LatinJede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.
Күрәзә - 5
Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 527
Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 358
56.3 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern
70.6 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern
80.1 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
Фәһим хатынына җәелеп китәргә ирек бирмәде. Хәл бик җитди иде шул.
— Әнкәй, әткәй нәрсә диде әле?
— “Җанбалыкны күлгә җибәрегез” — диде.
— Әнкәй! Әнкәем! Шушы балык хакында әйткән бит ул! Әнкәй! Аны тизрәк күлгә илтергә кирәк. Әнә бит күзләрендә җаны бар әле аның… Бу күзләр исән булганда, әткәй дә үлмәячәк… Әнкәй! Гүзәл! Аңлыйсызмы? Төрергә берәр нәрсә бирегез әле… Тиз булыгыз!
Фәһим өстәлдәге балыкны кулына эләккән беренче чүпрәккә төрде дә сак кына күкрәгенә кысып чыгып йөгерде. Аңа Рөстәм белән Марат иярделәр. Иң ахырдан Гүзәл чыгып чапты…
Фатыйма карчык өй уртасында ялгызы басты да калды. Аның зиһене бу вакыйгаларны һич кенә дә кабул итәргә теләми иде. Гүя бу өйдә ниндидер моңсу әкият бара… Яисә төш… Бер дә чынлыкка охшамаган бу тормыш. Ниндидер балык… Җанбалык… Аның серле күзләре… Тик торганнан гына, кайдадыр ниндидер балыкны тотканга гына авырып киткән карты…
Ә авыруы чын… Әнә бит йөзләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Күз төпләренә караңгы боҗралар яткан… Битендәге җыерчыклары тирәнәйгән, йөз-чырае тагын да ябыгып калган…
Фатыйма карчык:
— Карт, хәлләрең ничек? — дип, үрелеп сорап куйды.
Газиз карт дәшмәде.
— Атасы, берәр нәрсә кирәк түгелме?
Газиз карт дәшмәде.
— Газизҗан, ник дәшмисең инде?.. — Фатыйма карчык, карты өстенә капланып, үксеп елап җибәрде. Бушанып, туарылып елады. Юк, кычкырып еламады ул, басылып кына, кысылып кына яшь түкте… Пәйгамбәребез: “Елау — киң күңеллелектән, ә кычкырып елау — шайтаннан”, — дигән бит. Фатыйма карчык бу хәдисне белми. Аңа моны белү кирәк тә түгел. Ул болай да изге, киң күңелле кеше. Аның бу күңеленә дөньяның шатлыгы да, кайгысы да сыйган, менә картының авыруы да бөтенләе белән кереп беткән аңа. — Атасы, дим, ташлама мине… Ташласаң, синсез ничек яшәрмен мин?!
Шул вакыт Газиз картның йөз җыерчыклары калтыранып куйгандай булды. Карчыкның борчулы күзләӘреннән тамган кайнар яшьләр уятып җибәрде бугай аларны. Җыерчыклар артыннан ук күз кабакларына, аннары картның иреннәренә җан керде:
— Бәхил бул, карчык… Озак яшә… Тыныч күңел белән китәм… Чөнки… синнән алдарак китәм… Бәхетле яшәгез…
Газиз картның йөзе, кашлары тагын бер мәртәбә калтыранып куйгандай булды. Ул тагын бер мәртәбә авыр сулап алды да аһылдап җан тәслим кылды…
Фатыйма карчык, картының тәненнән очып чыгып баручы җан кошын тотып калырга теләгәндәй, кочагын җәеп, түшәк өстенә капланды…
Бу вакытта Фәһим күлгә якынлашып килә иде инде. Малайлар да, Гүзәл дә шактый артта калдылар. Сабантуй яланыннан балык шулпасы ашап кайтып килүче кешеләр аларга сәерсенеп карап калалар, әмма туктатып сорарга кыймыйлар.
Фәһим бөтен көченә йөгерә. Буыннары катып, аягы тыңламый башлады, тыны-сулышы кысылды, әмма ул йөгерүеннән туктамады. Бөтен уе куенындагы балыкта иде. “Ничек тә өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә, өлгерергә… Җаны бар чагында күлгә илтеп җиткерергә, үз дөньясына чумдырып җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә, җибәрергә…”
Фәһим белми, Җанбалык үлгән инде. Үлеп, гап-гади балыкка әверелгән. Күзләрендәге илаһи нур сүнгән. Җаны да каядыр күчеп киткән яисә бөтенләй күк катына ашкан…
Ул йөгерә дә йөгерә… Кайгыдан качкан кеше кебек йөгерә. Кайгыдан йөгереп кенә качып булса икән! Ләкин йөгергән чакта, өмет кала әле. Фәһим шулай йөгергән килеш калсын, ә мин үз юлым белән китәм. Карты гәүдәсе өстендә зар елаучы Фатыйма карчык янына да кереп тормыйм. Яланда аракы чөмереп, уха ашап, акырып-бакырып утыручы Торна Хәйриләрне дә урап узам. Бу авылдан тизрәк чыгып китәсе килә! Кемгәдер, нәрсәгәдер ачу чыга… Тик мин беркемне дә бернәрсә өчен дә ачулана алмыйм. Хакым да юк. Пәйгамбәребез әйткән бит: “Ачу килерлек урында да тыелып калган кешенең күңеленә тынычлык һәм ышаныч тулыр…” — дигән.
Ноябрь, 2002

Sie haben 1 Text von gelesen Tatarisch Literatur.
- Teile
- Күрәзә - 1Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4642Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 203939.8 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern56.2 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern64.1 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Күрәзә - 2Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4632Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 194741.0 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern57.9 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern66.1 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Күрәзә - 3Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4586Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 200639.8 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern55.9 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern65.3 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Күрәзә - 4Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 4609Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 208440.6 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern56.9 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern66.5 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern
- Күрәзә - 5Jede Zeile stellt den Prozentsatz der Wörter pro 1000 häufigsten Wörter dar.Die Gesamtzahl der Wörter beträgt 527Die Gesamtzahl der eindeutigen Wörter beträgt 35856.3 der Wörter gehören zu den 2000 häufigsten Wörtern70.6 der Wörter gehören zu den 5000 häufigsten Wörtern80.1 der Wörter gehören zu den 8000 häufigsten Wörtern