LatinJede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.
Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3
Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4133
Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 2114
37.2 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern
52.7 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern
60.4 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
— Әмма мин тормышны йөрәгем белән ачык күреп, дөрес итеп тасвирлыйм,— дигән шагыйрь, кызып китеп,— ә галимнәр — мин язганнардан илһам алып, шул юл белән килеп, хакыйкатьне ачалар!
— Килешәм,— дигән аңа тагын да ул галим, бәхәс итмичә, фикер кайнарлыгын сабырлыкка кире кайтарып,— күзләребез күргәнне, колакларыбыз ишеткәнне күңелләребез ачык аңласын өчен сез кирәк әлбәттә! Дөрес! Бәхәсләшү урынсыз сыман...
— Менә-менә, шагыйрьләрнең бөеклеген дә таныйсыз икән бит!
Галим тыныч кына бу юлы да күңел рәхәтлеге белән елмайган һәм:
— Мин әле үземнең хаталы фикердә булуымны да яхшы танырлык хәлдәмен!— дигән.
ГАЛИМЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ
Хикәят
Галимлекнең тирәнлеге гыйлемнәрне күп итеп җыюда һәм шул гыйлемнәрнең сандыгы саналуда түгел, бәлки халыкка файдалы һәм кирәкле белемнәр иясе булуда. Әмма берәүләр хакыйкатьне ачыклау аша гыйлемнәр тудыралар, икенчеләр ул фәннәрне халыкка файдалы итеп әверелдерәләр. Беренчеләре юк икән, икенчеләре дә була алмый.
Хәер моны гына белмәгән һәм танымаган кеше юктыр ул.
Ә менә мин бер затлы әфәндене белә идем. Ул һәрвакыт туры сүзле, ачык акыллы, күңел күзе якты күрүче кешеләрдән саналды. Әйтәләр бит, бәхетеңне сыер сөзсә, диләр, яраны бәйләп куйгандагыча итеп кенә төзәтеп булмый.
Бу әфәндегә дә тормышта юл бирмәделәр, көнчелекле дошманнары да күбәйде. Мин аннан:
— Нигә шул өчле-тугызлыларга ирек куясыз, аларны бераз тәнкыйть итмисез?— дидем.
Ул елмайды гына. Гүяки шунда: «Акыл өйрәткәнче, үзегез үрнәк күрсәтсәгез иде!»— дия кебек иде. Әмма юк икән. Ул миңа болай диде:
— Без барыбыз да Аллаһы тәгалә бәндәләре. Һәркайсыбызга ул үз өлешен, ризыгын биргән. Әгәр дә башкаларның хаталарын ачып аңлатып йөрсәм, алар оятлы булырлар, авызларын ризыкларыннан өзәрмен дип куркам!
Бу сүзләре мине хәйран иттеләр.
СУКЫРЛЫК ГАЛӘМӘТЛӘРЕ
Хикәят
Әдәби әсәрнең эчтәлеген без күп очракта үзебезгә кирәкчә аңлыйбыз. Бүген укыганда андагы бер төрле фикерләргә игътибар итсәк, иртәгә, мәсәлән, кабат укысак, яңача, башка мәсьәләләрнең дә шактый калку булуын ачыклап, бөтенләй башкача кабул итәбез кебек. Әйе, без күп очракта Әбул-Мәҗит Сәнаиның «Сукырлар һәм фил» мәснәвиендәге кебек, әсәрнең кайсы җиренә күңел кулыбыз тиеп китсә, шул урынга бәйле фикер йөртәбез. Шулай итеп филебез, нәкъ Сәнаидагыча, әле келәм, әле торба, әле багана булып күзаллана. Димәк без кемнәр инде? Әйе, сукырлар! Күзаллау үзе генә берничек тә хакыйкатьне туры тануга китерми, ул хәтта хаталандыруга гына сәләтле. Хакыйкатьне таный белмәвебез аркасында без бары тик саташулы фикер бишегендә генә кала бирәбез...
Шушы рәвешле озын һәм озак сөйләшү дәвам итеп, мәҗлестәге кайбер тыңлаучыларның итагать белән акрынлап йокыга китә баруларын күреп, җитмәсә сүзләрдә хаталану барлыгын тоеп, аптырашта ук калдым. Фикер кайнарлыгын тоткан кешеләрне бүлдерүе ничектер кыенрак иде.
Форсат килгәч әйттем:
— Юк, җәмәгать, күзаллау булган җирдә танып-белү, хакыйкатькә ирешү бар, әгәр дә күңел күзебез ачык күрсә, акны кара белән бутамаса билгеле...— дидем.
Бу сүзләрем халыкны тәмам йокыга бирелдерде. Үземнең дә авыз ачылгалап, буыннарны таратыр өчен киерелгәләп куйдым һәм:
— Әллә нигә көне авыр, сөякләрне җебетә,— диярәк әйтеп тә салдым.
Мәҗлес рәхәтләнеп бер гырылдап җавап бирде.
ТӘРӘЗӘ ТӨБЕНДӘ ГӨЛ
Хикәят
Күңелең яхшы һәм яхшылыклы булса, сине беркайчан да ямьсез кеше дип әйтмәсләр. Әмма йөзең чибәр булса да, күңелең яманлык белән тулы икән, сине һич тә гөл белән чагыштырмаслар...
Шул турыда фикер йөртеп әйткән идем, миннән:
— Ә гөлнең җаны бармыни?— дип сорадылар.
