешкәннәр. Ул әйтә икән:
— Акылын тапкан кеше йөрәгендәге куркуын югалта,— дип.
Чыннан да ул хаклы бит: хикмәт үлемдәмени, матур итеп яши белүдә бит!
Ә шулай да аңламый калдым: халыкта, гадәтләренчә олы-олы эшләр башлап җибәреп, аны ни башкара, ни бетерә алмыйча, һаман да шул рәхмәткә көч түгүче егетне ачулана-ачулана көтеп утыралармы икән? Әллә соң белмиләрме: колхозлар күптән таралдылар, инде кабат кайтмаслар шул!
11.01.2010.
ТОЗЛАУ-БОРЫЧЛАУ
Хикәят
Ике гыйбат сөйләшәләр. Берсе болай дип зарлана:
— Гомерем буе җаныма тоз салып тордылар, аларга түзәрлегем калмады!
Икенчесе моны башын селкеп, әйе-әйе диярәк тыңлап тора да:
— Тозсыз булсаң, шулай инде ул, җаныңа гына түгел, күзеңәчә тоз тутыралар!— ди.
Алар сүзләрендә килешеп, дөньяны ачулануларын дәвам иттерәләр, кешеләрдән зарлана бирәләр.
Сөйләшүләрен мин дә ишеттем, болар да мәгънәле була башлаганнар икән дигән фикергә килдем. Сүзләренә катнашып:
— Сез нинди мәгънәле сүзләр сөйлисез!— диярәк, аларга илтифат белдереп, күңелләрен хушландырасым килде. Әмма:
— Борычлап маташма әле монда!— дип әйтәселәрен уйлап, ниятемнән кире кайттым.
Шунда беренчесе:
— Үз тозларына үзләрен чумдырам әле!— дип әйтеп куйды.
Сабырлыгым өчен мине шатлык күмде.
01.11.2007.
«НЕВМЕНЯЕМАЯ»
Хикәят
Мин-минлек кайнарлыгыннан мунча ташы кебек кызган, чәчен шүрәле мөгезедәй очлайтып өеп йөртүче бер декан ханым, дәүләт имтиханнары тәмамлангач, студентларының алган билгеләреннән канәгатьсезлеген белдереп, шушы имтиханнарны алучы комиссия әгъзалары каршысына кереп, тавыш чыгарып, аларга бөеренә таянып кычкыра башлый.
Профессорлар гаҗәпкә калалар, хәйран итеп тыңлап утыралар. Деканның кайнарлыгы һич тә сүнә белми. Шунда бер профессор, шүрәле белән очрашкан Былтыр сыман аннан сорап куя:
— Сез өегездә дә шундыйдыр инде?
— Анда ни эшегез бар?— ди декан, мин-минлек кайнарлыгын сүндерә алмыйча.— Мин өйдә дә шундый!
— Үзгәрешсез икәнсез! Аңлашылды!— ди профессор, җитди кыяфәтендә калып.
Комиссия шунда деканы калтыранып чыгып китә. Арадан берсе, русчалатып кына әйтеп куя:
— «Невменяемая» бу! Күренеп тора!
Аның сүзен ишетергә өлгергән декан, Былтыр кыскан шүрәле кебек тагын да үкереп кычкырып җибәрә:
— Юләрләр! Мин сезнең кирәгегезне бирермен әле!
15-16.06.07.
ТРАМВАЙ ХАТИРӘСЕ
Хикәят
Хәзерге яшьләрдән зарланыр яшькә минем дә җитеп барган чаклар. Ачуың да килмәс иде: урын бирмиләр, нинди генә «маршрут»ка утырма — яшьләр. Кая баралар, диген? Хәер, анысына риза да, тик менә утыргычларга утырып баралар, ә картлар — аяк өсте басып. Хәзер бит безнең заман түгел, өлкәннәргә урын бирмиләр.
Шулай трамвайда бара бирәбез. Бер әби керде. Яшьләр утыргычларны тутырганнар, әбигә игътибар да юк.
Кузгалдык кебек.
Ә әби, килде-килде дә, берәвенең өстенә утырып маташа. Чәрелдәп яшь кыз сикереп торды:
— Өстемә утырасың бит!
Әби дә югалып калмады:
— Гафу итегез, кузгалмыйча да утырасыз бит. Утыргыч дип торам. Яшьләр икәнсез!— диде.
Чәрелдек кыз кузгалган урын бушаган иде, шунда утырды.
