🕙 0-دقيقة قراءة

Бул Гына

يمثل كل سطر النسبة المئوية للكلمات لكل 1000 كلمة الأكثر شيوعا.
إجمالي عدد الكلمات هو 59
إجمالي عدد الكلمات الفريدة هو 46
58.6 من الكلمات موجودة في 2000 كلمة الأكثر شيوعًا
60.7 من الكلمات موجودة ضمن الـ 5000 كلمة الأكثر شيوعًا
66.9 من الكلمات موجودة في الـ 8000 كلمة الأكثر شيوعًا
  Күкнең тансык балкышлары сыман
  Җемелдә гел гомер юлымда! -
  Синнән бүтән һични үтенмим...
  Бул син бу дөньяда!
  Бул гына!
  
  Һич югында, ерак йолдыз нуры
  Булып миңа там син тын гына.
  Сөю дәшкән былбыл булып сайра,
  Аккоштай йөз дөнья таңында!
  
  Сина гына бары бағышланыр
  Хәтта соңгы сулар тыным да...
  Миңа бүтән берни кирәк түгел! —
  Син бул гына... Бары бул гына!..
لقد قرأت النص 1 من التتار الأدبيات.