Кешеләрне кыен хәлдә калдырырга тырышу наданлык билгесе түгел, анысы.
— Гөлнең тыны — аның хуш исле булуы!— дип җавап бирдем, борынгы төрки бабаларыбызда «тын» сүзенең хәзерге безнең «җан»сүзенә адекват-туры килүен күздә тотып.— Хакыйкатьтә чәчәкләрнең бернинди матурлыгы юк, әгәр дә исләре белән һушларыбызны алмасалар!
Әйттем әйтүен, әмма телемне тешләргә мәҗбүр идем. Чәчәкләрнең төсләре дә, формалары да могҗизадай булганнары юкмыни? Аларның балкышы да, сурәтләре дә, исләре дә безне хәйран итмиләрмени?
Мин китапханәбезнең уку залында идем. Уйларым тыгызланудан тәмам арып, аларны гүяки таратып җибәрергә теләгәндәй, киң һәм олы тәрәзә янына килеп, чиксез иркен күккә төбәлдем. Шунда мизгел эчендә бөтен нәрсәне оныттым да куйдым. Күземә дөнья йөзенең төсләре ачык күренә башладылар. Тәрәзә төбендә бик матур чәчәкле гөл үсеп утыра иде. Исемен белмим. Әмма аның чәчәкләре көймәдә йөзеп барган чибәр кызны хәтерләтә иделәр. Сабырсызланып аларны иснәдем. Ә тыннары юк иде.
СҮЗЕМ ЮК
Хикәят
Һәркем үзенчә күрә, үзенчә аңлый, үзенчә ишетә, үзенчә сөйли. Имеш, кылый күзлеләр берне ике итеп күрә. Бер шундый кешедән сораганнар, дөресме бу сүз дип. Ул әйткән: «Сез нәрсә, мин дә бит сезнең кебек үк күктә ике айны күрәм, дүртне түгел!»— дигән.
Бу кыйссаны XII йөз башы сәлҗүк акыл иясе Әбул-Мәҗит Сәнаидан укыган идем. «Шулай шул!»— дип сөенеп куйдым.
Хикмәт шунда, берара вакыт миңа бер мәгънәсез хуҗаның кул астында тәкъдирем кушуы буенча эшләргә туры килде. Хәер, эшләү дип инде, минем бурыч — җыелышларга вакытында килү, фикер алышканда катнашу һәм киңәшләр бирүдән генә гыйбарәт иде. Акчасыз эш. Бу иҗтимагый тәртиптә эшләп килүче оешма үзенә үзе эш уйлап чыгара һәм шуларны башкарган булып яши иде, бичаракаем.
Мин анда озак җәфаланмадым. Киттем. Ә берникадәр вакытлар үткәч, шушы ук хуҗабыз инде, башка эш урынымда башлык булып килде. Ул кешегә карата бернинди үпкәм дә, тискәре карашым да юк иде. Әмма ул беренче көненнән мине кага, кысрыклый һәм җәфалый, хәтта җәзалый ук башлады. Бу хәлгә бик аптырый торган идем. Миңа искедән яхшы танышым очрап, хәлне аңлатып биреп: «Синең турыда ул «элекке урынымда тынычлап эшләргә бирмәде, каныма гел тоз салып кына утыра иде» дип ничә тапкыр әйткәне бар иде!»— диде.
Мин аптырап калдым. «Аңа ул вакытларда мөмкин кадәр яхшылыклы һәм игелекле киңәшләр бирәм дип уйлый идем үземне» диярәк хәтерем тагын да бозылып алды. «Менә бит ничек!»
Тормышка, дөнья йөзенә, кешеләргә хәйран итүдән ары башка төрле гамәлем калмады бугай хәзер.
АВЫЛ МӘКТӘБЕ СЕРЛӘРЕ
Хикәят
Хәтерлим... Ул вакытларда син дүрт яшьләреңдә идең, диләр. Исемдә, мәктәп янына килгән идем. Бер төркем малайлар туп тибәләр. Ул да түгел, кайсы-кая качып та беттеләр. Үзем генә торып калдым.
Мәктәп директоры Зиннуров абый килә икән.
— Нишләп торасың?— диде.
Исәнләштем. Кәефе куш булды.
— Әллә мәктәпкә килдең?— диде.
— Килгән идем дә, кертмиләр шул,— дидем.
— Әйдә, кертәм. Кем кушты дисәләр, директорның рөхсәте белән диярсең!
Килештем.
Әлегә мәктәп тәртипләрен белми идем. Бер класска барып кердем. Укучылар мисал чишеп утыралар, «А»га «В»ны кушкач ничек була дип. Апамнан дәрес хәзерләгәнендә ишеткәнем бир иде: «а»га «в»ны кушсаң, «а» кушылган «в» була дип. Әйттем дә бирдем. Укытучы абый куып чыгарды.
Аннары башка класска кердем. Анда укып утыра иделәр. Бер укучы:
— «А»- «в»- «а»...— дип кабатлый.
Авазларны бергә җыйдырырга телиләр, кушып җибәрә алмый.
Әйттем дә бирдем:
— «Ава».
Мине бу дәрестән укытучы апа да куып чыгарды.
Мәктәпкә күңелсез икәнлеген аңлап, өйгә кайта киттем. Тагын Зиннуров абый очрады да:
— Булды дамыни?— дип сорады.
— Әйе,— дидем, мәктәп ягына төртеп күрсәтеп һәм авыр сулыш алып,— мондагы наданнар «А»га «В»ны куша алмыйча утыралар, ә бу класстагылар — «ава» алмыйча!