Кыз, бичаракай, «һе!» дип борынын чөйде дә читкә барып басты. Трамвай, җиңел сулыш ала-ала, алга бара бирде.
14.06.07.
ӨЧ БАШЛЫ КЕШЕЛӘР
Хикәят
Университетларда, беләсездер, акыллы укытучылар гына укыта, акыллы кешеләр генә укый.
Ярар-ярар, акыллы түгел икән, болайрак булыр: университетларда белемле мөгаллимнәр генә укыталар һәм белем җыяр өчен атлыгып торган студентлар гына укыйлар. Монысында бәхәсләшә алмыйсыз инде, әйеме!
Шулай бервакыт миңа да алар арасында эшләп алырга туры килде. Менә студентларның педагогик практика материалларын карарга һәм, тикшереп, аларга билге куярга тиеш идем. Иренмичә, җөпләп-җентекләп укып утырам. Әле яңа гына татар теле кафедрасында идем, хәзер икенче, шундый ук татар теле кафедрасындамын. Әле аның шундый ук өченчесе дә бар. Гаҗәп тә түгел. Безнең университетның ректоры да, проректорлары телчеләр булгач, үзләренә берәр кафедра ачканнар да, өстәгеләрдән боларның бу эшләрен өнәмәүләре хакында сүз ишеткәч, ул кече урыннарын вакытлыча башка кешеләргә биреп торып, тиздән заман үзгәрәсен, бу тәхетләрен дә кайтарып аласыларына өметләрен һәм нәфселәрен кабартып яши бирүләре хакында да халыкка мәгълүм иде. Ул кафедраларга, вакытлычага булсын-булмасын, мөдир итеп куелган укытучыларга хәйран итәрлек: берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе акыл иясе инде менә! Сокланып туймассың! Бар икән бит татарда да акыллы, белемле, өлге итәрлек ханымнар!
Папкалар тикшереп утырам. Кафедра мөдире кайнаша. Курс эшләрен тапшырганнар, шуларны карап утыра икән. Минем белән дә бер-ике кәлимә сүз сөйләшеп алды. Шәхесемә шушы кадәр илтифат итеп, үзе белән әңгәмәдәш булырга мине лаеклы санаганы өчен рәхмәтле идем әлбәттә. Югыйсә, игътибарга да алып тормыйлар күп вакытта. Бу кафедра мөдирләре бигрәк тә инде!
Бераздан ханым:
— Тотынып утырыгыз!— дип әмер бирде.
Мин аптырабрак калдым. Аңламаганымны белдереп, мөдирәгә хәйранлы күз карашымны төбәдем.
— Ишетәсезме мине?— диде ханым.— Тотынып утырыгыз, дидем!
Әйе, бу аның: «Егылып китә күрмәгез!»— дип кисәтүе инде. Мин өстәлгә ябыштым һәм:
— Егылмыйм! Нык тотындым!— дидем.
Ханым канәгать елмайды һәм алдындагы ачык папкадан укып китте:
— «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары» темасына язылган. Ишеттегезме?
Мин үземнең кып-кызыл булганымны тойдым. «Ханым юри мине мыскыл итеп шулай бутый,— дидем күңелемнән генә.— Бирешмә, Фәрит! Җаныңны тыныч тот!» Әмма сүз әйтмичә дә калу ярамый иде.
— Шаяртасыз!— дигән булдым.
— Юк, сез ишетәсезме, «Фәрит Яхинның...»! Адәм көлкесе! Җитәкчесе дә кем бит әле! Проректор! Хор-р-р...
Ханымның тамак төбенә калын көлке төкерекләре утырды. Ул аларны авыр уздырып җибәрде. Әллә студентларының наданлыгына, әллә укытучыларының галимлегенә хәйран иде. Көләргә җыенганы сизелмәде, югыйсә. Сулышын да бик авыр алыштырды.
— «Альберт Яхин» дисәгез, аның да татар теле укыту буенча хезмәтләр язганы юк. Ул татар әдәбиятын татар мәктәпләрендә укыту юнәлешендә армый-талмый эшләде. Рус мәктәпләре өчен дәреслекләр язганлыгын хәтерләмим,— дидем.— Фәрит Яхинга килгәндә...
«Фәрит Яхин» дигән кеше ул мин булам инде дигән сүзләрне тезмәкче идем, мөдир ханым бүлдерергә кирәк тапты:
— Менә мин дә шулай дим бит! Хәйран итәләр мине ул студентлар! Җитәкчеләрен дә әйтер идем инде! Фәрит Яхин композитор бит ул, әле ниндие! Композитор! Шуны да белмәскә!