Әйттем һәм кайтып киттем. Шул көннән мәктәп директорыбызның теленә «агабы наданнары» һәм «авалмаган класс» дигән сүзләр кереп калган, диләр. Мәктәптә линейка башланды исә:
— Кая әле безнең «агабы наданнары», кая әле безнең «авалмаган класс»?— дип әйтә торган булган.
27.10.2009
МӘХӘББӘТ КӨЧЕ
Хикәят
Гомер иткәндә яшең дә арта гына бара ул. Хәер, хикмәт анда түгел. Башкада.
Кырыктан узып, иллегә якынаеп килгән көннәремнең берсе иде. Йөзе белән тулган айның яктысы, акылы белән челтер чишмә кебек саф, буй-сын белән каен агачы кебек зифа бер ханымга туры килеп, сәламен алганнан соң, үссенеп китеп, Казан шәһәренең иң матур урамында очраштык. Ул миңа «Зөләйха кыйссасы»н сөйләде һәм Йосыфның чибәрлегенә кыяфәтемне тиңләп тел сандугачын сайратып алды. Гашыйк икәнлеген аңларга тиеш идем.
Шунда бер танышымның узып баруын күрдем дә, аны мактап:
— Менә ул чибәр, менә ул акыллы ичмасам!— дидем.
Танышымны туктатып, хәл-әхвәлен сораштым. Аннары аңа юлын дәвам итәргә бирдем. Ә ханымнан:
— Нигә аңа күтәрелеп тә карамадыгыз? Күркәм, акыллы ир кешеләр нинди булуын күреп калган булыр идегез!— дидем.
Сүзләремнең уңышлы булып чыкмавын аңлап алуымнан да авыры юк иде. Ханым алдында мин берьюлы ахмак та, ямьсез дә булып күренү бәхетенә ирештем инде, анысы. Әмма ул:
— И мактаулы ир, и якты кояшым, син үзеңне миннән әллә нинди хәйлә болытларына качырып, болай да телгәләнгән җанымны газаплама инде!— диде.
Мин аһ иттем һәм егылып киткәндәй булдым.
ЧЫН ГАШЫЙК КЫЙССАСЫ
Хикәят
Күптәнрәк булды бу хәл. Бер туташның миңа гашыйк икәнлеген әйттеләр. Үзегез дә беләсез, әгәр дә җилкәңә кемнеңдер мәхәббәтен салсаң, ул күтәрә алмаслык йөккә әверелә. Мондый туташтан башаяк качуың хәерле.
Әмма барып кына чыкмый бит. Бер генә төрле хәйлә белән дә читкә кагып булмый үзен. Кала бу юл — ахмакка сабышырга! Ә чибәр кешеләр ахмак адәмнәрне сөймиләр, андый кешеләрдән тәмам чирканалар.
Һәм менә мин аңа бер кызны күрүем һәм дә шул кызга чиксез гашыйк булуым хакында олы сер итеп сөйләдем. Әлбәттә бу риваятем чын мәгънәсендә әкият иде.
Туташ миннән:
— Ул бәхетле кызның исеме ничек?— дип сорады.
Мин аңа:
— Белмим, сорарга кыймадым!— дип җавап бирдем.
— Сурәте ничек иде?— дип кызыксынды.
Йөземә саргаю кыяфәтләре чыгарып, ул кызның чәчләрен, буен-сынын, йөзен-гүзәллеген — һәммәсен-һәммәсен хыялым мөмкинлек биргәнчә итеп тасвирлап бирдем...
Туташның рәттән берничә көннәр югалып торуы мине бәхеткә күмде. «Менә бит,— дидем сөенеп,— ахмаклыкның ятсындыруда файдасы ничек зур!»
Ә берничә көн үтте дигәнемдә, теге мин тасвир иткән хыялый гүзәлкәй белән миңа гашыйк кызның бергә бүлмәмә килеп керүләреннән тәгәрәп китә яздым. Телемдә бу сүзләр тибрәнде:
— Болай да була икән дөньяда!
ОЗЫН ГОМЕРЛЕЛӘР
Хикәят
— Кыяфәт сараебыз никадәр генә гүзәл булмасын, әгәр аның хуҗасы сыйфатында яшәүче үзебез мескен һәм затсыз икәнбез, безне мактап һәм сокланып телгә алырлармы?— дип сорадым укучыларымнан, сүзләрем белән ризалашасыларын алдан ук чамалап.
— Әлбәттә юк!— диделәр алар.
— Әмма көннәрдән-беркөнне без шул ук кыяфәт сараебызның җимерелә баруын күреп шаклар катабыз. Тугыз йөз илле ел яшәп, туфан суыннан да имин чыккан Нух пәйгамбәр, үлем килгәч, әле кичә генә туган идем бит дип әйткән, имеш. Кыяфәт сарабыз җимерелгәч, хәтта фәкыйрь җаныбыз да үзенең заты артуга соклана башлый һәм тизрәк тәнебездән чыгып качарга омтыла,— дидем, үземне бик тә акыллы кешегә санап.
Шул вакыт лекциям бүлмәсенә чирканчык шадра йөзле, шакшы күсе кыяфәтле бер адәм килеп керде. Аптырап карап торды. Мин ул адәмне белә һәм сөйми идем. Укучыларым аның белән аякка басып исәнләштеләр. Адәм, гафу үтенеп, ялгыш керүен әйтеп чыгып китте. Мин:
— Кайда калган идек әле?— дип сорадым, әдәби геройга характеристика бирү мәсьләсен дәвам иттерергә теләп.
Әмма укучыларым шундый итеп әйтеп куйдылар, хәтта тыным кысылырга мәҗбүр булды.
— Абзар һәм чучка мәсьәләсендә!— диделәр алар.
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ӨМЕТЕ
Хикәят
Кешеләр үзләрен һәм һичшиксез бары тик үзләрен генә хаклы рәвештә бик тә акыллыга саныйлар. Бу хәл мине сөендерә, зур соклану белән бергә күңелемдә чиксез дулкынлану хисләрен дә уята. Бигрәк тә шундый заттагы укучыларга туры килсәм, бәхет хисем артканнан-арта.
Шулай дәресләремнең берсендә Әбул-Мәҗит Сәнаиның бер кыйссасын сөйләдем. Ул кыскача моннан гыйбарәт иде:
«Өч мөселман сугышта әсир төшәләр. Кәферләрнең хөкемдары аларга мондый хөкем чыгара:
— Кайсыгыз иманнан ваз кичсә, диненнән язса, аның гомерен саклап калам! Юк икән, башын чабам!— ди.
Шунда әсирләрнең берсе үз иптәшләренә әйтә:
— Мин гомерем буенча мулла һәм шәригать белгече булдым! Казый-судья дәрәҗәсенә җиттем. Әгәр дә кемнедер көчләп шәригатькә каршы гамәл кылдыралар икән, ул кешенең гаебе юк! Мин иманнан мәҗбүри кичәм, димәк Аллаһы тәгалә мине ярлыкар!— ди, үзенә һәм сүзенә зур ышаныч белән.
Әсирләрнең икенчесе исә:
— Мин Мөхәммәд пәйгамбәребезнең һәм Гали сәхабәнең нәселеннән. Пәйгамбәребез, аңа Аллаһы тәгаләнең рәхмәте яусын, кызы Фатыймага әйткән, Кыямәт көнендә, дигән, балаларым-оныкларымны Аллаһы тәгалә минем нәселемнән булганлыклары өчен гөнаһларыннан ярлыкар, аларны уттан коткаруын теләп үзем сорармын, хәлемә керер, дигән. Шулай булгач, мине Пәйгамбәребез тәмуг газабыннан коткарыр, җәннәтле итәр, минем өчен үзе ярлыкау сорар!— дип, шулай ук иманыннан язарга була.
Бары тик өченчесе генә:
— Мин гомерем буе карак булдым, хаталы идем. Әмма үземә кирәкчә шәригать таләпләрен дә боргаларга өйрәнмәгән, аннары мине уттан коткаруны үтенеп килерлек, ярлыкавын сорарлык хөрмәт иясе дәрәҗәсен алган туганнарым да юк,— дигән.— Шулай булгач, миңа иманымнан баш тартырга ярамас. Бәлки иманыма тугрылыгым өчен Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә ирешә алырмын?
Хөкемдар боларның теге иманнан ваз кичкән икесен зинданнан азат иткән, ә өченчесенең, иманга тугрылыклының, башын чаптырган».
Әйе, шунысын да искәртергә кирәктер, Сәнаи яшәгән XI–XII гасырларда «карак», «юлбасар», «угыры» кебек авыр сүзләрне төрки кавеме вәкилләренә карата әйтә торган булганнар. Бу кыйссада да автор үз чорының фикерләү һәм күзаллау кысаларыннан чыга алмаган, билгеле.
Кыйссаны сөйләп бетергәч, сүземне озынга сузмыйча, шунда укучыларымнан сорадым:
— Ничек уйлыйсыз, боларның өчесе арасында кайсысы җәннәткә лаек булды икән?
— Әлбәттә өченчесе,— диде бер укучым.— Чөнки ул палач балтасы астында да курыкмаган, иманыннан ваз кичмәгән! Нәкъ безнең герой-шагыйребез Муса Җәлил кебек!
Ә мин «әйе» дип тә, «юк» дип әйтергә дә ашыкмадым.
— Әлбәттә икенчесе,— диде шунда башка бер укучым.— Гали сәхабә нәселеннән булган кешеләргә Аллаһы тәгаләдән алдан ук ярлыкау ирешелгән, аларны хөрмәт һәм мәртәбә көтә. Бу билгеле һәм ачык хәбәрләрдән санала. Әгәр дә нәселебездә бер изге кеше булган икән, без дә аңа карата кешеләрнең һәм Аллаһының рәхмәтенә бәйле хөрмәттә яшибез,— дип, кайнар-кайнар сүзләр әйтте. Аңа ияреп «әйе» дигәннәр дә табылдылар.
— Алар барысы, өчесе дә җәннәтле!— диде тагын бер укучым.
Инде мин дә:
— Иманнарыннан ваз кичсәләр дәме?— дидем.
— Әйе,— диде ул,— чөнки әнә беренчесе үк әйтә, әгәр үлем куркынычы алдында иманнан язгансың икән, җаныңны саклап калырга мөмкинлек булганда иманнан ваз кичәргә ярый ди шәригать...
Аннары укучыларым һәммәсе дә, йөрәкләренә шом йөгерүдәнме, тынып калдылар. Сүз йомгагын мин әйтергә тиеш идем. Һәм болай дидем:
— Адәмгә хас намус үлчәме белән караганда, аларның өчесе дә җәннәткә лаеклы түгел... Аллаһы тәгаләнең рәхмәте күзлегеннән бәяләгәндә, өчесенең дә җәннәтле булу өчен берәр таянычы бар!