Ханымның ачуы бик хәйран кабарган иде. Әмма гаҗәпсенүемне мин дә яшерә алмадым:
— Композитор?— дип сорадым хәйранлыкта.
— Композитор! Фәрит Яхин — композитор!— диде ханым катгый тонда, фикерен ачык белдереп кабатланып, миңа да гаҗәпсенеп карап.— Сез нәрсә, Фәрит Яхинның композитор булуын белмәскә инде, Фәрит Яхин!..
Менә шунда булса да акылы утырырга, ханым аңына килергә, хәтерен яңартырга тиеш иде! Юк булмады.
Мин урынымнан кузгалдым. Ханым янына килдем, аның алдындагы папкага күз салдым. Анда чыннан да калын гына курс эше, аның титул битенә калын хәрефләр белән чекрәйтеп мондый тема язылган иде: «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары».
— Кызык икән,— дидем.— Ә эчендә ниләр язылган соң?
Ачып карарга рөхсәт иттеләр. Бу курс эше Мөхетдин Корбангалиевнең тел гыйлеме фәнендә эзләнүләре хакында тәфсилле итеп язылган, дүрт мең дә җиденче студентның берсеннән икенчесе күчереп, олы эш буларак кафедрага тапшырылып килгән хезмәтләреннән берсе иде. Әле доклад, әле диплом сыйфатында да гыйльми җәмәгатьчелек каршында якланылып, тар һәм киң вариантларында кулдан-кулга йөргәнлеге бу нөсхәдә дә эзен калдырган булып чыкты: беренче бүлеге Корбангалиевнең эшчәнлеген кыскача сөйләп чыга, икенчесе — шуның киңәйтелгән, сузылган варианты. Әнкәм ягыннан минем дә бабамның әткәсе Корбангали булган, менә хәзер аның бер чатыннан Мөхетдин агалар нәселе киткәнлеген әйтсәләр, кешеләрнең белеменә хәйран итәр идем. Ә монда...
— Алай икән,— дидем, тыныч һәм исем китмәгән рәвешемдә.— Монда Мөхетдин аганың эшчәнлеге яктыртылган икән. Тышлыгына гына хаталык белән язып куйганнар. Темаларны биргәндә безнең әдәбият кафедрасы тикшерә торган иде инде ул... Кызык, бик кызык хәл. Бәлки миңа истәлек өчен бирерсез титул битен?
— Юк, сез нәрсә! Җитәкчесенә карагыз — кем?.. Шул шул менә! Аңардан узарга ярамый! Композитор Фәрит Яхин!.. Ничек?.. Әгәр берәр хезмәт язган булса?
— Юк, минем тел гыйлеме, аны укыту методикасы буенча хезмәт язарга җыенганым юк!— дидем. Әмма кызмадым. Сабырлык минем киңәшчем иде.— Язарга туры килер микәнни?
Мөдир ханым бу сүзләремне ишетергә теләми иде булса кирәк, кызарынды һәм тагын да күркә кебек бүртенде дә:
— Сез миңа Фәрит Яхинның тел гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләрен атагыз, үзегезне китереп кыстырмагыз!— диде, гүяки шул сүзләре белән ишеккә таба төртеп күрсәткәндәй әйтеп.
Мин аңладым. Башымны иеп чыгып киттем. Ә үзем: «Фәрит Яхин дигән кеше мин үзем бит, мин! Ә композитор Яхин, анысы — Рөстәм Яхин! Әдәбияттан дәреслекләр авторы — Альберт Яхин! Шуларны да аермаска! Өчебез өч төрле кеше бит, өчебез өч төрле! Туганнар да түгел хәтта. Фамилиядәшләр генә! Беребезнең дә тел фәненә катнашыбыз юк! Әмма Фәрит Яхинны, гомере буе белгән, бер чорда бергә укыган, инде егерме еллар күршеләре булып яшәгән, эшләгән кешене мөдир ханымның танымавы — бу бит мыскыллавы инде!»— дип уйланып, үз кафедрабызга таба юнәлдем.
Бераздан, хәл алгач, өс киемнәремне киеп, өемә кайтып киттем.
— Э-эһ, акыллы башлар — өч башлы кешеләр!

Sie haben 1 Text von gelesen Tatarisch Literatur.
- Teile
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7