ХАЛЫК РӘХМӘТЕ
Хикәят
Халыкның каһәре төшә икән дип ишеткәнем бар иде. Хәер, рәхмәте дә шундый аның.
Дүсем авылында элекләрне бер тырыш малай яши иде. Илдә социализмның соңгы еллары, әмма әлегә моны коммунистлар белмиләр һәм башлык буларак һәр урында тамыр җибәреп ныклы утыралар икән. Районнар белән дә компартиянең райком секретарьлары хөкемдарлык итәләр. Бүген-иртәгә коммунизм дигән өмет утравына да барып җитәргә мөмкиннәр. Ә теге тырыш малай кул арбасы «уфалла» белән болыннардан, урман-кыр тирәләреннән җәй буе печән чабып ташый да ташый, бердәнбер сыерларына ел саен шулай кышлык азык әзерләп куя икән. Дөрес, малайның абый-апалары, әти-әнисе дә бар. Әмма мондый тырыш малай аркасында аларның бәхете түгәрәк тә түгәрәк инде!
Бервакыт бу тырыш малайны участок милиционеры лейтенант Зарипов дигән адәм, син бу печәнне колхоз басуыннан чаптың дип, ялган юл белән кулга ала, өстеннән беркетмә төзи һәм утыртып та куя. Әйе, ул вакытта да «эт — баш, сыер — аяк» кануны үз көчендә иде.
Малайны, ничә көн кайтмагандыр инде, әти-әнисе кырлар-болыннарга эзләп чыгалар. Күреп калган кешеләрдәнме вакыйганы да белеп алалар. Малайның әнисе — атказанган колхозчы, эсселәтми-суытмый районга китә һәм беренче секретарьга барып керә, улының бәлагә таруы турында сөйләп бирә.
Ул вакытта районда райком секретаре булып Вәлиев эшли икән. Прокурорга шалтырата, лейтенант Зариповны да чакырттыра. Беркетмәне укый. Малайга участок милиционеры бер арба печән чапканы өчен зур суммада штраф салган һәм хәтта милкен конфискацияләргә тәкъдим иткән.
Вәлиев шунда сак кына сорый:
— Улыгызның, апа, милке ниндирәк?— ди.
— Ниндирәк дип, иптәш Вәлиев, ел саен бер чалбар, ике пар аяк киеме туздыра. Рәхмәт инде, килгәч-килгәч, өс-башына кибеттән кием дә сатып алыр идем. Бигрәк туздырып бетергән иде. Чыгарыгыз инде аны зинданнан!— дип үтенә ана кеше, һаман да сүзләрен бер генә җайга тотарга тырышып.
Беренче секретарь Вәлиев уйлап-уйлап тора да:
— Апа, улыгыз тырыш бала икән, пионерда тәрбия эшен җитәрлек алып бармаганнар, чарасы күрелер,— ди, аннары әмер бирә:
— Прокурор, хәзер үк бу баланы төрмәдән чыгарыгыз!
Әни кеше моңа чиксез куана һәм Вәливкә рәхмәтләрен мең тапкырлар әйтеп чыгып китә дә зиндан капкасына таба елый-елый йөгерә. Әмма бу вакытта шул ук Вәлиевнең теге участок милиционерының җилкәсенә суга-суга мактаганын белми дә кала.
— Булдыргансың, иптәш Зарипов! Мондый тырыш хезмәтеңне обкомга җиткерербез! Сезгә һичшиксез «наград» бирерләр, йолдыз өстәрләр! Халыкны син шулай өркетеп торсаң, рәхмәтен инде мин җыярмын!..
Малайны чыннан да төрмәдән чыгаралар. Әнисе аңа яңа киемнәр алырга уйласа да, шунда Вәлиевнең милек хакында әйткән сүзләре исенә төшеп, бу уеннан кире кайта. Аңлашыла: улына костюм алса, башмак юнәтсә, китап-дәфтәр — болар бит аның улының милке булачаклар. Шуларны килеп конфискацияләсәләр?
Әлбәттә район прокуратурасы андый ук түбәнлеккә төшмәгән. Әмма да Зарипов ерткычлыгын арттырган, халыкның канын имә башлаган. Аның гаделсезлекләренә түзә алмаучы башкалар да Вәливнең ишеге төбенә барып егылганнар. Ул әлбәттә Зариповны алар алдында эт итеп сүккән һәм халыктан моның өчен мең төрле рәхмәтләр ишетә торган, ә теге «участковый»ның йолдызлары да, «наград»лары да арта гына барган.
Ил өстеннән коммунистлар хөкеме төшерелгәч, яңа төр җитәкчеләр килгән. Әмма бу үзләрен демократлар дип атаучылар Вәлиев кебек хәйләкәр сәясәт алып бара алмаганнар, имеш. Хак булса, Зариповны халыкның бәддогасы суккан, диләр, ә «иптәш» Вәлиев исә, киресенчә, хәзер дә балда-майда гына йөзә, ди.
Хәер, халыкның бәддогасы да, рәхмәтләре дә чиксез шул ул!
ЯҢАДАН ТУУ
Хикәят
«Син савыгырга итәсең, әмма Аллаһы тәгалә моны теләмәсә, синең савыгуың үзең өчен бәхетсезлеккә әверелә!»— дигән борынгы заманнарның акыл иясе Әбул-Мәҗит Сәнаи.
Һәм аның мең тапкырлар хаклы булуын дәлилләгән сыман итеп, гасыр башының бишенче елларыннан минем бөтен эчке дөньям авыру хәлендә калды. Бу инде организмның тәмам какшавы, эчке энергиямнең бетүе, яшәүнең яме югалу иде. Юлым табипларга төште. Аларның һәркайсы үзләренчә диагнозлар куйдылар һәм савыгу юлларын белгәннәренчә күрсәттеләр. Әмма тәнем бер дә җиңеләймәде, рухи куәтем дә кире кайтмады. Көчсезлек, фикерсезлек һәм кара тәкъдир алдында баш ию — болар минем яшәешем иделәр. Моны хәтта сихер-бозымга да нисбәт итәргә мөмкин иде.
Болар өстенә дөнья бәлаләре дә, җилкәмә өелеп, башыма, бәгыремә китереп бастылар. Көзгедән караганда үземне үзгәрешсез дип күрә идем. Әмма элекке танышларым юлымда очрасалар, йөземне күреп, кинәт куркып китәләр.
Шулай бервакыт фотога төшәргә кирәк булды. Карасам, сурәттән миңа комы коелып бара торган бер адәм хәсрәт эчендә карап тора.
Аһ ордым. Бу минем соңгы тамчы көчемне юк итәргә җитә калды.
Инде дөнья белән тәмам хушлашасы гына калды. Элекләрне мине кызыктырган дөнья хәзер миңа бернинди дә түгел иде...
Һәм беркөнне мин, шушы хәлемдә ничә еллар узгач, яңа туган бала кебек шат халәттә күзләремне ачтым. Бу инде могҗиза иде.
АНЫ МИН ДӘ ӘЙТӘМ:
СҮЗЛӘРЕ ГЕНӘ БАШКА, ФИКЕРЕ — ШУЛ УК
Хикәят
«Халкы ач калып, үзе тук яшәгән ил башы арыслан була алмый, аны көчек дип белегез!»— дигән XII сәлҗүкләреннән гыйлем иясе Әбул-Мәҗит Сәнаи.
Ә мин әйтәм:
— Ил башына нигә арыслан булырга, ул болай да бәхетле бит!
Шул ук Сәнаи әйткән: «Әгәр кайнарлыгыңны баса алсаң, бөтен дөньялыклар сиңа буйсына, синеке була!»— дигән.
Ә мин әйтәм:
— Нигә кирәк ул кадәр чиксез-сансыз галәмнәр-дөньялыклар, әгәр аның монсында да канәгать һәм бәхетле яши алмасам!
БӘХЕТЛЕ ЯРЛАР
Хикәят
Барыбызга да яхшы билгеле: яраткан кешеңнең кулыннан агу капсаң да — ул бал эчкәндәй тоела. Бу сүзне мәхәббәтнең бөеклеге хакында дәлил өчен әйтәләр. Гашыйклар берсе икенчесенең башкалар кулына калуын теләмиләр. Таһирның башын чапканнарында Зөһрә-җан сакчының сөңгесенә ташланып һәлак булган, яки менә Ромео һәм Джульетта вакыйгасы, башкасы...
Гомумән дә гашыйклар шулай эгоист булалар инде алар!
Безнең авылда телгә-сүзгә татлы Ногман бабай һәм аның хатыны бар иделәр. Кай вакытларда мин дә аларга кереп, кичләрен сөйләшеп утыргалый торган идек. Ногман бабай минем кебек бер йолкыш авыл үсмеренең, аннары инде егетенең иске китапларны укый белүенә хәйран итә. Дөрес, үзе дә бу эшкә маһир, җитмәсә мулла да әле! Данының күләгәсе еракларга төшә.
Беркөнне хатынына Ногман бабай шаяртып нәрсәдер әйтте. Үпкәләшәләр инде дип торам. Хатыны:
— Шуның теле! Чәенә агу салып бирердәй булам!— диде.
Миңа мондый сүзне әйтсәләр, котым очар иде. Ә Ногман бабай исә:
— Ә мин аны бал урынына күреп эчәр идем!— диде, рәхәт елмаеп, әмма да шомга салып.
Хәзер мин дә әйтә алам:
— Мәхәббәт шундый була ул!
26.10.2009
ГАДЕЛ ХӨКЕМ
Хикәят
Тарихи гаделлек. Әгәр дә Габдулла Тукаебызны, 27 яше дә тулар-тулмаста вафат булган бөек татар шагыйрен, рәссамнар утыз яки кырык яшьлек итеп тасвирлыйлар икән, бу тарихи гаделлекме?
Юк, без дөреслек хакында гына әйтмибез. Без:
— Гаделлек!— дибез.
Ә хакыйкать бары тик гаделлек бар җирдә генә яши ала.
Авылда абый печәнгә төшкән. Булышырга дип мин дә кайткан идем. Хәлләр белешү өчен һәм дөнья барышы хакында сөйләшү ниятендә, берочтан фикер кылларымны да тарткалап карарга дип авыл картлары килеп, сүз мәҗлесе корып җибәрдек. Киләчәктә авылга ничек яшәргә дигән сорауны бәхәс мәйданына куеп, уйларны тартыштырып карарга иттек. Моның өчен мин бу сүзне сөйләдем:
— Авылларда элекләрне ярминкәләр була, оештырыла торган икән. Әлбәттә үзәк авылларда. Халык үзенең җитештергән товарын сату, алмашу мөмкинлеген һәм җайларын кире кайтарырга тиеш. Базарлар бетү аркасында илнең нинди хәлгә калганын узган гасырның сиксәненче еллары күрсәтте,— дидем.
Шунда картлар ризасызлыкларын белдерделәр һәм:
— И энем! Шул колхозларны гына кире кайтарып булмасмы икән? Кая карый бу хөкүмәт? Колхозлар кирәк, колхозлар! Нинди базар ул?— диделәр.— Без яшь чагында яхшы иде, колхозлар бар иде!
Мин чабылган печән тезмәләренә карап тордым һәм:
— Болыннар да иркен, үләне дә куе иде!— дип өстәдем.
— Менә-менә...— дип, алар өстәп сөйләп алып киттеләр.
БЕЗНЕҢ БӘХЕТСЕЗЛЕК
Хикәят
Рухы көчле кешене кол да ясап булмый, буйсындырырга да мөмкин түгел. Үзеңне хуҗа дип белсәң дә, әгәр синең кул астыңдагы хезмәткәрләр арасында рухы көчле кеше бар икән, хакыйкатьтә ул идарә итәр, аңа колларыннан булырсың. Моны «чын мәгънәсендәге гаделлек», диләр. Бу — дөньяның яшәеш кануны, аны бозу бары тик һәлакәткә генә китерәчәк. Иң беренче чиратта — үзеңне!
Бер танышымнан ишеткәннәрем исемә төште. Белгән кешесе бар икән. Шул танышы кая гына да эшкә урнашсын, аны тиз арада коллективы үз итеп өлгерә, җитмәсә булачак җитәкче итеп тоя башлый дип сөйләгән иде ул. Мин аңа:
— Андый кешегә тормышта бик авыр да, уңайсыз да була бит,— дидем.— Аны җитәкче белән туктаусыз чәкәштереп торалар. Моны үзе теләмәсә дә, җитәкченең коллективтагы куштаннары эшли бит. Имеш-мимешләр сөйләштереп, теге кешенең «серләрен» хуҗага ташып кына торалар. Аннары рухы көчле кеше гаделне һәм гаделсезлекне дә яхшы тоючан, сизүчән була бит ул, шуңа да гомере даими көрәштә уза...
— Дөрес, нәкъ шулай. Әгәр ул кеше, язмышында насыйбы булып, җитәкчелеккә күтәрелсә, гаделлекнең ни-нәрсә икәнлеген без дә күреп калыр идек,— диде танышым.
КҮРСӘТЕР ӘЛЕ
Хикәят
Бер бик тә бәхетле яшь әфәндене белә идем. Аңа тәкъдир шундый күркәм бүләкләр бирде: ул дан, ул дәрәҗә, ул яхшы өстәл, ул татлы җимешләр — әллә Ходайдан, әллә берәр түрәнең сәгадәт кояшының нурымы аңа төшкән, болытының күләгәсеме, белмәссең.
Шул әфәндене бер-бер газетага баш мөхәррир итеп куйдылар. Өстәгеләргә мәдхия белән тутырды ул аны. Бер ел укыдык, ике ел укыдык — ярады, җитте, әмма өченче елында күңелләрне укшыта ук башлады газетасы, кулга тотарлык та хәлебез калмады.
Болар гына бик аз икән шул. Әфәндебез гыйлемдә дә өлгерлек күрсәтеп, зур гына хезмәт күчергәләштереп язып әвәләп, аны фәнни дигән ярлык астына салып, диссертация итеп якларга күтәреп тә килде. Галимнәр алар сабыр һәм кешелекле халык, каршы килмәделәр, якласын, диделәр.
Әмма яклаган вакытында барысы да ачыкланды: хезмәт тәмам ялганнар, сафсата һәм хаталы фикерләр белән тулган булып чыкты. Хакыйкатьне ачарга омтылыш ягыннан гына түгел, хәтта җөмлә төзелешендә дә, башкасында да...
Әйтеп карадылар:
— Бәлки яклаудан баш тартырсыз?— диделәр.
Юк, яклады. Гыйльми дәрәҗә дә алды.
Әйттеләр:
— Бу кеше киләчәктә зур түрә булыр әле, күрерсез,— диделәр.
Сүзләре рас килмәгәе!
ЮЛӘР БЕЛӘН ЮЛӘР БУЛГАНЧЫ
Хикәят
Ничә тапкырлар шулай булды: кешегә чокыр казучылар һаман очрап тордылар һәм үзләре үк шунда егылып төшә бардылар. Кайберләре озак айный алмадылар. Сәбәбе бик гади иде: казыган чокырлары артыгы белән тирәнгә төшкән!
Кешегә чокыр казучылар әлбәттә максатларына ирешә торалар. Әмма алар үзләреннән акыллырак берәүне кызык итәргә уйласалар, харап кына булалар, билгеле.
Шулай бервакыт үзен бик тә акыллыга санаучы хәйләкәр һәм мәкерле хатынны эш башына куйдылар. Җитәкчелек алдында ул ал да, гөл дә була ала иде. Аның инде әллә кайчаннан хезмәттәшебезгә чокыр казып маташуын күреп, белеп, хәтта алай ярамасын ханымның үзенә дә әйткәләп тордык.
— Ул бит акыллы, яхшылыклы кеше,— дидек, кисәтеп.
Ханым тыңламады. Үзенчә эшләде. Ул әфәнде югыйсә дөрес кешеләрдән иде, җитәкчелекне дә гаепләп сөйләми белми, әмма ханым — башка, түрәләрнең үзләренә иренмичә барып-килеп йөргәләп, аларны бутарга итеп, еланнан сандугачка әверелә торган гадәтле иде.
Хезмәттәшебез бик тә сабыр кеше булып чыкты, буталмаска тырышты, түзде. Әмма ханым, бик тә оста кыланып, хезмәттәшебезне ялда вакытында, хезмәт килешүе документына кул куймаган булуына сылтап, эштән азат иткән булып чыкты. Тик бу гамәле хезмәт законын тупас бозу икән шул. Аның үзен кәнәфиеннән сөрделәр. Безне сөендереп, хезмәттәшебезне кире кайтардылар.
— Без бу аңламый калдык, нәрсәләр булды соң?— дип сораган булдык аңардан.
Ә ул бик гади итеп җавап бирде:
— Юләр белән юләр була язганмын, башка берни дә түгел,— диде.
ЙӨКЛЕ БУЛУ
Хикәят
Прәннек кенә ашап, бер-бер артлы премияләр алып, төрле исемнәрне казанып яшәгән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм башкалар шундый да бөек затлардан булалар инде. Аларның алдында хөрмәт белән иелгән башның рәте-чираты калмый. Әмма кайберәүләр боларның бөеклеген яки күрми, яисә танырга теләмиләр. Мондый ышанычсыз адәмнәр тырнак астына кадалган чыра агачы кебек ачуны китерәләр. Аны алып ташлыйсың, яра төзәлә, әмма хәтердә ачу килү вакыйгасы сакланып кала.
Шулай бервакыт тырнак астында чыра булып йөргән бер баш бирмәс адәмне язучылар елны йомгаклау җыелышына докладчы итеп куялар. Моңа кадәр ничәмә тапкырлар тәртипкә кертелеп һәм тәртиптә тотылып киленгән прәннекләр белән башкаларны бутый да куя бу башкисәр. Мондый рәвешле дөньяның көтелмәгәндә үзгәрәчәгенә алдан әзерлек итмәгән кешеләр хәйран калалар, прәннекләр бүртеп чыгалар. Доклад өзелә. Соңыннан шул докладчы болай дип әйтергә мәҗбүр була:
— Бөтен кешенең дә премия алырлык хәле юк икән шул!
Ишеткәч, мин дә уйлап куйдым: җәмгыять йөген өскә алу бер хәл, аны күтәреп яшисе дә бар бит әле!
03.10.2009
ГАЕП БЕЗДӘ БУЛГАН
Хикәят
Менә ничә еллар инде, ә бәлки әүвәлдән үктер, матур итеп, рәхәт итеп бер җыелыш та уздыра алмыйлар. Әллә дилбегәне кулда тотучылар чамасыз, җыелыш күчәрен баганага китереп төрттерәләр дә, шул хәлдән чыга алмыйча аптыраталар. Әллә инде үзебез дә артыгы белән таләпчән, гаделлек тантана итүен телибез, хакыйкатьне мәйданга чыгарырга итәбез? Кыскасы, «эт — баш, сыер — аяк»ка әверелеп беттек бугай инде!
Менә бүген җыелыш матур гына барды, чишеләсе мәсьәләләр хәл ителделәр. Инде тәмам, йомгак ясала дигәндә генә, әлеге дә баягы бузачы әфәндебез сүз катып куйды:
— Авызыбызга таш тутырдыкмы?
Кирәк бит шулай, җыелышыбызның рәисе ишетеп алырга өлгергән. Колак аша үткәреп җибәрә белмәгән, ахрысы. Күңелен талкытып:
— Бу ни дигән сүз инде?— дип сорап куйды.
Тегесе аңлатып бирергә мәҗбүр булды. Бусы ризасызлык белдерде. Һәм киттеләр-киттеләр, тәмам бозылышып бетеп таралыштылар. Чыгып барганнарында да безнең өскә әле берсе, әле икенчесе:
— Булсагыз да булырсыз икән, су кабып утырасыз!— диделәр, үпкәләрен яшермичә.
ДОЦЕНТЛАР ДА АЯКЛЫ БУЛА
Хикәят
Бервакыт бер доцент ханым тәртипсезләнеп алды. Җитдилек һәм күңел сафлыгы таләп ителгән профессия кешесенең мондый гамәлләр башкарып ташлавы бик тә ямьсез күренеш иде. Күптән түгел генә кафедраның бер урындыгыннан төшерелүе акылсызлыгы аркасында булганлыктан, гамәлләренә аякларын буташтырып алуы, миңа калса, бу очракта да табигатенә муафыйктыр сыман күренде.
Күсәгенең башы белән ул ике профессор әфәндегә студентларының фәнни хезмәте аша орган булып чыкты. Доцент ханым аларның диплом эшләрен тикшереп, икесенә дә «канәгатьсезлек» билгеләре куярга тәкъдим ясаган.

Sie haben 1 Text von gelesen Tatarisch Literatur.
Weiter - Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4
- Teile
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4066Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 207137.0 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern52.5 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern60.0 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4113Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 197937.6 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern52.2 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern60.4 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4133Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 211437.2 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern52.7 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern60.4 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4057Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 203735.4 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern50.9 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern59.8 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4035Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 185836.4 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern50.6 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern58.4 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4021Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 192334.8 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern49.1 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern56.7 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4060Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 191340.6 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern55.8 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern64.6 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern